Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фәйзуллин Равил

Шагыйрь Равил Габдрахман улы Фәйзуллин 1943 елның 4 августында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Шул районның Котлы Бөкәш авылы урта мәктәбен, 1965 елда Казан дәүләт универси­тетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Көндезге бүлектә укыса да, ул ике елдан артык төрле газета-журнал редакцияләрендә («Яшь ле­нинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Ялкын» һ.б.) эшләп ала. Берничә ел дәва­мында университетның әдәби берләшмәсен җитәкли. Укуын тәмамлагач, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында бүлек мөдире вазифасын башкара. Студент чагында ике китабы чыккач, 1966 елда СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә. 1966 елда армия сафларына алына һәм 1968 елга кадәр гаскәри хезмәттә була. Шушы елда Р.Фәйзуллинны Татарстан язучыларының Әлмәт бүлеге җитәкчесе итеп сайлый­лар. Анда дүрт ел ярым эшләгәннән соң, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институ­тына аспирантурага керү сәбәпле, гаиләсе белән Казанга кайта. Бер елдан соң аны Татарстан Язучылар берлеге аппаратына эшкә билгелиләр. 1973 ел­дан 1977 елның гыйнварына кадәр ул Татарстан Язучылар берлеге идарә­сенең җаваплы сәркәтибе — рәис урынбасары булып эшли. 1977 елдан 1989 елның сентябренә кадәр профессионал язучы сыйфатында, нигездә, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Р.Фәйзуллинның беренче шигырьләре урта мәктәптә укыган чагында языла, һәм алар үткән гасырның илленче еллар ахырында республика матбугатында күренә башлый. Поэзиянең олы мәйданына исә ул алтмы­шынчы еллар башында чыга һәм «Казан утлары» журналында басылган шигъри цикллары («Нюанслар иле» һ.б.), аннан соң дөнья күргән «Аҗаган» (1966), «Монологлар һәм диалоглар» (1967), «Мәрмәр» (1969), «Гадиләргә гимн» (1971), «Наз» (1973) кебек шигырь китаплары белән татар поэзия­сенә сыйфат яңарышы алып килгән үзенчәлекле талантлы шагыйрь булып таныла. Аның эчтәлек ягыннан катлаулы, тирән фикер ассоциациясенә, ә форма ягыннан сөйләм интонациясенә, ирекле ритмикага нигезләнгән кыс­ка шигырьләре, диалог һәм монологлары үз вакытында татар поэзиясенең үсеш тенденцияләре турында җанлы сөйләшүләр, бәхәсләр тууга да сәбәп була, һәм ул бәхәсләр, безнең җирлектә генә калмыйча, бөтенсоюз, бөтен-россия мәйданнарында да яңгыраш ала. Кыю иҗаты, гражданлык активлы­гы, популярлыгы Равил Фәйзуллинны табигый рәвештә алтмышынчы ел­лар шагыйрьләренең лидеры дәрәҗәсенә күтәрә. Ул чорларда аның иҗаты турында төрле телләрдә йөзләрчә мәкаләләр басыла. Р. Фәйзуллин поэзиясе иң беренче нәүбәттә сугыштан соңгы алтмы­шынчы елларда — фәнни-техник революция чорында формалашкан бу­ынның дөньяга карашын, тормышка мөнәсәбәтен, рухи һәм әхлакый эзлә­нүләрен яңача, заманча чагылдырырга омтылуы белән үзенчәлекле. Ша­гыйрьнең күпчелек шигырьләре яңа заман кешесенә төбәп языла, интел­лектуаль укучыга адреслана. Нечкә тоем, тирән уй, фәлсәфи фикер, граж­данлык пафосы — шагыйрь иҗатының төп асылы.

Р. Фәйзуллин — шигырьдә кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтылучы ша­гыйрь. Бу юнәлештә ул Шәрык поэзиясендә, бигрәк тә төрки халыклар шигъриятендә борынгыдан килгән чичәнлек традицияләрен уңышлы дәвам иттерә һәм тупланган тәҗрибәне заманча эчтәлек, яңа форма сыйфатлары белән баета бара. Р.Фәйзуллин — хәзерге татар поэзиясендә кыска фор­маларга, әйтик, бер-ике-өчьюллыкларга, тулы гражданлык хокукы бирү­челәрнең берсе. Бүгенге яшь буын шагыйрьләре арасында аның тарафдар­лары күп. Ул — бу өлкәдә үз мәктәбен булдырган шагыйрь.

Шагыйрь үзенең шигырьләрен психологик халәт, күңел тирбәлешлә­ре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көтелмәгән лирик борылышлар ни­гезенә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәле­ге нәкъ менә кыска шигъри формага зур тормыш фәлсәфәсе, психологик киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала белүендә ачыла да инде.

Иҗатының башлангыч чорында, нигездә, сөйләм интонациясенә ко­рылган ирекле шигъри форманың традицияләрен үстерү, яңа мөмкинлек­ләрен ачу юнәлешендә кыю экспериментлар алып барган һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән Р.Фәйзуллин җитмешенче еллардан башлап халык иҗатына нигезләнгән поэтик формаларны үзләштерүгә игътибарын көчәйтә. Сурәтләүдәге, образлы фикерләүдәге индивидуаль үзенчәлеген саклаган хәлдә, ул бу юнәлештә дә яңа уңышларга ирешә. Шуңа күрә дә күп кенә композиторлар, аның иҗатына мөрәҗәгать итеп, шигырьләрен көйгә салалар. Халык яратып җырлый торган «Аккошлар», «Мин сине ничек яраттым», «Сагыш», «Тимим күңелемә», «Иясез шатлык», «Вете­ран җыры» һ.б. әнә шундыйлардан.

Р. Фәйзуллин поэма жанрында һәм балалар поэзиясе өлкәсендә дә ак­тив иҗат итә. «Көрәшчеләр», «Гадиләргә гимн», «Сәйдәш», «Ике зират арасы» поэмалары, балалар өчен язылган «Рәсем ясыйм» (1965), «Күмәч пешерүчеләр җыры» (1977), «Чәчәкләр үстердем» (1979), «Паласны кем кагар?» (1980), «Якты моң» (1983), «Сәгать белән Сәгыйт» (1989), «Газиз китабы» (2004) исемле шигъри җыентыклары әдип иҗат эшчәнлегенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр. Шагыйрь әдәбият, сәнгать, иҗти­магый тормыш мәсьәләләренә, сәясәткә багышланган әдәби-публицистик мәкаләләр, эссе-уйланулар, новелла-парчалар, каләмдәшләренең һәм сәнгатькярләрнең иҗат портретлары (алар җитмештән артык), чит илләргә иҗади командировкалары, сәяхәтләре турындагы юлъязмалары авторы буларак та җәмәгатьчелеккә яхшы билгеле («Җырларда ил гаме», 1984, «Сайланма әсәрләр»енең дүртенче, бишенче, алтынчы томнары һ.б.).

Р. Фәйзуллинның хезмәт һәм иҗат биографиясе алтмышынчы еллар­дан бирле «Казан утлары» журналы белән тыгыз бәйле. Ул егерме елга якын бу журналның баш мөхәррире. 2006 елда журналның меңенче саны чыгу уңаеннан аның җитәкчелегендә «Сүнмәс утлар балкышы» дигән эн­циклопедик характердагы зур күләмле уникаль китап дөнья күрә. Хәзерге көндә Р.Фәйзуллин «Казан утлары» журналының баш мөхәррире вазифа­сында.

Аның әсәрләре күп мәртәбәләр төрле дәрәҗәдәге премияләр, аерым алганда: 1966 елда яшь шагыйрьләрнең Мәскәүдә ВЛКСМ ҮК оештырган Бөтенсоюз фестивале премиясе, 1970 елда «Мәрмәр» исемле китабы өчен Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясе, 1973 елда «Дружба народов» журналы һәм 1979 елда «Литературная Россия» газе­тасы премияләре, 1978 елда «Шигырьләр һәм поэмалар» китабы (1976) өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1999 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән исем бирелә.

Р.Фәйзуллинның илледән артык китабы дөнья күрә. Шуларның унбиш-ләбе русча. Башка телләрдә басылганнары да шактый. Мәскәү нәшрият­ларында чыккан «Саз» (1974), «Суровая нежность» (1974), «Миг возвра­щения» (1976), «Песня веселых пекарей» (1977), «Мой звездный час» (1978), «Короткие стихи» (1980), «Полнолуние» (1983), «Лунные тополя» (1990) әнә шундыйлардан. Болардан тыш аерым әсәрләре алман, гарәп, инглиз, поляк, француз, төрек, эстон, үзбәк, грузин һ.б. телләргә дә тәрҗемә ителә. Аның шигырьләре ике йөз томлык «Бөтендөнья әдәбиятлары ки­тапханәсе» сериясендә чыккан томлыкларның берсендә (180) урын ала. Әдипнең Татарстан китап нәшриятында ике тапкыр «Сайланма әсәрләр»е (биштомлык — 1992-2001 елларда; алтытомлык — 2005 елда) басылып чыга.

