Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ахунҗанова Рухия

Шагыйрә, прозаик, публицист һәм педагог Рухия Фәхразый кызы Ахунҗанова 1959 елның  20 июнендә Татарстан Республикасының Зәй районы Имәнлебаш авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала. Әнисеннән күреп, ул да шигырьләр чыгара башлый. 12 яшендә ятим калгач, Рухияне әнисенең бертуган апасына күчерәләр. Атаклы дин галиме, язучы һәм тарихчы Таҗеддин Ялчыголның (1763 – 1838) Имәнлебаш авылына турыдан-туры бәйләнеше булуын ул беренче тапкыр әбисенең сөйләвеннән ишетеп белә.

Рухиянең тәүге шигыре «Дуслык байрагы» (хәзерге «Зәй офыклары») исемле район газетасында басылып чыга. Шуннан соң ул  «Зәй энҗеләре» әдәби берләшмәсенең иң актив әгъзасына әйләнә. 1975 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясе «Дөнья матур, дөнья киң» девизы белән  үткәргән «Чаткы»  конкурсында аның шигыре I урынны ала, ә 9 нчы класс укучысы Мактау кәгазе һәм мәшһүр әдипләрнең култамгалары куелган истәлекле китап белән бүләкләнә.

1976 елда Югары Шепкә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының тарих бүлегенә конкурстан үтә алмау сәбәпле, Түбән Камадагы 66 нчы техник училищеда укый һәм ике ел шин заводында эшли. Производствода яулаган үрләре өчен, аңа «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеме бирелә. Рухия монда «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучылары белән таныша.

1979 – 1980 уку елында Югары Шепкә урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1980 елда, КДУның журналистика бүлегендә читтән торып укуын өзеп, Казан дәүләт педагогия институтына көндезге бүлеккә укырга керә. Факультет каршында эшләп килүче «Илһам» әдәби-иҗат түгәрәгенә йөри, «Яшь көч» исемле дивар гәҗитенең редколлегия әгъзасы итеп сайлана, шигырьләре институтның «За педагогические кадры» дигән күптиражлы газетасында һәм республика вакытлы матбугатында басыла башлый. Студент елларында фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм шигырь турнирларында катнаша, аның хезмәтләре Мактау кәгазьләре белән бәяләнә.

1985 елда, татар-рус бүлеген тәмамлагач, юллама буенча урнашып, тугыз ел Биектау районы Казаклар урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шул чорда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» (1991) исеменә ия була, аннары аңа югары квалификацияле категория (1994) бирелә. 1994 – 1995 уку елында Казан шәһәренең Совет районындагы 11 нче татар гимназиясендә эшләп ала. 1995 – 2009 елларда Сарман районы 1 нче Җәлил гомуми урта белем бирү мәктәбендә хезмәт куя. Республика олимпиадасында татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча җиңүче укучыларны әзерләгәне, шулай ук үз предметын укытуда ирешкән югары уңышлары өчен, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Киң белемле педагог татар театрының 100 еллыгы (2006, I урын), Р.Фәхреддин һәм Ф. Кәрим юбилейлары (2009,  I I I урын), «Бөек җиңү кайтавазы» (2010, I урын) республика күләм иҗади бәйгеләрендә призлы урыннар яулый. ТР Президенты М.Ш.Шәймиевнең «Татарстан АССР төзелүгә 90 ел тулуны билгеләп үтү турындагы Указ»ы нигезендә оештырылган «Татарстан һәм татар халкы тарихы» республика күләм конкурсында I урын (2009) һәм Гран-при (2010) алуга ирешә. Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучыларының «Илһам чишмәсе» исемле республика әдәби-иҗат бәйгесендә Мәгариф һәм фән министрлыгының I дәрәҗә дипломына (2011, 2012) һәм Гран-прига (2013) лаек була.

Рухия Фәхразый кызы үзенең педагогик эшчәнлеге чорында мәктәп укучыларын әдәби иҗатка җәлеп итүдә күп көч куя. Укучыларының шигырь, хикәяләре мәктәп стенгазеталарында, район һәм төбәк, шулай ук республика балалар матбугатында, «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе тапшыруларында яктыртыла, аларның күңел җимешләре «Татнефть» ААҖ оештырган бәйгедә Гран-при ала, «Иҗат канатларында» (Казан, «Школа», 2005) исемле мөстәкыйль китап рәвешендә нәшер ителә һәм күмәк җыентыкларга кертелә.

