Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кули Ибраһим

(1885–1936)

Журналист, тәрҗемәче Ибраһим Кули (Ибраһим Вахит улы Кулиев) 1885 елда Казанда приказчик гаиләсендә туа. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. Шәкертләр арасындагы демократик хәрәкәттә, клуб-сәхнә эшләрен оештыруда актив катнаша. Мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Кәримевләр басмаханәсендә корректор хезмәтен үти. 1905–1917 елларда башта «Казан мөхбире», аннары «Йолдыз» һәм «Кояш» газеталары идарәләрендә эшли. Мәкаләләр, рецензияләр авторы. Тәрҗемәче булып та таныла. А.Ариногенов, Л.Кирьянов, А.Лавров әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Октябрьдән соң – совет газеталарында («Эш», «Эшче»), 1921 елдан башлап Татарстан дәүләт нәшриятында хезмәт итә. Берничә ел стена календаре төзеп чыгара. Ул – репрессияләр чоры корбаны.

 


Язучылар