Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Халитов Яхъя

        Әдәби тәрҗемә остасы Яхъя Мөхәммәтгали улы Халитов 1929 елның 22 августында Татарстанның Тәтеш районы Үтәмеш авылында крәстиян гаиләсендә туа. Үз авылларында – башлангыч, күрше Бакырчы авылы мәктәбендә җидееллык белем алганнан соң, әүвәл Арча педагогия училищесын, аннары 1952 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Университетның соңгы курсында укыган чагында ук «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1952–1955 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач, журналга кире кайтып, унтугыз ел буе диярлек (берникадәр вакытка бүленеп, 1960–1963 елларда Я.Халитов Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләп ала) шунда редакторлык хезмәтен дәвам иттерә, 1963 елдан башлап редакциянең проза бүлегенә җитәкчелек итә. 1976 елның гыйнварыннан алып 1989 елның августынача, ягъни лаеклы ялга чыкканчы, Я.Халитов Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясенең өлкән редакторы вазифаларын башкара.

          Я.Халитов – иҗади сәләтен тулысынча тәрҗемә эшенә багышлаган каләм осталарының берсе. Аның бу өлкәдәге иҗат эшчәнлеге 1952 елда рус язучысы Николай Тихоновның хикәяләр җыентыгын тәрҗемә итүдән башлана. Шул вакыттан бирле ул, иҗади активлыгын һәм әдәби осталыгын елдан-ел үстерә, камилләштерә барып, дөнья әдәбияты классиклары, совет чоры рус язучылары, тугандаш халыклар әдәбиятлары вәкилләренең зур күләмле дистәдән артык роман һәм повестьларын, берничә дистә хикәя жанрындагы проза әсәрләрен туган телебезгә тәрҗемә итә. Алар арасында М.Шолоховның мәшһүр «Тын Дон» («Тихий Дон») роман-эпопеясыннан беренче һәм өченче китаплар, «Күтәрелгән чирәм» («Поднятая целина») романы, В.Каверинның «Ике капитан» («Два капитана»), Ю.Бондаревның «Кайнар кар» («Горячий снег»), латыш әдибе В.Лацисның «Яңа тормышка» («К новому берегу»), татар әдибе М.Галәүнең утызынчы еллардагы репрессияләр вакытында татарча оригиналы юкка чыгып, фәкать русча тәрҗемә китабы гына сакланып калган «Болганчык еллар» («Муть») романнары, күренекле кыргыз язучысы Ч.Айтматовның «Бәхил бул, Гөлсары!» («Прощай, Гульсары!»), «Дөя күзе» («Верблюжий глаз»), «Анам кыры» («Материнское поле») исемле повестьлары, чит ил классикларыннан америкалы М.Ридның «Башсыз җайдак» («Всадник без головы»), бельгияле Ш. де Костерның «Уленшпигель турында риваять» («Легенда об Уленшпигеле»), француз язучысы А.Дюманың «Өч мушкетер» («Три мушкетера») кебек әсәрләре бар.

          Матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен Я.Халитов 1980 елда – Татарстанның, 1990 елда «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

          Я.Халитов – 1966 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП ТӘРҖЕМӘ КИТАПЛАРЫ

К а в е р и н В. Ике капитан: роман: 2 томда / тәрҗ. Я.Халитов, К.Сабиров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1954. – 772 б. – 12000 д. («Два капитана»)

Л а ц и с В. Яңа тормышка: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 688 б. – 12000 д. («К новому берегу»)

Ш о л о х о в М. Тын Дон. роман: 4 китапта. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 15000 д. («Тихий Дон»)

1 китап. – 420 б.

3 китап. – 448 б.

Ш о л о х о в М. Күтәрелгән чирәм: роман: 2 китапта. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966, 1968. – 15000 д. («Поднятая целина»)

1 китап. – 1966. – 376 б.

2 китап. – 1968. – 405 б.

Г а л ә ү М. Болганчык еллар. Мөһаҗирләр: романнар / тәрҗ. Я.Халитов Р.Даутов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 536 б. – 15000 д.

Р и д М. Башсыз җайдак: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 444 б. – 15000 д. («Всадник без головы»)

К о с т е р Ш. д е. Уленшпигель турында риваять. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 342 б. – 11000 д. («Легенда об Уленшпигеле»)

А й т м а т о в Ч. Повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 319 б. – 15000 д. («Повести»)

Д ю м а А. Өч мушкетер: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 592 б. – 50000 д. («Три мушкетера»)

Б о н д а р е в Ю. Кайнар кар: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 435 б. – 15000 д. («Горячий снег»)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М и ң л е б а е в К. Тәрҗемә үрләре // Казан утлары. – 1979. – № 6. – 175–178 б.

А х у н о в Г. Каләмдәшемнең туган көнендә // Соц. Татарстан. – 1979. – 22 авг.

Н у р м ө х ә м м ә т о в Т. Яхъя абыегызның гөлләре // Яшь ленинчы. – 1979. – 22 авг.

Ш и р и я з д а н о в Р. Яхъя Халитовка 50 яшь // Казан утлары. – 1979. – № 10. – 181–183 б.

С е п п е р о в Н. Рухи байлык ачкычы // Татарстан яшьләре. – 1983. – 24 дек.

Х ә м и д у л л и н Л. Үрнәк кеше // Л.Хәмидуллин. Ак төннәр хәтере. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 170–172 б.


Язучылар