Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Милли баттл: Ркаил Зәйдулла вә «Ак калфак»лы кырык ханым

«Бүгенге әдәбият һәм җәмгыять» дип аталган дискуссион мәйданчык утырышы Татарстан язучылар берлегендә булды һәм аның модераторы Татарстанның халык язучысы, ТР Берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла үзе иде.Спикерлар — күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, ТР Азнакай районының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин һәм язучы, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова.

Әдәбият темасына фикер алышырга килүче ханымнар бүгенге әдәбиятның укылышын арттыру темасына җан әрнүләре белән чыгыш ясарлар, эшлекле тәкъдимнәр җиткерерләр дисәм, бүгенге татар ханымының төп кайгысы үзен шушы әдәбият эчендә күрү булып чыкты. Бөтенесенең түгел, әлбәттә, бер өлешенең.

Залдагы ханымнарның — алар биредә кырыклып кеше иде — нибары биш-алтысы гына «Казан утлары»н укый. Алар журналда үз иҗатлары чыкмауга һәм журналдан әсәрләре турында фикер ала алмауга канәгатьсезлекләрен дә белдерде. Хәтта «Үзеңнеке чыкмагач, языласы да килми», дигән фикер дә яңгырады.

Әлбәттә, Ркаил Зәйдулла моңа кискен каршы чыкты. Аны Фәүзия Бәйрәмова һәм Илсөяр Иксанова хуплады. Рөстәм Галиуллин урталык позициясендә калырга тырышты.

Хәер, дискуссия мәйданчыгының барышы турында үзегез фикер йөртә аласыз — сөйләшү болайрак барды.

***

Ркаил Зәйдулла: Хатын-кыз гаилә учагын гына түгел, милләт учагын да саклаучы. Милли нигилизм ул безнең хатын-кызларыбыз арасында шулай ук тамыр җәйгән — яшерен-батырын түгел. Ул инде аерым фаҗигагә дә, соңгы чиктә гомуммилли фаҗагагә дә китерәчәк, Алла сакласын! Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының төп максаты — милли үзаңның югарырак дәрәҗәгә күтәрүдер дип уйлыйм. Ә монда инде хатын-кыздан башка берни дә эшләп булмый. Борын-борыннан татар: «Ир баш булса, хатын муен, муен кая борса, баш шунда борыла», дигән. Бүгенге көндә, дөресен әйткәндә, безнең хатын-кызлар муен да, башка да әверелде. Сөйләшү эчтәлекле булыр дип өметләнәм.

Миллият өчен әһәмиятле темаларның берсе — быел халык санын алу көтелә. Җанисәп кампаниясе бара инде ул. Безнең халыкның бербөтенлеген таркату эше дә бара. Телебезне диалектлар дип игълан итүләр дә булды. Ул проблемалар инде гасырлар буена дәвам итә: патша вакытында ачыктан-ачык барса, совет вакытында яшерен төс алды — халыклар дуслыгы дигән лозунг астында барды. Хәзер ул тагын ачыктан-ачык. Нык милләт буларак, без андый һөҗүмнәрне кире кайтарырга, асыл халык икәнебезне һәрдаим раслап торырга тиешбез.

Фәүзия Бәйрәмова: Башта Казанда булган җан тетрәндергеч вакыйга турында да сүземне әйтәсем килә. Бу — бөтен милләт фаҗигасе, балаларын югалткан ата-ана, мәктәп фаҗигасе генә түгел, кешелек фаҗигасе. Сәбәп әхлакый гариплектә. Кешенең эчендә иманы юк икән, атаны ата, ананы ана, укытучыны укытучы дип белми икән — ул җинаятькә барырга мөмкин.

Әдәбиятның көче искиткеч зур, ул элек-электән тәрбия чарасы иде. Без китаплар укып кеше булдык. Чыңгыз Айтматов белән бәйле бер вакыйганы сөйлим. 1943 елда Нәгыймә апаның ирен кулга алалар. Бер авылда дезертирлар боларның буаз сыерын урлый. Болар ач кала. 11-12 яшьлек Чыңгыз, мылтык алып, теге кешене атарга дип чыгып китә. Моңа бер бабай очрый, сораша. «Беркайчан кеше үтермә, улым, Аллаһы Тәгалә сиңа мал белән, дәрәҗә белән бирәчәк», ди. Шушылар аша үтеп, Чыңгыз Айтматов зур шәхескә әйләнә.

(Алга таба Фәүзия Бәйрәмова Чыңгыз Айтматовның әнисенә багышланган «Ана» китабының язылу тарихы аша документаль китап язу буенча мастер-класс бирде).

Фәүзия Бәйрәмова: Шәхесләр турында язу нәрсәгә кирәк? Шәхес турында язу ул — милләт турында язу. Шәхесләрне күтәрү — милләтне күтәрү. Без Чыңгыз Айтматовны гына түгел, татар милләтен күтәрәбез — анасы татар дигән сүз йөри. Татардан туган ана дөньяга шушы даһины биргән. Милләтне милләт итүче — шәхесләр. Милләтне алар тотып тора. Шәхесләр турында язарга кирәк. Миңа да 70, өлгерә алмыйм. Языгыз! Мәхәббәт турында гына язып утырмагыз!

Мин шәхесләр турында бик күп китаплар яздым. Алар берсе дә дәүләт акчасына язылмады.

Рөстәм Галиуллин: Хатын-кызлар алдында чыгыш ясау зур миссия, дулкынланып калдым. Безнең төп укучыларыбыз хатын-кызлар дип журналистларга да әйткәнем бар — шуңа да мин бу аудитория алдында аеруча тырышып сөйләргә тиеш. Анализ ясап карагач, безне социаль челтәрләрдә укучыларның да төп өлеше 45 яшьләрдәге хатын-кызлар булып чыкты. Бу бер караганда әйбәт — киләчәк буынга төп көчне хатын-кыз бирә.

«Казан утлары»н кайчандыр белеп, онытучылар булса — ул әле дә чыга, аңа быел 99 яшь тулды. Киләсе елга аның 100 еллыгын халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтү турында уйлыйбыз. «Казан утлары» Россия төбәкләрендә һәм союздаш республикаларда өзлексез чыккан бердәнбер калын әдәби журнал. Хәзер ул 8 мең тираж белән чыга.

Язучыларыбыз элек-электән журналны әдәбиятның барометры дип саный. Читтәге авторларга аеруча игътибар бирәбез. Май санында гына да Башкортстан, Төркия, Мордовия һәм Свердловскида яшәгән авторларыбыз чыккан. Элек-электән Татарстаннан читтәге төбәкләр безгә затлы язучыларны биреп торды. Бүген алар кимеде, Татарстаннан тыш Башкортстан авторларына гына карап торабыз. Әзрәк Ульяновскидан һәм Бардадан бар. Яңа авторлар табарга ярдәм итсәгез, рәхмәтле булыр идек. Хәзер кесә китаплары чыгара башладык, дүртәү чыкты һәм аның өчесе Башкортстаннан икән. Яңа исемнәр табарга конкурслар булыша. Анда төрле төбәкләрдән дә күп катнашалар. Сораулар бармы?

Фәүзия Бәйрәмова: Миндә сорау бар. Яшь хатын-кыз авторлар бармы?

Ркаил Зәйдулла: Безнең әдәбият яшь хатын-кызлардан гына тора да инде.

Рөстәм Галиуллин: Кем өчен яшь, Фәүзия апа — сезнең өченме, минем өченме?

Фәүзия Бәйрәмова: Яшьләрне яшьләр укый. Сезне яшьләр укымый дип төрттерәләр бит безгә. Безне дә укырлар. Аларның аңа өлгерүе кирәк. Язган язганда кала, искерми ул — картайганнарын көтеп ята.

Ркаил Зәйдулла: Без яшь язучылар кичәсе үткәргән идек. Уннан артык кыз һәм ике егет шигырьләрен укыды. Аксакаллар — Батуллалар, Хатип Миңнегуловлар килгән иде. Тыңладык-тыңладык, бернәрсә дә аңламадык. Метафора өстенә метафора… Нәрсә әйтергә теләүләрен белергә теләп, Хатип Миңнегулов бик нык кызыксынды, ләкин җавап ишетмәде. Нәрсәдер әйтергә теләгән инде, ләкин язган да оныткан.

Сезгә сорау бирәсем килә — кемнәр «Казан утлары”на язылган? Утызлап кешенең алтысы! Шушы яшь баш мөхәррирне күргәч, күбрәк тә язылырсыз дип өметләнәм.

Ульяннан Җәмилә Мифтахова: Сорау ярыймы? Яшьләр өчен иҗади конкурслар була, картларның конкурсы юкмы? Без картларга керәбез бит инде.

Ркаил Зәйдулла: Юк инде. Рөстәм өчен әйтә алмыйм, минем өчен карт түгел.

Җәмилә Мифтахова: Мин шигырьләр язам. «Казан утлары» н гомерем буе укыйм. Шигырьләремне бастырырга ярамыймы икән дигән уйлар килә. Тәртибе ничек аның?

Ркаил Зәйдулла: Сезнең анда каләм тибрәтүчеләр күп икән. Рәдиф Сәгъди белән Хәбир Ибраһимны мин анда очрашуга җибәргән идем. Алар анда барып мастер-класс үткәрү идеясе белән кайттылар. Көзгә таба берәр семинар оештырырбыз әле.

Безнең заманда «Казан утлары» нда чыгу ул әдәбиятка керү иде инде. Хәзер журнал бик демократик чыга башлады: балалар язганга да урын бирәләр, чит төбәкләргә әзрәк ташлама да ясыйлар. Гәрчә ул әсәрләр бигүк әдәби кимәлдә булмаса да. Бу татар милләте үсешенә уңай тәэсир итәр дигән өмет белән эшләнә.

Безнең иҗатчы өчен бер генә максат булырга тиеш — әби-бабаң татар булу белән горурланырга кирәк, ләкин оныкларың татар булса гына син татар булырсың. Шәҗәрәләрне дә өйрәнергә кирәк Башкортстандагы кебек. Актаныш якларында булып кайттык, анда Башкортстан белән чиктәш булгангамы — шәҗәрәләргә бик игътибар итәләр икән. Байсарда туган Вахит Имамовның шәҗәрәсен күрдем: ул 1200 елдан башлана. Белмим — нинди документлар буенча эшләнгәндер. Башкортларның да бит легендалар, әби-бабасы сөйләгән буенча да бара. Бу, әлбәттә, тарихи документ була алмый, ләкин горурланыр өчен бу да кирәк дип саныйм.

Кыскасы, иҗат итәргә кирәк. Ләкин әдәби иҗатта да төп максат — милләтнең яшәеше һәм ул яшәешне тәэмин итү булырга тиеш. Без шул максатны күздә тотып иҗат итергә тиеш.

Җәмилә Мифтахова: «Казан утлары»нда пьесалар бастырыла иде. Соңгы вакытта бик күренми. Булса яхшы булыр иде.

Рөстәм Галиуллин: Элек журналга әзер язучылар килсә, без хәзер аларны әзерләү белән дә шөгыльләнәбез. Бу безнең миссия. Сез җибәргән язмаларга игътибар итергә тырышырбыз. Пьесаларга килгәндә, елга ике-өч пьеса басыла.

Ркаил Зәйдулла: Мин үзем дә күпмедер күләмдә драматург: тәрҗемәләр белән бергә 20ләп әсәр сәхнәгә куелган. Ләкин пьеса укыр өчен түгел, сәхнәгә куяр өчен языла. Журналда басылгач ул әдәби фактка әйләнә инде, ләкин аның яңгыравын театр гына тәэмин итә.

Җәмилә Мифтахова: Мин халык театрында эшлим, шуңа күрә пьесалар булыр дип өметләнеп калам.

Ркаил Зәйдулла Рөстәм Галиуллинга: Әйдә, минем «Нәгыймә» пьесасын да «Казан утлары»на бирик әле.

Арткы рәтләрдән сорау: Кечкенә чакта «Яшь ленинчы», «Азат хатын» ала идек. Кечкенәдән шигырь-хикәя яза идем. Газета-журналларга җибәрә идем һәм һәрвакыт җавап бирәләр иде. Хатлар алу шатлык иде. Мин «Казан утлары”на биш-алты ел хат җибәрәм, «Хатыгызны алдык», дигән сүз дә килми. Җибәргән хатыңа җавап булмагач, бик уңайсыз. «Идел”дә чыккан идем — рәхәт булып калды. «Казан утлары» белән кыен.

Ркаил Зәйдулла: Әйе, «Казан утлары» белән кыен — бер ел элек шигырьләр биргән идем, һаман чыкканы юк.

Рөстәм Галиуллин: Дөресен әйткәндә, хатлар күп килә. Көнгә 50-60лап буладыр. Хат җибәргәндә «Баш мөхәрир җавап язарга вәгъдә бирде» дип куегыз әле хатыгызга.

Арткы рәтләрдәге ханым дәвам итә: Теләк тә юк инде — җибәрәсең — бушлык, җибәрәсең — бушлык… «Казан утлары”на язаласы да килми башлады.

Рөстәм Галиуллин: Безне укыган 8000 кеше дә бастырырга сорый башласа… Мин хәзер ул шигырьләрне күрмичә бернәрсә дә әйтә алмыйм.

Алгы рәтләрдән тәкъдим: Эшмәкәр буларак бер тәкъдим — безнең ханымнар яшәгән кунакханәләргә яздыручы кешеләр куйсагыз, бөтенесе язылып кайтып китер иде.

Пензадан Фирдәвес Тумеркина: Минем дә бер вопросым бар иде. Сезгә үземнең бәетләремне җибәргән идем. Әбием сөйләгән историяләр буенча бәетләр язам. Сез «Болар авырраклар» дип ответ яздыгыз. Хәзер кызыкларны гына язарга кирәкмени? Шуны бик сорагым кели. Мин шигырьләремне, бәетләремне мишәрчә язам. Алар Казан телендә түгел. Бу мөмкинме?

Ркаил Зәйдулла: Көнбатыш диалекты дип бирсәгез генә инде.

Рөстәм Галиуллин: Менә бит — безнекеләр җавап язалар! Әлбәттә, сез үз диалектыгызда яза аласыз. Ләкин чыгасы булса безнең редакторлар аны әдәби телгә күчерәчәк. Автор сүзләре булганда диалекталь сүзләр белән бизәлеп китәргә мөмкин. Сез татарча язасыздыр бит?

Пензадан Фирдәвес Тумеркина: Әйе. «Шакир пашаның эзләреннән» дигән китабым гына русча чыкты. Анысын «Татарча укый алмыйбыз», дип яшьләр сорады. Ләкин татар теленә күчерергә морадым бар, Аллабирса.

Ркаил Зәйдулла: Элек «Язганнарыгыз редакция таләпләренә туры килми», дигән хат җибәрәләр иде. Гел шуңа аптырый идем: «Нинди таләпләр икән», дип. Үзеңнең язганың гел шәп булып тоела бит ул. Бүтән кеше күзлегеннән алай булмый нишләптер. Яза торасың — хатлар килә тора инде ул. Ләкин аңа карап кына «Басмасагыз, язылмыйм», дигән принцип була алмый. Ул меркантиль принцип! Бәлки, синең язганың бөтенләй начардыр. Күп кеше, хәрефләр тезә белгәч, әдәби әсәр яза алам дип уйлый. Ләкин бит аның үз законнары бар. «Урамга чыктым, бер кеше күрдем, ул куркыныч иде — качып йөгердем», дип кенә булмый.

Фәүзия Бәйрәмова: Әйе, хәзер күпчелеге шулай яза. Ләкин бит бу әдәбият түгел! Җәмәгать, йөрәгегезгә авыр алмагыз — алар әдәби чимал. Без андыйларга каты әйтмибез, Берлеккә дә алдык. Идарәдә булдым — ыңгыраша-ыңгыраша булса да алдык. Күреп торабыз — язганнары «шакмакка-такмак». Ә бит татарча яза торган бүтәне юк. Йөзнең берсе талантлы булса да бик яхшы! Хәзер яза торган хатын-кызлар бик күбәйде. Бөтен кеше 10 класс белемле — ия белән хәбәрне белә. Кем кемне күргән, кемгә гашыйк булган, кем кемнән бала тапкан — яза да яза. Кечкенә генә китапның да идеясе булырга тиеш. Максатың ни? Ни әйтергә телисең? Без хәзер әдәби чимал чыгарып утырабыз, дөресен әйткәндә. Башкасы юк! Нишләргә? Кире борыргамы? Без шул әдәби чималны әдәбият дип Берлеккә алабыз. Рус әдәбияты андыйларны якын да китерми.

