Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ихсанова Ләбибә

Татар балалар язучысы, хикәяче, тәрҗемәче, публицист Ләбибә Фәез кызы Ихсанова 1923 елның 23 августында Киров өлкәсенең Вятские Поляны (Нократ аланы) районы Түбән Шөн исемле татар авылында укытучылар гаиләсендә туып үсә. 1941 елда Татарстанның Кукмара район үзәгендә урта мәктәпне тәмамлагач, ике ел туган авылының җидееллык мәктәбендә тәрбияче (вожатый) һәм бер үк вакытта авылның күмәк хуҗалыгында бригадир ярдәмчесе булып эшли. 1943 елда Казанга килеп, университетның география факультетына укырга керә. Студент елларында каләм тибрәтә башлый: шигырьләр, хикәяләр яза, университетта яңа ачылган татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары белән якыннан аралашып, аларның әдәбият түгәрәкләренә даими йөри, шунда язучылар белән таныша, әдәби осталыкка өйрәнү юлында беренче тәҗрибә мәктәбен уза.

Соңгы курсларда укыганда инде үзен өметле язучы итеп таныткан беренче күләмле әсәрен – «Көмеш елга» исемле повестен иҗат итә. Туган табигать, аның байлыклары һәм шул байлыкларны өйрәнүче геологлар белән бергә сәяхәткә чыккан үсмер малайның мавыктыргыч маҗаралары турында бәян иткән бу повесть нәшриятта басылып чыгу белән балаларның яратып укый торган китапларыннан берсенә әйләнә.

1948 елда университетны тәмамлагач, Л.Ихсанова, хезмәт юлын югары уку йортында алган географлык эше белән бәйләмичә, үзен тулысынча әдәби иҗат эшенә һәм журналистикага багышлый: 1948-1978 елларда, ягъни утыз ел дәвамында, көндәлек матбугат һәм мәгълүмат чаралары оешмаларында – Татарстан радиокомитетында, Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә, балалар журналы «Ялкын» һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә җаваплы вазифалар башкара. Шул рәсми хезмәт еллары агышында аның әдәби иҗат хәзинәсе дә яңадан-яңа әсәрләр белән байый бара: беренче повесте артыннан «Җир астында җиде көн», «Якты уйлар», «Нияз», «Нияз мәктәптә», «Тал бөгелә», «Робинзоннар лагеренда», «Саралан малайлары», «Ана көндәлеге», «Очкын», «Гөлләр кояшка карый», «Наил, Фаил һәм башкалар», «Ил кызы», «Милиционер малае», «Тузганак» һ.б. повестьлары языла, «Сөйләнмәгән сер» (1962), «Тау чәчәге» (1967) кебек хикәя җыентыклары басылып чыга.

Бу әсәрләрнең һәммәсе дә яшь буынга багышланган булып, автор аларда кызыклы сюжетка корылган маҗаралы вакыйгалар, ситуацияләр ярдәмендә балаларның уй-хыялларын, белемгә, батырлыкка омтылышларын романтик буяуларда сурәтли, укучылар күңеленә гуманистик идеяләр сеңдерә.

Өч дистәдән артык китап авторы Л.Ихсанованың аерым әсәрләре рус, украин, эстон, чуаш, башкорт телләренә тәрҗемә ителә. Ул үзе дә иҗат юлының башлангыч елларында балалар әдәбиятыннан күп кенә проза әсәрләре тәрҗемә итә. Рус язучысы Лев Кассильнең «Улица младшего сына» («Кече улның урамы», 1953), чуаш язучысы А.Талвирның «Буа юлында» (1958) исемле повестьларын берничә буын татар балалары Л.Ихсанованың иҗади тәрҗемәсендә укып үсәләр. Язучыга әдәби иҗат эшенең башка жанрлары да чит-ят түгел: ул тиз үзгәрүчән тормыш-көнкүрешнең төрле мәсьәләләренә багышланган публицистик чыгышлары, балалар әдәбиятына кагылышлы тәнкыйть мәкаләләре һәм бай тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән истәлек язмалары белән көндәлек матбугатта даими катнаша килә. 1998 елда «Казан утлары» журналының 8 нче санында әдибәнең яңа әсәре – «Кемгә сөйлим серләремне?» исемле автобиографик поесте басылып чыга.

