
Муса Акъегет, Акъегетзадә (Муса Мөхәммәтҗан улы Акжегетов) 1864 елның 3 декабрендә Пенза губернасы Чембар (хәзерге Белинский) каласында урта хәлле чиновник гаиләсендә туа. Башта дүрт класслы рус мәктәбендә, аннары Пенза гимназиясендә укый. Гимназияне тәмамлагач (1884), Мәскәү, аннан Казан дәүләт университетына керергә сорап гариза бирсә дә, үтенече кире кагыла. Ахырда югары белем алу нияте белән Төркиягә китә (1888). Анда дәүләт мөәссәсәләре (учреждениеләре) өчен белгечләр әзерли торган Мөлкия югары мәктәбенә кереп укый, бер үк вакытта хәрби мәктәптә рус теле укыта. 1908 еллар тирәсендә Истанбулда «Мәтен» («Асыл нөсхә») исемле газета чыгара, күпмедер вакыт Төркиянең Анадолу өлешендә өяз башлыгы булып та тора. 1914 елдан башлап Муса Акъегет Истанбул фәнни китапханәсендә хезмәт итә, анда заманында Казаннан сатып алынган Катанов китапларын, кулъязмаларын барлау, тәртипкә салу эше белән шөгыльләнә. Ул 1923 елның 24 сентябрендә Истанбулда вафат була.
Пенза гимназиясендә укыган чагында Муса Акъегет «Хисаметдин менла» исемле роман яза. Урта күләмле (72 битле) бу әсәр 1886 елда Казанда аерым китап булып басылып чыга. Бездә татарча тәүге роман һәм рус орфографиясе нигезендә тыныш билгеләре куеп басылган беренче китап та шул була.
Төркиядә Муса Акъегет икътисад буенча фәнни хезмәтләр яза, «Аурупа мәдәниятенең әсасенә бер нәзар» (1906), «Икътисад, яхуд Гыйльме сәрвәт» (1918) дигән китапларын бастыра.