Әмма бу яза торган кешеләрнең бер өстенлекләре бар — кулларында материал күп, тормыш тәҗрибәсе күп. Мин аларга документаль әйбер язып карагыз дип киңәш бирер идем.

Ркаил Зәйдулла: Документаль әсәр язар өчен бит эзләнергә кирәк. Ул зур хезмәт! Архивларда булырга, сорашырга-белешергә… Бик күп кеше миндә сәләт бар дип ялгыша — укып та торырга кирәкми, ди. Язучы булу өчен бик күп укырга кирәк. Ә килен белән кайнана конфликтын язып утыруның бернинди файдасы юк. Аны язу да, уку да гомер үткәрү генә.

Уфадан Люция Камаева: Мин — Мәҗит Гафури исемендәге фонд рәисе. Хәзер татар халкы тарихына кызыксыну уянганын күрәбез… Русча сөйләсәм, ярыймы?

Ркаил Зәйдулла: Нәҗибә ханым Сафина рөхсәт итсә — сөйләгез!

Люция Камаева: Мин сезгә — Язучылар берлеге китапханәсенә фонд чыгарган китапларны бүләк итәм. Былтыр Мәҗит Гафуриның тууына 140 ел иде. Ул ике халыкның классигы. Короновирус аркасында чаралар булмый калды. Казанда нәрсә дә булса булырмы икән? Китапханәләрдә Мәҗит Гафуриның шигырь китаплары юк дисәң дә була.

Ркаил Зәйдулла: Сез бит аны фейсбукта «башкорт шагыйре «дип язасыз.

Уфадан Люция Камаева: Без аны татар-башкорт классигы дип язабыз. Ул Башкортстанның беренче халык шагыйре бит инде. 100 еллыгына 4 томлыгы чыккан иде, ул вакыт совет чорында күп әсәрләре керми калды. Казанда тулырак итеп чыгару турында уйлыйлармы икән?

Ркаил Зәйдулла: Люция ханым Мәҗит Гафури иҗатын пропагандалу юнәлешендә бик зур эш алып бара. Сез бит оныгының…

Уфадан Люция Камаева: Оныгының хатыны булам.

Кукмарадан Зөмәрә Җиһаншина: Бүгенге көндә Берлектә ничә язучы исәпләнә?

Ркаил Зәйдулла: Әгъзалар 323. Ә тагын ике кешене алдык — 325.

Кукмарадан Зөмәрә Җиһаншина: Бик зур көч инде бу! Татар әдәбиятында миллилекне үстерү өчен иң күп көч куйган кеше сездер, мөгаен Фәүзия апа!

Ркаил Зәйдулла: Ул үзе 300 язучыга тора. Шулай булып чыга инде: 25 язучы һәм Фәүзия Бәйрәмова.

Кукмарадан Зөмәрә Җиһаншина:…Китапханәдә булган барлык китапларыгызны укып чыктым. Китапларыгызда — татарның фаҗигале язмышы. Чеховтан башка бер язучы булмаган Сахалинга да барып җиткәнсез. Халкыбыз нинди авыр хәлдә дә динен югалтмаган.

Телгә бәйле бәйрәмнәрне, шигырь бәйрәмнәрен күзәтеп барам — 300 язучының анда ничәсе катнаша икән? Тукай каберенә чәчәк салырга килгәннәрне дә карыйм — һаман да шул бер 10 язучы. Һәм шул 10 язучы Хөкүмәт алып биргән бер канәфер чәчәген Тукай каберенә сала. Безнең күпме Тукай премиясе лауреатлары — алар кәрзин-кәрзин чәчәк алып килеп утыртырга тиеш! Район саен очрашып йөрергә ярамыймыни аларга? Язучы килсә балалар кызыксына бит. Элеккеге гадәтләрегезне кайтарсагыз иде — районнарга күбрәк чыксагыз иде. Бала кулына китап тоттыру авыр — сезне күргәч ул аны ала.

Туган телләрне үстерү елында Язучылар берлегенең платформасы нинди? Яшьләрдә милли хисне үстерүгә безнең язучыларыбызның нинди өлеш кертәсе килә?

Рөстәм Галиуллин: Язучыларга гына сылтап калдырасы рәхәт инде ул. Без очрашуларга йөрибез. Мәктәп үзе чакырса, андый очрашулар җан рәхәте. Ә үзебез сорап барсак, директордан башлап укытучыларга кадәр «Ник килделәр инде болар?» дигән караш сизелә.

Ркаил Зәйдулла: Очрашуларны гел үткәреп торабыз. Мин рәислеккә килгәнче дә, хәзер дә. Чакырган җиргә Язучылар берлеге әгъзаларының бармыйча калганы булмаган. Артистларны йөртү кыенрак, ә язучы ул акча да сорамый — милли җанлы, энтузиаст, бара, очраша.

Фәүзия Бәйрәмова: Өнәмим мин андый очрашуларны. «Балачакта каз кудым», дип сөйләп кайту берни дә бирми. «Бардым», дип галочка кую гына ул.

Ркаил Зәйдулла: Чәй эчеп кайту…

Фәүзия Бәйрәмова: Бер кеше барып, сәгать ярым рәхәтләнеп татар тарихын, милләт язмышын сөйләп кайтсын! Мин шулай йөрим.

Ркаил Зәйдулла: Фәүзия ханым, барысы да синең кебек сәгать ярым татар тарихын сөйли алмаска да мөмкин.

Фәүзия Бәйрәмова: Әзерләнеп барсын! Мәхәббәт шигыре сөйләп, чәй эчеп кенә кайтмасын!

Ркаил Зәйдулла: «300дән артык язучы бик зур көч», дип башладыгыз. Алар бит, дөресен генә әйткәндә, барысы да язучы түгел. Алар Язучылар берлеге әгъзалары. Алар арасында галим-голәмә бар. Анда күбесе өлкәннәр бит: уртача яше 70 тирәсе. Аларга: «Каядыр барыгыз», дип әйтү дә уңайсыз. Күбесе Казаннан читтә яши. Чит илләрдә яшәүчеләр дә бар. Бездә шундый сәясәт булды — татар турында яза икән, татарча яза икән — чит өлкәләрдән дә алдык инде. Алар бит инде исәпкә бар, санга юк. Безнең үз аягында очрашуга бара алырлык яза торган 30-35 кеше бар. Ә инде әдәби кимәлен күтәрсәк, 15-20 кеше буладыр.

Фәүзия Бәйрәмова: Үзен үзе оештыручы бөтенләй юк! Союздан машина көтеп утыралар.

Ркаил Зәйдулла: Бирәбез инде, машина бирәбез. Мин җәяү йөрергә өйрәнгән.

Фәүзия Бәйрәмова: Очрашуга бару өчен Союзның кирәге дә юк. Шалтыратасың, сөйләшәсең… «Апа, кил» дип торалар.

Камал театры музее мөдире Луара Шакирҗанова (Лена Шагыйрьҗанның бертуган сеңлесе): Аяк өстендәге 35 язучы белән Күлле-Кимегә барып булмасмы икән? Лена Шагыйрьҗанның каберенә куелган ташны ачучы юк. Былтыр 75 еллыгы иде, әмма вакыты шундый туры килде инде.

Ркаил Зәйдулла: Без моны мотлак эшләячәкбез, Алла бирсә.

Стәрлетамактан килгән ханым: Җәмәгать! Мин Мөхлисә Бубый исемендәге иҗат үзәгенең җитәкчесе. Кызлар, калфак киеп, бәлеш ашап, туган туген телне күтәреп булмый. Эшләргә, эшләргә һәм эшләргә кирәк! Бер-беребезне пропагандаларга кирәк. Ничә елга бер җыелып кына, Президиумнан сөйләп кенә татар халкын күтәреп булмый, дип тагын бер кат кабатлыйм. Мин заманында урыс балаларына да Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар»ын ятлаттым. Шулай эшләргә кирәк!

Ркаил Зәйдулла: Сөйләшү Язучылар берлегендә баргач, без бигрәк тә әдәбият турында сөйләшәбез инде. Ул әдәби эстетик хәзинә генә түгел, милли торышыбызга бәйле өлкә. Хәзер сүзне Татарстан язучылар берлеге урынбасары… хезмәткәре Илсөяр Иксановага бирик. Яратмыйм урынбасар дигән сүзне.

Рөстәм Галиуллин: Рәис булгач, яратмый башладыңмы?

Илсөяр Иксанова: Мөхтәрәм җәмәгать! Быел җанисәп алу елында сез зур гамьнәр белән җыелгансыз дип беләм. Биредә бер генә дә гамьсез кеше юк. Ничә язучы бар дип сорадылар. 325 булдык. Шуның 222се хатын-кыз язучы. Төрле кимәлдә язучылар бар. Шулар арасында мәхәббәт гына турында язып түгел, ил гаме белән яшәүче хатын-кызларыбыз күп. Ил гаме белән яшәүче язучыларыбыз — Фәүзия Бәйрәмова, Нәҗибә Сафиналар бар. Яшьләр арасыннан әдәбиятка гамьнәр белән кергән шагыйрь Гөлүсә Батталова бар. Кеше кулына каләм тотып яза икән — бу бик яхшы. Язучылар берлегенә керергә теләүчеләр дә, матбугатка басылырга теләүчеләр дә бик күп. Ләкин бит бөтен язганны бастырырлык түгел. Басмыйлар икән, язылмыйк, димик.

Үпкәләүләрдән арынып, Язучылар берлеге белән бергәләп нәрсә эшли алабыз дип уйланыйк. Ул идеяләрнең барысы да тиз генә тормышка аша да алмаска мөмкин, ләкин аны тормышка ашыру өчен без бергәләп сөйләшергә тиеш.

Рөстәм Галиуллин: Һаман «Бастырмыйсыз» дигән сүз турында уйланам. Бәлки, корылтай, җыеннар алдыннан кунакларыбыз иҗаты белән берәр сәхифә биреп алыргадыр?

Ркаил Зәйдулла: «Казан утлары»нда югары кимәлдәге әсәрләр чыгарга тиеш. Ничек инде кайдандыр язды дигән принцип белән чыгарып булсын? Тәртәгә кермәгән әсәрләрне чыгарып булмый. Алар өчен конгресста «Халкым минем» дигән газета чыга.

Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһимов: «Татарлар» дип чыга.

Ркаил Зәйдулла: «Татарлар» булса, тагын да әйбәтрәк! Ул бит аннан алынган, моннан алынган дайджест формасында гына чыга. Бу газета читтәге татарлар өчен зур көч булырга тиеш. Дөресен әйткәндә, мин конгрессның эшчәнлеге белән килешеп бетмим. Мин канәгать түгел. Сез Башкортстан конгрессының ничек эшләвен карагыз да, безнекен карагыз! Алар чыгарган «Ватандаш» журналын гына карагыз! Нинди сыйфат! Нинди авторлар! Башкортларның бу журналын безнең газета белән бөтенләй чагыштырып булмый — җир белән күк арасы.

Булат Ибраһимов: «Туган җир» журналы да чыга башлады.

Ркаил Зәйдулла: Артык калын ул, альманах рәвешендә. Журналның үз законнары бар инде аның.

Фәүзия Бәйрәмова: Аларның идеологиясе бар: һәр башкорттан башкорт ясау, кирәк икән, татардан да башкорт ясау.

Ркаил Зәйдулла: Без дә татар ясау белән шөгыльләнәбез инде. Безнең дә идеология бар инде: әби-бабаң татар булу син татар булдың дигән сүз түгел, оныкларың татар булса син татар. Бу идеология түгелме? Бездә артык толерантлык бар инде. Әйткән ди бит бер хатын: киң күңелле була-була бер балам да иремнән түгел дип. Шундый хәлгә калмыйк!

(Башкортстаннан килгән катнашучылар соравы буенча, трибунага Нәҗибә Сафина күтәрелә).

Нәҗибә Сафина: Кичә миңа кисәтү ясадылар: «Нәҗибә ханым, чалбар киеп килә күрмә, калфак киеп кил», диделәр. Мин итәк киеп килдем, калфак та сумкада. Калфак киеп кенә татар мәсьәләсен чишү мөмкин түгел. Мондагы кешеләр концерт тыңларга килмәгән. Мин аларны бүген тыйнак кыланалар дип тыңлап утырдым. Минем үземдә ул әйбер юк инде. Булмаган тыйнаклыкны сатып алып булмый. Әмма ләкин безнең хәлләребез тыйнаклыктан күптән узган.

Татарстан язучылары иркен яши икән дип уйламагыз. Фәүзия тегендә бара, монда бара. Ул матди хәлен спонсорлар һәм гаилә әгъзалары хисабына бераз көйләде. Ләкин бөтенебезнеке дә алай түгел. Мин бер пенсиягә генә калдым. Бер пенсиягә әллә кайсы илләргә чыгып китеп булмый.

Мин быел повестемне туктатып куйдым, былтырдан бирле романым туктап тора. Чөнки миңа Украинага, Пермьгә барырга кирәк. Язучыларның командировкага йөрергә мөмкинлекләре юк. Ркаил, син миңа Украинага барырга ничә мең сум акча бирә аласың?

Ркаил Зәйдулла: Нишләп йөрисең син анда?

Нәҗибә Сафина: Язучы нишләп йөрмәс! Роман язам дим бит! Сез генә түгел роман язучылар. «Нишләп йөрисең син», ди. Синең болай соравың мине бик мыскыл итә.

Ркаил Зәйдулла: Нинди максат белән баруыңны сорый алам ич инде.

Нәҗибә Сафина: Минем әтием Украина җирләрендә сугышларда булган. Миндә материаллар бар. Тукай һәйкәле янында поэма гына укып утырмыйбыз. Мин бер тапкыр 10 мең сум матди ярдәм булмасмы дип сорап караган идем. «Юк», дип җавап бирделәр.

Ркаил Зәйдулла: Бу миңа кагылмый. Мин әле яңа рәис.

Нәҗибә Сафина: Безнең язучыларның эшләрен премияләр белән генә җайларга тырышулары бөтен дөньяга күренеп тора…

Ркаил Зәйдулла: Әйдә, шигыреңне сөйлә инде. Рузилә («Татар-информ» хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтова — Авт.), аннары язып куярсың — Нәҗибә Сафина шигырен тыңлаганнан соң «Ак калфак» утырышы таралды.

(Нәҗибә Сафина шигырен укый).

Ижаудан килгән ханым: Инде ике кеше безне «Калфак киеп, бәлеш ашарга киләләр», диде. Калфак — ул безнең атрибутика. Мин калфакны монда килү өчен кидем. Кайтам да калфагымны салып эшләргә ябышам. Без монда ызгышыр, бер-беребезгә начар сүзләр әйтү өчен килмәдек. Бу безнең мәркәзебез. Без монда тәҗрибә уртаклашырга киләбез. Язучылар гаепле дип тә, конгресс гаепле дип тә әйтергә кирәкми. «Ак калфак» лар алар эшли. Без балаларга милли тәрбия бирәбез.

Ркаил Зәйдулла: Беркем дә калфакны гаепләми. Сез чәчрәп тора торган чын татар хатыны! Без бик матур сөйләштек. Язучылар арасында төртмәле сөйләш — гадәти әйбер.

Дүртөйледән бер ханым: Башкортстан якларыннан күп сәлам… Кичә генә Башкортстанда китабым чыкты. Яңа гына табадан төшкән китабымны сезгә бүләк итәмен…

Ркаил Зәйдулла: Безнең максат сезнең белән очрашу иде. Күбегез әдәби иҗат белән шөгыльләнә икән. Сезгә иҗади уңышлар! Әсәрләрегез «Казан утлары» нда да дөнья күрер дип өметләнәм. Эчкерсез сөйләшү булды. Без дә риясыз булдык. Бер максатта яшәргә язсын. Сау булыгыз!

//intertat.ru/ Рузилә Мөхәммәтова

Язучылар