Совет чорында Л.Ихсанова ике тапкыр (1965 һәм 1973 елларда) халык депутатларының Казан шәһәр Советына депутат итеп сайлана, 1959-1974 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы була, берничә тапкыр СССР һәм РСФСР язучылары корылтайларына делегат булып катнаша. Ул – Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе (1996), Татарстан һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1972, 1983).

Л.Ихсанова – 1958 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Көмеш елга: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 36 б. – 10000 д.

Космонавтлар урамы: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 102 б. – 11000 д.

Тынгысызлар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 398 б. – 11000 д.

Наил, Фаил һәм башкалар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 416 б. – 15000 д.

Милиционер малае: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 189 б. – 15000 д.

Тузганак: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 257 б. – 5000 д.

Шомырт чәчәкләре ак кына: хикәяләр – Казан: Мәгариф, 2003. (Латин графикасында.)

Кемгә сөйлим серләремне?: хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 320 б. – 3000 д.

* * *

На реке Серебрянке: рассказы / пер. с татар. Ш.Сунчелея. – М.: Детгиз, 1953. – 63 с. – 30000 экз.

Рассказы о дружбе / пер. с татар. С.Шарифа. – Казань: Татгосиздат, 1953. – 90 с. – 10000 экз.

Ребята из Сары-Алан: повесть / пер. с татар. А.Соколовского. – М.: Дет. лит., 1963. – 160 с. – 32000 экз.

Ребята из Сары-Алан: повесть / пер. с татар. А.Соколовского. – 2-ое изд. – М.: Дет. лит., 1970. – 160 с. – 100000 экз.

Искорка: повести, рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1971. – 238 с. – 100000 экз.

Цветы тянутся к солнцу: повесть / пер. с татар. А.Некрасова. – М.: Дет. лит., 1976. – 192 с. – 100000 экз.

В лагере робинзонов: повесть / пер. с татар. А.Некрасова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. – 128 с. – 200000 экз.

Акробат: повесть / пер. с татар. – М.: Дет. лит., 1987. – 63 с. – 100000 экз.

На душе неспокойно: повести / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. – 200 с. – 15000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Б а к и р Г. Балалар аның дөньясы // Татарстан яшьләре. – 1973. – 23 авг.

И х с а н о в а Л. Әдәбият җиңде // Идел альманахы. – 1976. – № 7. – 63-64 б.

Ә х м ә д у л л и н Ш. Иҗат портретына сызыклар… // Ш.Әхмәдуллин. Киләчәкне уйлап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 96-109 б.

К у к у ш к и н Р. Балалар дөньясы тылсымчысы // Соц. Татарстан. – 1983. – 21 авг.

Ш ә р ә ф и Г. Ихласлылык // Казан утлары. – 1983. – № 8. – 137-141 б.

Х и с а м о в Н. Бәрәкәтле чишмәләр // Н.Хисамов. Бәрәкәтле чишмәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 67-75 б.

Г ы й м а д и е в А. Балачакның тугры илчесе // Казан утлары. – 2003. – № 8. – 132-134 б.

Я х и н а Р. Көчле мәктәп үткән кешеләр // Шәһри Казан. – 2003. – 22 авг.

Ю н ы с о в а А. Берсе ай, берсе кояш! // Ватаным Татарстан. – 2003. – 30 авг.

* * *

А х м а д у л л и н Ш. Лябиба Ихсанова // Дет. лит. – 1976. – № 4. – С. 12-15.

Г и н к о в а К. Твоя книжная полка // Пионерская правда. – 1976. – 17 сент.


Язучылар