Рухия Ахунҗанова республика массакүләм матбугат чараларының һәрберсендә катнашып килә, әсәрләре «Туган як авазы» (Зәй шәһәре, 1990), «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь»  (Казан, «Рухият», 2001) һәм «Илһам чишмәләре» (Казан, «Рухият», 2013) исемле күмәк җыентыкларда урын ала. Шагыйрәнең шигырь бәйләмнәре, публицистик язмалары һәм методик эшкәртмәләре «Сөембикә», «Идел», «Мәйдан», «Ялкын», «Сабантуй», «Мәгариф», «Казан утлары», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Мәгърифәт» (хәзерге «Гаилә һәм мәктәп»), «Татарстан яшьләре», «Безнең мирас»  газета-журналларында даими басылып тора.

Р.Ахунҗанованың 2012 елда Татарстан китап нәшриятында шигырьләр, поэма, тарихи хикәяләр һәм публицистик язмаларны туплаган «Җырлы чишмә» исемле беренче китабы басылып чыга. 2013 елда авторга Татарстан Язучылар  берлеге һәм Мамадыш муниципаль районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләге бирелә. Китапның кереш сүз авторы, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин Рухия Ахунҗанованың шигырьләрдә фикер һәм хис  бердәмлегенә ирешүен ассызыклый. «Рухия Ахунҗанова әлеге җыентыгында үзенә осталык кыйбласы булган Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гөлшат Зәйнашева, Флёра Гыйззәтуллина, Лена Шагыйрьҗаннардан килә торган хис һәм фикер бердәмлеген шактый югары дәрәҗәгә җиткерә. Фикер яңалыгы, күңелдә булганны көтелмәгән яңа чолганышта ялтыратып куюның хасиятләрен оста куллануы белән дә күңелне җәлеп итә ул. Гомумиләштерелгән кыйммәтләрне шәхси кичерешләре, уйлары аркылы җиткерә белүнең күптөрле чараларын табуда ул бер дә көчәнмичә,  табигый эш итә. Җыентыктагы Урта гасырлар шагыйре Харәзминең «Мәхәббәтнамә» әсәренә язылган нәзирә оригиналның рәвешен җентекле саклый алуы белән аерылып тора. Хәзерге татар әдәбиятында мондый күренешнең пәйда булуы – сирәк хәл.    Бу исә Рухиянең каләм көчен тагын бер тапкыр раслый», –  дип яза кереш сүзендә филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин.

Рухиянең тарих фәне белән кызыксынуы мәктәп елларыннан ук килә. Тарихи темага йөз тоткан шагыйрә прозага мөрәҗәгать итә башлый. Нәтиҗәдә балаларга адресланган тарихи хикәяләре «Олуг шәһәрдә кунакта» (Казан, «Илһам», 2013) исемле китап булып басыла. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиевнең тәкъдимен истә тотып, автор күләмлерәк жанрга алына. Шул рәвешле урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары өчен «Шәһре Биләрдә кунакта» повесте языла һәм 2015 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Китапның консультанты,  археолог, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин урта гасырда яшәгән болгарлар  тормышы турында әлеге әсәрдә күп мәгълүмат бирелүен билгеләп үтә. «Китап, һичшиксез, әле яңа гына тарих фәненә аяк баса башлаган балаларыбызның белемнәрен тирәнәйтә, урта гасырлар чорында яшәгән болгар бабаларыбызның тормышыннан бик күп яңа мәгълүмат өсти. Аңлашыла ки, боларның барысы да яшь буында милләтпәрвәрлек, ватандарлык хисләре тәрбияләүгә уңай йогынты ясый, тарихи мирасыбызны сакларга,  күренекле шәхесләребез белән горурланырга өйрәтә», – дип яза консультант, археолог, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин. «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәрип улы Шәймиев Рухия Ахунҗановага юллаган хатында бу китапның мәктәпләрдә туган як тарихын өйрәнгәндә өстәмә әдәбият буларак та әһәмиятле булуын әйтә. «Бу китап мәктәпләрдә туган як тарихын өйрәнгәндә өстәмә әдәбият буларак та әһәмиятле», – дигән фикерен белдерә «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәрип улы Шәймиев китап авторына юллаган хатында Республика матбугатында Флёра Гыйззәтуллина, Фоат Галимуллин, Ркаил Зәйдулла, Фәйрүзә Мөслимова, Роза  Хәбибуллина, Әнвәр Шәриповларның Рухия Ахунҗанова иҗатына карата уңай бәя бирелгән мәкаләләре басылды.

Язучыга «Шәһре Биләрдә кунакта» китабы өчен 2019 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия бирелә.

Р. Ахунҗанова – 2014 елдан хезмәт ветераны һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Төп басма китаплары

 

 Җырлы чишмә: шигырьләр, поэма, тарихи хикәяләр, публицистик язмалар / кереш сүз авт. Ф. Галимуллин.– Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 223 б. – 2000 д.

Олуг шәһәрдә кунакта: тарихи хикәяләр. – Казан:  Илһам, 2013. – 16 б. – 1350 д.

Шәһре Биләрдә кунакта: тарихи повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 47 б. –  2000 д.

 

Иҗаты турында

 

 Хисмәтуллин  Р. әдәбиятның Ак дөньясына хәерле юл // Ленин нурлары. –1978. – 11февр.

Гыйззәтуллина Ф. Ихласлык белән сугарылган шигырьләр// Сөембикә. – 2003. – №10. – 29б.

Ханнанов Р. «Гомерем буе тарих белән кызыксындым» // Яшьлек тавышы. – 2009. – 27 июнь.

Хуҗин Ф. Горурланырлык тарихыбыз бар // Мәгариф. – 2010. – №8. – 78б.

Бикчуров Р. «Көчле рухлы булып каласым килә» // Шәһри Казан.  –2012. – 2 окт.

Галимуллин Ф. Җитлеккән шигърият // Мәдәни җомга. – 2012. – 7 дек.

Мөслимова Ф. Чичән сыйфатлы иҗат // Шәһри Казан. – 2013. – 12 февр.

Зәйдулла Р. Көзге табын // Татарстан яшьләре . – 2013. – 19 февр.         Шәйдуллина Л. Җырлы чишмә чыңы – күңелләрдә  //  Шәһри Казан. – 2013. – 19 апр.

Зиннәтова М. Чишмә җырын һәркем ишетә алмый // Биектау хәбәрләре. – 2013. – 25 окт.

Салаватова Р. Имәнлебашта – «Җырлы чишмә» тавышы // Сабантуй. – 2013. – 2 нояб.

Салаватова Р. үзебезнең шагыйрә // Татарстан яшьләре. – 2014. – 19 июль.

Юсупова Н. Шигърият дөньясы: 2014ел // Казан утлары. – 2015. – №4. – 136 б.

Вәлиулла И. Шигъри мәйдан ни сөйли? // Казан утлары. – 2015. – №5. – 97 б.

Галимуллин Ф. Илһам канатларында // Безнең мирас. – 2015. – №6. –93–94 б.

Галимуллин Ф. Рухи хәзинәләр гасыры // Ф.Галимуллин. Бисмиллалы иҗат. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2017. – 385– 291 б.

Сабирова Ә. Тарихыбыз турында үтемле итеп // Магариф. рф №87. – 13.11.2017.

Фәтхрахманов Р. «Бир миңа үземнең өлешем…» // Ватаным Татарстан. – 2017. – 25 нояб.

Сабирова Ә. Иркен булсын иҗат юллары // Яңарыш. – 2017. – 30 нояб.

Хәбибуллина Р. Балалар өчен тарихи сәяхәт // Мәдәни җомга. – 2017. – 8 дек.

Камалова Г. Тарихыбызга сәяхәт // Татарстан яшьләре. – 2018. – 25 гыйн.

Шәрипов Ә. Сәнгатьчә дә, тарихи да… // Безнең мирас. – 2019. – №10. – 59 – 63б.


Язучылар