Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әдһәм Гүзәл

Шакирова (Габдрахманова) Гүзәл Әдһәм кызы 1957 елның 9 мартында Арча районы Наласа авылында укытучы гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк сәхнәгә тартылып, концерт-спектакльләрдә актив катнаша.Мәктәптә укыганда беренче хикәяләре район газетасында, “Яшь ленинчы” һәм “Ялкын”да даими басылып килә. 1976 елда Арча педагогия училищесын уңышлы тәмамлагач, аңа КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә юллама бирелә. Ул студент елларында фәнни эш белән шөгыльләнә, төрле конференцияләрдә чыгыш ясый, үзешчән сәнгатьтә  катнашырга да вакыт таба, университетның татар халык хорында җырлап, Алма-Ата, Вильнюс шәһәрләрендә гастрольдә дә була.

1981 елда университетны уңышлы тәмамлагач, Актаныш районының Татар Суыксуы һәм Сәфәр мәктәпләрендә татар теле, рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. 1987 елда Казан дәүләт педагогия институтының рус бүлеген экстерн рәвештә читтән торып тәмамлап, икенче югары белемен ала. Мәктәптә укыту белән беррәттән халык театры режиссеры вазифасын да бик теләп башкара, үзе үк төп рольләрдә дә уйный. “Сүнгән йолдызлар”, “Ай булмаса, йолдыз бар”, “Миркәй белән Айсылу” һ.б. әсәрләрне уңышлы сәхнәләштереп,  Үзешчәннәрнең Бөтенроссия смотры лауреаты һәм Бөтенсоюз смотры лауреаты медальләренә лаек була , Профсоюз өлкә камитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

1990 елда гаиләсе белән Алабуга шәһәренә күчеп килгәч, гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Кечкенәдән булган хыялын да онытмый, Алабуга культура училищесының театр бүлеген, читтән торып экстерн рәвештә кызыл дипломга тәмамлый һәм укучыларның театр коллективы белән җитәкчелек итә. 1996 елда аны Алабуга дәүләт педагогия университетына эшкә чакыралар, ә 2000 елда исә ул , аспирантураны тәмамлап, татар драматургиясе буенча кандидатлык диссертациясе яклый, доцент буларак, студентларның фәнни хезмәтләре белән җитәкчелек итә, конференцияләрдә чыгышлар ясый, драматургия буенча диссертацияләргә оппонентлык итә.

Гүзәл Әдһәм  әдәби иҗат өлкәсендә дә активлыгын киметми, әсәрләре “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга”, “Мәйдан”, “Сөембикә”, “Казан утлары” кебек  гәзит-журналларда даими басылып килә. “Сине миңа язлар алып килде” мелодрамасы белән “Яңа татар пьесасы” конкурсында катнашып, әлеге пьеса шул исемдәге җыентыкта басылып та чыкты. Үзе язган “Асылмалы күпер” повесте буенча эшләнгән нәфис фильм өчен сценариясе Яңа гасыр каналы уздырган конкурста җиңеп, призлы урынга лаек булды. “Казан утлары” журналы үткәргән кыска бәяннәр конкурсында, “Меңнәрнең берсе” бәяне белән катнашып, 2015 елда Гүзәл Әдһәм кызыксындыру премиясе белән бүләкләнде.Жюри рәисе КФУ галимәсе Д.Заһидуллина фикеренчә: “Чын мәгънәсендә югары сәнгать әсәре булып чыккан бу повесть плен тормышы, җәмгыять тарафыннан читкә кагылу – остракизм проблемасын да, идеологик ялганнарның кешеләрнең миһербанлылыгын бетерүне дә алга куя.Әдәби яктан камил эшләнгән повестьта символлар теле дә урынлы кулланылган”.

2015 елда Гүзәл Әдһәмнең  “Караш” хикәясе, төрек теленә тәрҗемә ителде, балалар өчен төзелгән  җыентыкка кертелеп, Анкара шәһәрендә басылып та чыкты. Балалар өчен хикәяләре, “Әбием ни исемле?” дигән китапка тупланып, Татарстан китап нәшриятында  дөнья күрде. Әлеге хикәяләр җыентыгы 2017 елда балалар тарафыннан иң күп укылган китап буларак,  “Ел китабы – 2017” бәйгесендә 1нче урынга лаек булды.

Профессор Х.Миннеголов  “Наласа авылы көе” җыентыгына язылган кереш сүздә мондый фикер әйткән иде: “Авторның тормышны, кешеләрнең психологиясен яхшы белүе сизелеп тора, ул сюжет-конфликтны шактый оста кора,  үз геройларының рухи халәтен, уй-кичерешләрен үтемле, тәэсирле итеп сурәтли белә. Гүзәл Әдһәм әсәрләре тел-стильнең байлыгы,  драматик ситуацияләрнең муллыгы белән дә аерылып тора”.

Гүзәл Әдһәм – 2013 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары

1.Сине миңа язлар алып килде: Яңа татар пьесасы. – 2т. – Казан: Идел-Пресс, 2008. – 212-235.

2.Туфан Миңнуллин драматургиясе. – Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2010. – 104 б. – 500 экз.

3.Мәктәптә Туфан Миңнуллин драматургиясен өйрәнү. – Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2010. – 72 б. – 500 экз .

4.Наласа авылы көе : повестьлар һәм хикәяләр /- Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2011. – 248 б. – 500 экз

5.Асылмалы күпер : пьесалар / – Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2012. – 108 б. – 500 экз

6.Наласа авылы көе : повестьлар һәм хикәяләр / – Казан: Татар. кит.нәшр., 2012. – 224 б. – 2000 экз.

7.Әбием ни исемле? : балалар өчен хикәяләр / – Казан: Татар. кит. нәшр.,2017. – 2500 экз.

 

 

Иҗаты турында

Фәизов Р. Бер Наласадан – икәү //  Мәдәни җомга. – 2009. – 4 дек., – 14 б.

Фәизов Р. Мәсьәлә, чыннан да, четерекле  //  Мәдәни җомга. – 2011. – 18 фев. – 14 б.

Миннегулов Х. Наласа кызы һәм аның иҗаты  //  Алабуга нуры. – 2011. – 24 июнь.

Заһидуллина Д. Кыска бәяннар конкурсы белән туган уйлар// Казан утлары. – 2016. – №3. -101-107б.

 

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин