ХХ гасырның егерменче-утызынчы еллары татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән күренекле драматург, шагыйрь, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм тәрҗемәче Фәтхи Бурнаш (Фәтхелислам Закир улы Бурнашев) 1898 елның 13 гыйнварында элекке Сембер губернасының Буа өязе (хәзерге Чуаш Республикасының Батыр районы) Кыр-Бикшик авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белемне алганнан соң, 1907 елда әтисе аны Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә илтеп урнаштыра. Ул заманның күпчелек татар шәкертләре кебек үк, Фәтхелислам да мәдрәсәнең югары сыйныфларында үз көнен үзе күреп укый: җәйләрен казакъ далаларында мөгаллимлек итә яки, Мәкәрҗә ярминкәсенә барып, төрле яллы эшләрдә эшләп, үзенә кыш киенер өчен матди якны кайгырта торган була. 1916 елда ул, мәдрәсәдә алган гыйлеме өстенә, үзлегеннән хәзерләнеп, Казандагы Татар укытучылар мәктәбе программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тота һәм татар мәктәпләрендә рус теле укытучысы булып эшләү хокукы биргән таныклык ала.
Ф.Бурнашның әдәби иҗат юлындагы беренче адымнары да әлеге «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган шәкертлек елларына карый. Ул Г.Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» артистлары белән якыннан танышып, аларга башта рольләр күчерергә булыша, ә 1914 елда бу труппа өчен рус драматургы С.Найденовның «Дети Ванюшина» («Ванюшин балалары») исемле драмасын тәрҗемә итә. Тәрҗемәнең сәхнәгә куелуы уналты яшьлек авторны тәмам канатландырып җибәрә: шул ук елны ул «Язмыш» исемле оригинал пьесасын, аннан соң «Сукбай» (1915), «Саташкан кыз» (1916) дигән драмаларын яза. Шушы ук инкыйлаб алды елларында «Ак юл», «Аң» журналлары битләрендә яшь каләм тибрәтүченең шигырьләре һәм поэмалары да басыла башлый. XX гасыр башы татар милли хәрәкәте идеяләре белән өртелгән, кеше шәхесенең иреккә, мәхәббәткә, бәхеткә омтылышын Шәрекъ поэзиясе традицияләре рухында, трагик коллизияләрдә калку итеп гәүдәләндергән романтик поэмалары («Авылда», «Дулкыннар арасында», «Ятим калды бала гомергә», «Айсылу», «Коркыт», «Казакъ кызы» һ.б.) һәм шигырьләре белән Ф.Бурнаш инкыйлабкача ук үзен талантлы шагыйрь итеп тә таныта.
1917 елгы Февраль инкыйлабыннан алып Октябрь вакыйгаларына кадәр дәвам иткән демократик үзгәрешләр, милли хәрәкәтләр белән тамгаланган тарихи көннәрдә Ф.Бурнаш аеруча бер дәрт белән, илһамланып иҗат итә. Нәкъ шул вакыт аралыгында ул күп кенә шигырьләр, поэмалар һәм бөтен иҗатында күренекле урын тоткан, бүгенгәчә театр сәхнәләреннән төшми уйнала килгән «Таһир-Зөһрә» трагедиясен һәм «Яшь йөрәкләр» драмасын яза. Бу кыска вакыт эчендә аның шәхси тормышында да үзгәрешләр булып ала. 1917 елның маенда аны солдат хезмәтенә чакыралар. Сентябрьгә кадәр Сембер шәһәрендәге пехота полкында хезмәт иткәннән соң, укытучы буларак, ул хәрби хезмәттән азат ителә һәм, шул төбәктә калып, берникадәр вакыт Буа, Сембер шәһәрләрендә мөгаллим, аннары төбәк шәкертләре җәмгыяте идарәсендә сәркәтип булып эшли.
Октябрь түнтәрешен Февральдән башланган демократик үзгәрешләрнең киңәюе, алга таба эзлекле үсеше, милли азатлыкка ирешү юлындагы яңа бер югарырак баскычы дип кабул иткән унтугыз яшьлек әдип, һич икеләнмичә, бөтен җаны-тәне белән, ихластан, большевиклар хакимиятен дә үз итеп каршы ала. Ул, бик дәртләнеп-илһамланып, көндәлек матбугатта языша, газета идарәләрендә эшли. 1918 елның апрелендә аны РКП(б)ның Сембер губерна комитеты карамагында чыга торган «Көн» исемле татарча газетага мөхәррир итеп билгелиләр. Шунда эшләгәндә ул, баш күтәргән чех-словак, акгвардияче гаскәриләр кулына эләгеп, тарихта «үлем эшелоны» исеме белән мәгълүм тоткыннар поездында Себер якларына озатыла. Фәкать үзенең кыюлыгы аркасында гына ул, юлда барганда поезддан качып, үлемнән котыла һәм ак гаскәриләрдән азат ителгән Сембер шәһәренә кабат әйләнеп кайтып, «Таң» (элеккеге «Көн») газетасы идарәсендә эшләвен дәвам иттерә. Халыкларга, милләтләргә хөр тормыш,тигез хокуклар вәгъдә иткән яңа хакимиятнең алдагы эш-гамәлләрен әле күз алдына да китермәгән егерме бер яшьлек шагыйрь-драматург 1919 елның апрелендә бик шатланып большевиклар партиясенә әгъза булып языла.
1920 елда Ф.Бурнаш Казанга килеп төпләнә һәм 1924 елга кадәр башта Мәркәз мөселман хәрби коллегиясе органы «Кызыл Армия», 1921 елдан «Татарстан» газеталарының җаваплы мөхәррире булып эшли; бер үк вакытта «Безнең байрак» газетасын, «Чаян», «Безнең юл» журналларын оештыруда һәм чыгаруда якыннан катнаша. Бу елларда ул актив җәмәгать эшлеклесе дә: ачларга ярдәм итү буенча республика комитетының шефлык комиссиясенә җитәкчелек итә, ачлар файдасына махсус әдәби җыентыклар («Чаткылар», 1920; «Әдәби ярдәм мәҗмугасы», 1921, 1922; «Көрәш җырлары», 1929) төзеп чыгарыша. 1922 елда аны Татарстан Үзәк Башкарма Комитетына (ТҮБК) әгъза итеп сайлыйлар. 1924–1928 елларда исә Ф.Бурнаш Казанда партия шәһәр комитетында, аннан соң шәһәрнең Суконный бистәсе комитетында агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире, «Икътисади тормыш» нәшриятының эшчеләр матбугаты секциясе рәисе (1925–1926), Татар дәүләт академия театры директоры (1927–1928) булып эшли.
Егерменче елларда әдип, татар поэзиясендә һәм үзенең башлангыч иҗатында тернәкләнгән романтик-героик, тарихи темаларны дәвам итеп, «Чәчәктән һәйкәл», «Гөлчәчәк», «Сахра каны», «Мөкәррәмә», «Ак каен», «Әҗәл», «Бохара» кебек күренекле поэмаларын иҗат итә. Шагыйрьнең халык улларын һәм кызларын дастаннардагыча романтик рухта җырлаган, аларны баһадир, каһарман шәхесләр итеп күтәргән, аларның туган илгә, туган халыкка булган мәхәббәт хисләрен куе буяулар белән сәнгатьчә тәэсирле итеп тасвирлаган шигырь һәм поэмалары, заман укучысының зәвыгына юш килеп, әдәби җәмәгатьчелектә һәм шигърият сөючеләр арасында киң танылу ала.
Ф.Бурнаш поэзиядән тыш драматургия жанрында, публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә дә актив эшли. Поэзиясе кебек үк, аның драматургиясе дә тематик эчтәлеге ягыннан татар тормышын, чынбарлыгын яктыртуда үткәннән киләчәккә таба тарихи перспективасын гәүдәләндерү юнәлешендә үсә бара. Крепостной чор татар авылындагы крәстияннәр һәм аксөяк мирзалар тормышын чагылдырган «Хөсәен мирза» (1919), Гражданнар сугышы һәм егерменче еллардагы иҗтимагый үзгәрешләр фонында иске белән яңа көрәшен, гаилә төзү, әхлак, мәхәббәт мәсьәләләрен драматик яки көлке ситуацияләрдә гәүдәләндергән «Адашкан кыз» (1920), «Шәмсия» (1922), «Камали карт» (1925), «Илһам» («Ташландыклар», 1926), «Авыл яшьләре» («Урам кызы», 1929), «Хатирә апа» (1929) кебек пьесалар егерменче еллардагы татар театрын романтик рухтагы репертуар белән тәэмин итүдә һәм бу сәнгати юнәлешне алга таба үстерүдә мөһим роль уйныйлар. Публицист һәм әдәбият тәнкыйтьчесе буларак исә Ф.Бурнаш үзенең күпсанлы мәкаләләрендә татар әдәбияты һәм театр сәнгатенең егерменче еллардагы торышына, үсеш тенденцияләренә кагылышлы күптөрле принципиаль мәсьәләләрне күтәреп чыга. Аның классик әдәби мирасны, аерым алганда, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал иҗатларын урынсыз һөҗүмнәрдән, пролеткультчы тәнкыйтьчеләрнең вульгар карашларыннан яклап, инкыйлабкача тудырылган мәдәни байлыкның халык тормышындагы әһәмиятле урынын дөрес аңлап язган полемик мәкаләләре тарихи һәм фәнни яктан принципиаль характерда булулары белән аерылып торалар. Гомумән, әдипнең «Тукай шигырьләрендә иҗтимагый моңнар» (1922), «Татар театр әдәбияты» (1922), «Тукай хакында тәнкыйтьчеләр» (1923), «Матбугат һәм әдәбият» (1924), «Тукай шигырьләренә караш» (1926), «Татар театрының үсү юллары» (1928) һ.б. мәкаләләре татар әдәбияты һәм театры тарихының аерым этапларын өйрәнү юлында кыйммәтле чыганак хезмәтен үти алалар.
Әмма Ф.Бурнашның асылда иҗат иреген яклаган, әдәбият тарихын дәвамлы, эзлекле бербөтен процесс итеп тикшерүне күздә тоткан теоретик карашлары һәм аннан да бигрәк үзенең әдәби иҗат уңышлары егерменче елларның урталарына таба әдәбият белемендә өстенлек алган вульгар социологизм тарафдарлары тарафыннан рәхимсез тәнкыйть утына тотыла башлый. Аны милләтчелектә, «буржуаз карашларны әдәбиятка сөйрәп кертүдә» гаеплиләр, кеше шәхесенең рухи бөеклеген, ирекле табигатен данлаган «Таһир-Зөһрә» трагедиясен, романтик поэмаларын реакцион әсәрләр, «эшче-крәстиян әдәбиятын агулаучы нәрсәләр» дип игълан итәләр, әдипнең үзе һәм әсәрләре өстеннән «әдәби судлар» оештыралар.
Әдәби иҗат эшендәге беренче адымнарыннан ук Ф.Бурнашка хәерхаһлы мөнәсәбәттә булган һәм 1920 елда: «Яңа исемнәрнең иң көчлесе, шөбһәсез, Фәтхи Бурнаш иде… «Шәрекъ гөлләре», «Таһир-Зөһрә», «Ятим кала бала гомергә», әле басылмаганнардан «Һәйкәл-чәчәк» һәм башка поэмалары шагыйрьнең бай хыялын, көчле, табигый агымлы телен, су агышы кебек рәхәт, көчәнмичә язуын күрсәтәләр», – дип, әсәрләрен уңай бәяләгән Г.Ибраһимов та хәтта, берникадәр вакыт узгач, поэмалар тупланган «Шәрекъ гөлләре» җыентыгының идея эчтәлеген «куе хыялый томанга чорналган дини фанатизм, милли шовинизм» дип бәяли.
1924 елда Татарстан хөкүмәте һәм партия өлкә комитетының җитәкче даирәләреннән утыз тугыз кеше, Татарстандагы икътисади һәм сәяси хәлләрне аңлатып һәм җитешсезлекләрне төзәтү өчен конкрет тәкъдимнәрен бәян итеп, И.Сталин һәм Үзәк Комитет исеменә күмәк хат җибәрәләр.
Хат Үзәк Комитет тарафыннан кискен тәнкыйтьләнә, «оппортунизм» күренеше, хатка кул куючылар «партиягә каршы төркем» дип тамгалана. Имза куючылар арасында язучылардан Фәтхи Бурнаш белән Шамил Усманов та була. Хатка кул куючыларны эзәрлекләүләр, эш урыннарыннан алулар, партиядән чыгарулар башлана. Соңга таба аларның барысы да «солтангалиевчеләр» дип аталып, 1937 еллардагы «олы террор» вакытында күпчелеге совет ГУЛАГында һәлак була.
1929 елда «Яңалиф» журналының 12 нче һәм 15 нче саннарында Ф.Бурнашның бөтен иҗат эшчәнлегенә караган «Сарайлар, ханнар, кенәзләр, мәчетләр шагыйре» дигән күләмле мәкалә басылып чыга (авторы Ф.Сәйфи-Казанлы), башка матбугат басмаларында да әдипне сүгеп язган материаллар өстәлә тора. 1930 елның 17 июнендә Ф.Бурнашны, «уң тайпылышта, буржуаз милләтчелектә» гаепләп, партиядән чыгаралар. Шулай да ул, ВКП(б)ның Үзәк Контроль комиссиясенә апелляция язып һәм ышандырырлык дәлилләр китереп, шул елның көзендә үк үзенең партия сафына кире кайтарылуына, гражданин буларак аклануына күпмедер вакытка гына булса да ирешә. Әмма «солтангалиевче» дигән өркеткеч ярлык гомеренең ахырынача инде аның артыннан калмый исеменә ябышып бара.
Урта Азиядә басмачылар белән көрәш вакыйгалары темасына шигырь белән язылган «Лачыннар» драмасы (1931), эшчеләр тормышы һәм авылны күмәкләштерү темаларын яктырткан «Тукучы Әсма» (1931), «Ялгыз Ярулла» (1940), балалар өчен җырлы-биюле «Кызыл чәчәк» (1939) пьесалары, «Миңлекәй белән Данбулат поэмасы» (1933) сәнгатьчәлек, фикер-хис тирәнлеге һәм иреклеге җәһәтеннән әдипнең егерменче елларда иҗат иткән әсәрләре дәрәҗәсендә түгелләр, билгеле.
Хаксыз тәнкыйть һәм эзәрлекләүләрдән иҗат иреге күпкә кысылган Ф.Бурнаш бу елларда үзенең әдәби сәләтен нигездә тәрҗемәчелек эшенә юнәлтә. Аның тәрҗемәсендә татар телендә А.Пушкинның «Евгений Онегин» шигъри романы (1939), Л.Толстойның «Хаҗи Морат» повесте (1935), И.Тургеневның «Аталар һәм балалар» (1932), М.Горькийның «Ана» (1933), Н.Островскийның «Корыч ничек чыныкты» (А.Шамов, Г.Хәбиб белән берлектә, 1936–1937) романнары, А.Новиков-Прибойның «Сикертмәләр» («Ухабы», 1929) повесте һәм күп кенә рус, әзәрбайҗан, казакъ, белорус, грузин һ.б. милләт язучыларының аерым хикәяләре, шигъри әсәрләре басылып чыга.
