Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Алишина Хәнисә

Хәнисә Җәүдәт кызы Алишина 1953 ел­ның 29 маенда Төмән шәһәрендә туып үсә. Аның бала чагы, үсмер еллары рус мохите белән бәйле. Биредә ул рус телендә урта мәктәпне, педучилище, аннары Төмән дәүләт университетының тарих, соңрак филология факультетын тәмамлый. Педагогик хезмәтенең башлануы өлкәнең татар авылларына, татар мәктәпләренә руслашу йогынтысы кергән елларга туры килә. Үзе эшләгән мәктәбенең аянычлы хәлен, руслашып барган халык язмышын уйлап, борчылып, Хәнисә халкыбызны рухи торгынлыктан уяту һәм чыгару юлларын эзли башлый. Туган телне саклап калу, иң күркәм традицияләрне яңарту, аларны үстерү, дөрес тарихын өйрәнү турында ва­кытлы матбугат битләрендә күләмле публицистик мәкаләләрен, очеркла­рын бастыра. «Себер татарларының теле, мәдәнияте, проблемалары», «Се­бер җирендә татар халкы», «Себер татарларының милли азатлык хәрәкәте һәм тел проблемалары» һ.б. язмаларда аның дөньяга карашы, иҗат прин­циплары ачыла. Казан университетында аспирантлык еллары, Татарстан Фәннәр академиясендә эшләп алу, аннары Төмән дәүләт университетын­да фәнни-педагогик эшчәнлеге аңарда чын галим, зур белгеч сыйфатлары тәрбияли. Хәнисә Алишина 1992 елда «Төмән өлкәсенең көньягында яшәү­че Себер татарлары сөйләме» темасына кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. 1993 елда Төмән дәүләт университетында беренче татар бүлеген ачып, татар телен, Себер татарларының тарихын фәнни өйрәнү буенча катлаулы эшкә керешә. 1994 елда «Себер татарлары сөйләменең тубыл-иртеш диалекты» исемендә беренче зур фәнни хезмәте дөнья күрә. «Себер татарларының ономастикасын тарихи-лингвистик тикшерү» тема­сына ул 1999 елда докторлык диссертациясен яклый. Соңгы унбиш ел эчендә университетта бүлеккә 200 дән артык укучы кабул ителеп, бүлек инде үзенең ун чыгарылышын бирә.
Профессор Х.Алишинаның фәнни-иҗади эзләнүләре күпкырлы. Ул 95 фәнни, 187 фәнни-популяр мәкалә, 7 монография, 4 укыту өчен кулланма-ярдәмлек чыгара. Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсе урамнарына галим-фольклорчы Хәмит Ярми, шагыйрь Булат Сөләйманов исемнәрен куйдыруда үзеннән зур өлеш кертә. Ул Якуб Зәнкиевнең беренче библио­графы була, «Луноликая красавица Сузге» китабын чыгара, «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романын русчага тәрҗемә итеп бастыра. Ике телнең үзенчәлекләрен нечкә белгән Хәнисә үзен оста тәрҗемәче һәм үткен тел­ле публицист итеп таныта. 2005 елда аның «Татары земли сибирской» («Се­бер җирендә татарлар») исемле китабы басылып чыга һәм киң җәмәгать­челектә кызыксыну уята. Милләт язмышы – Хәнисә Алишинаның яшәү принцибы. Үзенең алдагы иҗат планнарын ул туган халкы язмышы белән бәйле төстә күзаллый.
Х.Алишина –2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин