Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мирхазова Нурзия

Мирхазова (Хафизова) Нурзия Рашит кызы 1968 нче елның 30 мартында Мамадыш районының Түбән Козгынчы авылында дөньяга килә. Олыяз авылы урта мәктәбендә белем алган чагында ук, иҗатка омтылган кызчык тәрбияче булу турында хыяллана. Шул ният белән Түбән Кама педагогия училищесын, Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлый.

Югары квалификацион категорияле белгеч Түбән Кама шәһәренең мәктәпкәчә мәгариф системасында 1987 елдан бирле эшли. Бүгенге көндә 39 нчы “Салават күпере” исемендәге балалар бакчасында мөдир урынбасары (методист) вазыйфасын башкара.

Беренче эш көнендә үк, Ризаэддин Фәхреддиннең “Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез”, – дигән сүзләрен тормыш девизы итеп сайлый ул. Тормыш девизына тугрылыгы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әдәби багажларын тулыландыру, иҗади сәләтләрен үстерү максаты белән берсеннән-берсе тәрбияви эчтәлекле: Г.Тукай иҗатына нигезләнеп “Без – Тукай варислары”, А.Алиш әкиятләре буенча “Алиш һәм балалар”, М. Җәлил иҗаты буенча “Нәни Җәлилчеләр”, “Киләчәк бүген туа” дип исемләнгән шәхсән проектлар булдырып эшләвендә чагыла. Кечкенәдән үк китап геройларының хәленә керергә, аларның кичерешләрен уртаклашырга, үзен яраткан персонажы белән тәңгәлләштерергә, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә. Тәрбияләнүчеләре балалар бакчасы белән хушлашып, мәктәп бусагасын атлап кергәч тә алар белән араны өзми, киресенчә эшчәнлекне дәвам итә, ягъни “Сүздән энҗеләр тезеп…” дип исемләнгән иҗади проекты буенча укучыларның туган телдә аралашуларын тагы да камилләштерә, әдәбият сөяргә, иҗатка омтылыш хисләре тудыра.

Н.Мирхазованың югарыда саналган шәхсән проектлары, сабыйлар өчен иҗат иткән тәрбияви шигырьләре, әкият-хикәяләре тәрбиячеләрнең көндәлек эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясый, тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген замана таләпләренә туры китереп, тагы да мавыктыргыч итеп оештырырга ярдәм итә. Шуңа да аның иҗаты – бала чагында сайлаган һөнәренең кушымтасы булып тора. Әгәр тәрбияче-язучы дигән термин кулланып булса, Нурзия ханымга бу, һичшиксез, туры килер иде.

Нурзия Мирхазованың сабыйларга да, замандашларына да әйтер сүзе бар. Казан нәшриятында дөнья күргән “Бүләк” (2012), “Уяну” (2015), 2016 нчы елны ике дәүләт телендә нәшер ителгән “Серле рәссам” (Волшебный художник), “Гөлбакча” (2019) исемле китаплары нәкъ шуның дәлиле.

Нечкә күңелле, кайгыртучан җанлы шагыйрә апа балалар психологиясен яхшы белә, яшь буын вәкилләрен серле-сихри әдәбият-сәнгать дөньясына үтемле-тәэсирле итеп алып керә, нәниләрнең иңнәренә тылсымлы канатлар куя. Айзилә турындагы хикәяләре исә сабыйларны табигать мәктәбенә дәшә. Туган якның гүзәллеге тасвирланган мавыктыргыч дәресләр сокланырга гына түгел, хыялланырга, нидә булса майтарырга, уйлап табарга, хәттә иҗат итәргә этәрә.

Студентлар, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр өчен адресланган зур тираж белән бер-бер артлы дөнья күргән методик әсбаплары: “Аналарга мәхәббәт тәрбияләү” (2008); “Минем Ватаным – Татарстан” (2009); “Ана хисе” (2009); “Туган телем – Тукай теле” (2010); “Хыялга канатлар куючы” (2011) – бүгенге көндә дә тәрбия һәм белем бирү эшендә киң кулланыла. 2011 нче елны “Мин бәхетле гаиләм белән” дип исемләнгән методик кулланмасы Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан хупланып-расланып 2 мең ярым тираж белән бастырыла һәм районнарга таратыла.

Игелекле вә тырыш хезмәте өчен Нурзия Рашит кызы 2014 елны “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Югары сыйныфларда белем алучы укучылар аның “Уяну” (2015) дип исемләнгән китабын сыйныфтан тыш тәрбияви чараларда кызыксынып укыйлар, фәнни-гамәли конференцияләрдә чәчмә әсәрләренең иҗади үзенчәлекләрен, тәрбияви әһәмиятен тасфирлап чыгыш ясыйлар.

Гомер яшәгән саен кадерләнә барган кебек, аның иҗатының да, башкарган хезмәтенең дә әһәмияте көчәя генә бара, җәмгыять эшендә дә актив катнаша.

2008 нче елдан алып милли юнәлештә, татар төркемнәрендә эшләүче педагоглар өчен шәһәркүләм, төбәкара методик берләшмәләр, семинарлар оештыра ул. Алдынгы эш тәҗрибәләре, дәрес эшкәртмәләре, бәйрәм сценарияләре, методик киңәшләре әледән-әле “Мәгариф” журналы битләрендә яктыртылып килә.

Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының һәм “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең иң актив әгъзасы.

2008 елны – Мирхазова Нурзия Рашит кызы “Аналарга мәхәббәт тәрбияләү” дип исемләнгән методик кулланмасы өчен шәһәр күләмендә уздырылган бәйгедә “Милли мәгарифне үстерү” номинациясендә җиңү яулап шәһәр Башлыгы Грантына ия булды;

2012 елны – нәниләр өчен нәшер ителгән, “Бүләк” исемле китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия тапшырылды;

2014 елны – яшь буынны тәрбияләүдә куйган хезмәтләре өчен “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.

Нурзия Мирхазова – 2017 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Методик әсбаплары

Аналарга мәхәббәт тәрбияләү: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны гаиләдә тәрбияләү үзенчәлекләре. – Түбән Кама: УМҮ нәшрияты, 2008. – 119 б.

Минем Ватаным – Татарстан: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлаки-патриотик тәрбия бирү эшендә куллану өчен методик кулланма, шөгыль конспектлары, шигырьләр, бәйрәм сценарияләре һ.б. – Казан: Олитех полиграфия-нәшрияты, 2009. – 200 б.

Туган телем – Тукай теле: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү, белем бирү эшендә куллану өчен методик киңәшләр, шөгыль конспектлары, шигырьләр, бәйрәм сценарияләре һ.б. – Казан: Олитех полиграфия- нәшрияты, 2010. – 111 б.

Хыялга канатлар куючы:  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кечкенәдән үк туган ягыбызга, аның табигатенә хөрмәт, сакчыл караш тәрбияләү эшендә куллану өчен методик кулланма (шөгыль конспектлары, шигырьләр, бәйрәм сценарияләре һ.б.) – Түбән Кама: ТКМИ нәшрияты, 2011. – 80 б.

Мин бәхетле гаиләм белән: балалар бакчаларында әхлакый тәрбия бирү буенча методик кулланма.  – Казан: Хәтер нәшрияты, 2011. – 255 б.

 

Төп басма китаплары

Ана хисе: хикәяләр, шигырьләр. – Түбән Кама: ТКМИ нәшрияты, 2009. – 108 б.

Бүләк: балалар өчен шигырьләр, хикәяләр. – Казан: Сүз нәшрияты, 2012. – 40 б.

Уяну//Пробуждение: повесть, хикәяләр, драматик әсәр, нәсер, педагогик-публицистик язмалар. – Казан: Ихлас нәшрияты, 2015. – 175 б.

Серле рәссам//Волшебный художник: шигырьләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2016. – 47 б.

Гөлбакча: хикәяләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019. – 47 б.

 

Библиография

 

  • Минһаҗев Суфиян. Милләт өчен янып яши // Хезмәттәш авазы. – 2009. – 22 октябрь.
  • Шәрифуллина Гөлсинә. Уртадан аткан чәчәк // Сөембикә. – 2009. – № 12. – 40-42 б.
  • Минһаҗев Суфиян. Милләт җанлы шәхес // Мәйдан. – 2010. – № 7. – 92 – 94 б.
  • Минһаҗев Суфиян. Халкым дип, балкып яши // Татарстан укытучысы. – 2010. – № 7-8. – 1-3 б.
  • Минһаҗев Суфиян. Әхлаки-патриотик дәрес // Хезмәттәш авазы. – 2010. – 30 сентябрь.
  • Имамов Фәрит. Тәрбия белән әдәби иҗатны янәшә куеп // Туган як. – 2010. – 14 декабрь.
  • Минһаҗев Суфиян. Шундый кызларыбыз булганда // Шәһри Казан. – 2011. – 1 июль.
  • Юматова Алсу. Нескучный методист // Мы – нижнекамцы. – 2013. – 2 февраль.
  • Минһаҗев Суфиян. Мәгарифкә багышланган гомер // Безнең фикер. – 2013. – 1 март.
  • Түбән Кама Аксакаллар шурасы әгъзалары тарафыннан нәшер ителгән, милләтебезгә хезмәт итүче туташларның һәм ханымнарның эш тәҗрибәсе тасвирлаган «Милләтебезнең йөзек кашлары» исемле китапта Нурзия Мирхазова турында 11-21нче битләрдән укырга мөмкин. 2013 ел.
  • Минһаҗев Суфиян. Тәрбияче апа // Мәдәни җомга. – 2013. – 8 март.
  • Имамов Фәрит. Сабыйларга багышланган гомер // Безнең фикер. – 2013. – 29 май.
  • Шадрин Виктор. Нурзиянең яңа уңышы // Туган як. – 2014. – 19 август.
  • Алтынай Ахметова. Самый активный подписчик республики живет в Нижнекамске // Нижнекамское время. – 2014. – 20 август.
  • Әхмәтова Халидә. Гадилек – үзе бер матурлык // Туган як. – 2015. – 18 июнь.
  • Фәтхулла Абдуллин. Үсеш юлында // “Уяну” дип исемләнгән китапта. – Казан: Ихлас нәшрияты. – 2015. – 3 – 4 б.
  • Минһаҗев Суфиян. Серле рәссам серләре яисә яңа китап битләре буйлап сәяхәт // Көмеш кыңгырау – 2016. – 6 октябрь.
  • Минһаҗев Суфиян. Серле рәссам серләре яисә яңа китап битләре буйлап сәяхәт // Туган як – 2016. – 14 октябрь.
  • Рәсимә Нәбиуллина. Иҗатыннан Аллаһ армасын! // Туган як. – 2018. – 2 апрель.
  • Минһаҗев Суфиян. Кулында тылсымлы каләм // Туган як. – 2018. – 10 апрель.
  • Лилия Имаметдинова. Түбән Козгынчының сөекле кызы // Нократ. – 2018. – 16 май.
  • Ризидә Гасыймова. Бәхетле тәрбияче // Сөембикә. – 2018. – № 5. – 22 – 23 б.
  • Ландыш Нәсыйхова. Энҗеләр тезгән чагы… // Гаилә һәм мәктәп. – 2018. – №6. – 42 – 43 б.
  • Таһир Сабирҗанов. Түбән Камада Тукайны зурлыйлар // Мәгариф. – 2019. – 3 март.
  • Минһаҗев Суфиян. Тәрбия белән әдәби иҗатны бер күреп// Туган як. – 2019. – 15 март.
  • Таһир Сабирҗанов. “Мәгариф” авторының “Гөлбакча”лы яңа китабы // Мәгариф. – 2019. – 10 июль.

 


Язучылар