Утызынчы еллар ахырында аеруча кызу темп белән алып барылган репрессив чаралар золымына дучар ителгән татар язучылары арасында Фәтхи Бурнашны иң соңгы корбан дияргә мөмкин. Аны 1940 елның 24 августында Казанга каршы Иделнең аргы ягына урнашкан Югары Осландагы җәйге дачасында язып-эшләп утырган җиреннән алып китәләр. Тикшерүләр, сорау алулар 1941 елның гыйнварына кадәр дәвам итә. Әдипне шул ук, моннан ун ел элек үк инде энәсеннән җебенә кадәр тикшерелеп, җәзасы күрелгән «гөнаһларда» – милләтчелектә, әсәрләре белән «солтангалиевчелек» идеяләрен таратуда, «солтангалиевчеләр»гә матди ярдәм күрсәтүдә гаеплиләр. Җинаять эшен карарга тиешле Татарстан Югары мәхкәмәсе кушуы буенча Ф.Бурнашның әсәрләренә кабат экспертиза ясала. Составына Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләреннән Н.Терентьев, А.Камалетдинов, И.Гази, язучылар оешмасыннан Х.Хәйри, Т.Имаметдиновлар кергән бу эксперт комиссиясе, кайбер вак-төяк кимчелекләрне күрсәтү белән канәгатьләнеп, «тулаем алганда, Ф.Бурнаш әсәрләрендә Советка каршы тенденцияләр юк» дигән гомуми нәтиҗә ясый. Әмма, гаепләрлек бернинди дәлилләр булмаса да, Югары мәхкәмәнең җинаять эшләре буенча махсус коллегиясе 1941 елның 24 гыйнварында, ягъни әдипнең кулга алынуына нәкъ биш ай тулган көндә, Ф.Бурнашны ун елга ирегеннән, шуннан соң өч елга гражданлык хокукларыннан мәхрүм итәргә дигән хөкем карарын чыгара. Тоткынның кассация сорап язган гаризасы РСФСР Югары мәхкәмәсе тарафыннан кире кагылгач, Ф.Бурнашны этап белән Куйбышев (хәзерге Самара) өлкәсендәге «Безымянный» («Исемсез») дигән концлагерьга хөкем мөддәтен үтәргә озаталар. Монда инде әдип гомеренең икенче – соңгы – фаҗигале акты уйнала: төрмә ялчылары махсус оештырган әләк-донослар нигезендә Ф.Бурнаш өстеннән яңа җинаять эше кузгатылып, НКВДның Махсус киңәшмәсе 1942 елның 15 июль утырышында әдипне «сугыш шартларында Советка каршы коткы сүзләр таратканы өчен атарга» дигән рәхимсез һәм гаделсез хөкем карарын игълан итә. Карар шул ук елның 1 августында гамәлгә ашырыла. Талантлы, татар әдәбиятын әле күп яңа сәнгать әсәрләре белән баетырлык табигый кабилияткә ия булган кырык дүрт яшьлек әдипнең гомере кеше хокукларына төкереп караган совет режимы тарафыннан әнә шулай вәхшиләрчә киселә.
Ялган өстенә ялган дигәндәй, репрессив органнар Ф.Бурнашның кайчан атып үтерелүе турындагы фактны да туганнарыннан озак еллар буе яшереп тоталар, энесе Вафа, улы Рөстәм Бурнашевларның 1956 елгы реабилитация вакытында сорап язган гаризаларына: «Хезмәт белән төзәтү лагеренда җәза мөддәтен үткәндә Ф.Бурнаш 1942 елда икенче тапкыр ун елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм 1946 елның 1 августында төрмәдә үпкә эмфиземасыннан үлде», – дигән ялган җавап бирәләр, хәтта шул ялганны раслап кулларына рәсми кәгазь дә тоттыралар. Бары 1988 елда гына, Ф.Бурнашның тууына 90 ел тулу уңае белән, КГБ архивына керү мөмкинлеге туып, язучының язмышына бәйле төгәл фактлар ачыклана.
Ф.Бурнаш, Октябрьгәчә әдәбият мәйданында каләм тибрәтә башлаган бик күп замандашлары кебек, иҗат гомеренең зур өлешен тоталитар режим шартларында, бөтен яшәеш, иҗтимагый тормыш, әдәбият-сәнгать өлкәләре бертөрле идеологик карашлар кысасына буйсындырылган заманда яшәгән язучы. Әдип калдырган әдәби мирасның күләме һәм жанр төрлелеге дә шуны күрсәтеп тора. Аның иҗатын тикшерүчеләр раславынча, егерме биш елга якын әдәби эшчәнлеге дәвамында ул егерме ике сәхнә әсәре, утызлап поэма, йөз илледән артык лирик, публицистик, сатирик шигырьләр, биш йөзгә якын тәнкыйди һәм публицистик мәкалә, рецензия, берничә дистә хикәя һәм фельетоннар яза, рус теленнән һәм башка телләрдән гомуми күләме 120–130 басма табак чамасында (ике меңләп китап бите!) матур әдәбият әсәрләре тәрҗемә итә. Бу зур байлык киләчәктә әле яңадан кайтып өйрәнүне, элекке, «социалистик реализм» калыпларына салып түгел, ә сәнгатьнең, әдәбиятның үз законнары нигезендә өйрәнүне көтә.
Ф.Бурнаш – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.