Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сәлах Әсгатъ

Язучы Әсгать Сәлах (Әсгать Сәхап улы Сәлахов) 1935 елның 5 гыйнварында Татарстанның хәзерге Әлмәт районы Елховой авылында крәстиян гаиләсендә туа. Әтисе Ватан сугышында хәбәрсез югалганлыктан, балачагы һәм үсмер еллары дүрт бала белән тол калган әнисе Мөсәвәрә тәрбиясендә, сугыш чоры һәм сугыштан соңгы заманның кырыс шартларында уза. Шулай булса да Әсгать укырга, белеем алырга омтыла: 1949 елда Елховой җидееллык мәктәбен тәмамлагач, егерме чакрымдагы Лашман авылы урта мәктәбендә укуын дәвам иттерә. 1952 елда, ниһаять, өлгергәнлек аттестаты ала. Шул ук елны ул туган авылы сельпосында хисапчы булып эшли башлый. Тагын бераздан, Әлмәттә нефть бораулаучылар мәктәбен тәмамлап, Баулыда бораулаучы хезмәтендә.

1954–1957 елларда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, Ә.Сәлах бораулаучы хезмәтен дәвам иттерә. Бер үк вакытта, 1960 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә читтән торып укый башлап, 1965 елда матбугат эшенә күчә: Әлмәттә урысча чыга торган «Знамя труда» газетасы редакциясендә әүвәл сәнәгать бүлеге мөдире, соңга таба мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. Аның газета белән хезмәттәшлеге берөзлексез егерме биш ел дәвам итә. Шул дәвердә әлеге газета һәм аның татарча дубляжы битләрендә Ә.Сәлахның ике дистәгә якын очеркы, тарихи язмалары, хикәяләре дөнья күрә.

Үткән гасырның сиксәненче еллар ахыры – туксанынчы еллар башында СССРның таркалуы һәм милли өлкәләрдә демократик хәрәкәт җанлану, мөстәкыйльлек өчен көрәш көчәю шартларында Әсгать Сәлах, язучы-журналист буларак, үзенең каләмен татар халкының милли мәнфәгатьләрен яклауга, тоталитар совет режимының җитмеш ел буе халыклар өстенә китергән золымын фаш итүгә юнәлтә. 1990 елда ул Әлмәт төбәгендә милли рухлы, мөстәкыйль татар газетасы «Әлмәт таңнары»н оештыру эшенә күп көч куя, газетаның милли кыйбласын билгеләп, 1999 елның урталарына чаклы аның мөхәррире була.

1990–2000 еллар арасында газетада язучының биш дистәгә якын төрле характердагы язмалары – публицистик-сәяси мәкаләләре, очерклары, хикәяләре, нәсерләре, юлъязмалары, хатирә-истәлекләре басыла. 1997 елда «Мирас» китап нәшриятында язучының шундый язмаларыннан сайлап төзелгән «Аккан сулар» исемле беренче китабы, аннан соң 1999–2006 елларда Чаллы һәм Казан нәшриятларында «Балыкчы малайлар» дигән хикәяләр җыентыгы, «Аккан сулар», «Соңгы вальс», «Каеннар юлы» исемле повестьлары, «Бараҗ токымы» дигән тарихи-публицистик әсәре дөнья күрә.

1997 елда Рафаил Төхфәтуллин премиясе бирелә.

Ул – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Ә.Сәлах – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар