Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Арифуллин Рөстәм

Рөстәм Исмәгыйлович Арифуллин 1958 елның 1 апрелендә Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районының Урта Терешка авылында туа.  Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң 1974- 78 елларда Сызрань политехникумын тәмамлый һәм кулына диплом алгач ерак Якутиядә эшли. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң “Күмәк көч” район газетасына фотохәбәрче булып эшкә чакырыла. Биредә 30 елдан артык журналист булып хезмәт итә. 1984 елдан СССР һәм Россия журналистлар союзы әгъзасы. 1985-87 елларда Ульяновск КПСС өлкә комитеты каршында ленинизм-марксизм университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

Бала чактан шигырьләр һәм юмористик хикәяләр яза. Мәктәптә 5 нче сыйныфта укыганда “Каен” исемле беренче шигыре “Күмәк көч” район газетасында басылып чыга. “Юл чатында уйланулар”, “ Көлке куа-шигырь туа” исемләнгән китаплар авторы. 1987 елда Казанда “Идел” альманахында шигырльәре дөнья күрә. 2017 елда “Мәдәни җомга” газетасында (31 август санында), 2019 елда (12 июль) саннарында иҗат эшләре зур полоса итеп бирелә. 2017 елда “Казан утлары” журналларының 3 нче һәм 2018 елның 7 нче номерлы саннарыда басыла. Бүген “Казан утлары” журналының сайтында язмалары даими яктыртыла. 2021 елда Казан китап нәшриятында “Безнең гасыр авазы” альманахында шигырьләре басыла. 2013 елда “Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин исеменнән “Рәхмәт хаты” тапшырыла. 2018 елда “Ульяновск өлкәсенең атказанган матбугат хезмәткәре” дигән почетлы исеме, 2019 елда “Бөтедөнья татар конгрессының медале” белән бүләкләнә. Рөстәм Исмаилович Арифуллин бүгенге “Күмәк көч” район газетасында хезмәт биографиясен дәвам иттереп иҗат эшләре белән шөгыльләнә.


Язучылар