Бөтен иҗади гомере дәвамында Р.Фәйзуллин җәмәгать эшләрендә ак­тив катнаша. 1990-1995 елларда Татарстан Югары Советы депутаты бу­ларак республиканың мөстәкыйльлеген, дәүләтчелеген яклауда актив эш алып бара. Үткән гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында язучы­ларның илкүләм узган күп кенә съездларында делегат булып катнаша, бер­ничә мәртәбә СССР һәм РСФСР Язучылары берлегенең идарәсенә сайла­на. Ул шулай ук 1968 елдан хәзергә кадәр Татарстан Язучылар берлегенең даими идарә әгъзасы. 1999 елдан — Язучылар берлегенең кабул итү кол­легиясе рәисе. 1985 елда аңа «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткә­ре» исеме бирелә. Әдәбиятны үстерүдә һәм матбугаттагы казанышлары өчен Р.Фәйзуллин 2006 елда Дуслык ордены белән бүләкләнә. 2007 елда Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы итеп сайлана.

Р.Фәйзуллин — 1966 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъ­засы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Аҗаган: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 71 б. – 7000 д.

Наз: лирик шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 208 б. – 3000 д.

Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 448 б. – 4000 д.

Кошлар юлы: шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Ахунов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 415 б. – 3000 д.

Җырларда – ил гаме: мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 264 б. – 10000 д.

Чишмәләр иле: шигырьләр һәм поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 135 б. – 2000 д.

Сәйдәш: поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 95 б. – 5500 д. (Сувенир басма.)

Сайланма әсәрләр: 5 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992–2001. – 2000 д.

1 т.: шигырьләр, поэмалар, миниатюралар. – 1992. – 415 б.

2 т.: шигырьләр, поэмалар, миниатюралар. – 1993. – 501 б.

3 т.: шигырьләр, миниатюралар. – 1995. – 320 б.

4 т.: әдәби-публицистик мәкаләләр, иҗат портретлары, эссе-уйланулар. – 1998. – 383 б.

5 т.: әдәби-публицистик мәкаләләр, иҗат портретлары, әңгәмәләр, эссе-уйланулар. – 2001. – 399 б.

Җил – Вакыт ул: кыска шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1996. – 287 б. – 10000 д.

Мәхәббәтнамә: мәхәббәт шигырьләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 400 б. – 3000 д.

Калейдоскоп: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Рухият, 2004. – 640 б. – 2000 д.

Гыйбрәтләр алырлык үткән юл: Татарстан Язучылар оешмасының 70 еллыгы уңаеннан кайбер күзәтүләр, хатирә-уйланулар. – Казан: Идел-Пресс, 2004. – 151 б. – 3000 д.

Газиз китабы: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2005. – 31 б. – 4000 д.

Сайланма әсәрләр: 6 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 3000 д.

1 т.: шигырьләр. – 495 б.

2 т.: шигырьләр. – 495 б.

3 т.: шигырьләр, поэмалар. – 527 б.

4 т.: әдәби-публицистик мәкаләләр. – 415 б.

5 т.: әдәби-публицистик язмалар, әңгәмәләр. – 527 б.

6 т.: юлъязмалар, нәсер-парчалар, әңгәмәләр. – 415 б.

* * *

Саз: стихи / пер. с татар. – М.: Мол. Гвардия, 1974. – 112 с. – 18000 экз.

Миг возвращения: стихи / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1976. – 160 с. – 10000 экз.

Мой звездный час: стихи и поэмы / предисл. М.Карима; пер. с татар. – М.: Сов. Россия, 1978. – 350 с. – 20000 экз.

Короткие стихи: стихи / предисл. В.Туркина; пер. с татар. – М.: Современник, 1984. – 127 с. – 10000 экз.

Свет в зерне: стихи и поэмы / пер. с татар. – М.: Сов. Россия, 1984. – 240 с. – 20000 экз.

Текут, текут реки: стихи для детей / пер. с татар. – М.: Дет. лит., 1987. – 64 с. – 100000 экз.

Силуэт: стихи / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. – 223 с. – 4000 экз.

Лунные тополя: стихи и поэмы / пер. с татар. – М.: Худож. лит., 1990. – 415 с. – 9000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ф ә т т а х Н. Шигырьме, әллә башваткычмы? // Татарстан яшьләре. – 1965. – 17 июнь.

Х а р и с о в Р. «Аҗаган» // Казан утлары. – 1967. – № 1. – 151–152 б.


Язучылар