Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гариф Рәшит

Рәшит Гариф (Рәшит Гариф улы Гарипов) 1933 елның 22 мартында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Чирмешән авылында дөньяга килә. Әтисе Гариф Хәйрулла улы һәм әнисе Мәүлия Гайнетдин кызы – икесе дә колхозчылар. Әтисе озак кына еллар шул авылда колхоз рәисе булып эшли.

Туган авылында – башлангыч, Олы Солтан авылы мәктәбендә урта белем алгач, Рәшит 1950-1953 елларда клуб мөдире һәм авыл яшьләренең комсомол оешмасы секретаре булып эшли. 1953-1958 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, аны Балык Бистәсе район газетасы «Октябрь юлы»на эшкә җибәрәләр. Ул анда әүвәл бүлек мөдире, аннары газетаның редактор урынбасары вазифаларын башкара.

1962 елның маеннан Р.Гарипов «Социалистик Татарстан» газетасының Буа төбәгендәге үз хәбәрчесе хезмәтендә. Ә 1963 елның язында исә ул Буада өч телдә (татарча, русча, чуашча) нәшер ителә торган «Байрак», «Знамя», «Ялав» газеталарының баш редакторы итеп раслана, бер үк вакытта партиянең Буа район комитеты пленумы һәм хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана.

1966-1968 елларда Р.Гарипов КПСС Үзәк комитеты каршындагы ике еллык Югары партия мәктәбенең журналистика бүлегендә укый. Укуын тәмамлап кайтканнан соң, 1968-1978 елларда Социалистик Татарстан газетасы редакциясенең әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли, аннары Татарстан партия өлкә комитетында җаваплы хезмәткәр (1978-1983), Кинофильмнар прокатының Татарстан республика конторасы директоры (1983-1988), Таткиновидео берләшмәсенең генераль директоры урынбасары (1988-1993) хезмәтләрендә була.

Рәшит Гарифның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре, проза жанрындагы язмалары көндәлек матбугатта үткән гасырның илленче елларыннан күренә башлый. Бер үк вакытта ул әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә көчен сынап карый: 1960 елда Татарстан китап нәшриятында аның тәрҗемәсендә «Болгар халык әкиятләре», 1973 елда «Украин халык әкиятләре» басылып чыга. 1997 елда исә тезмә һәм чәчмә үз әсәрләре тупланган «Кояш чыгар алдыннан» исемле китабы дөнья күрә. Китап укучылар тарафыннан җылы каршы алына, анда урнаштырылган шигырь, хикәя һәм лирик парчаларны авторның каләмдәше Әхәт Гаффар табигатьтән ләззәт алып, киек кошлар, чәчәкләр, җәнлекләр турында, кешеләр, аларның көнкүрешенә, яшәвенә сокланып язган иҗат үрнәкләре дип бәяли. Яңа гасыр башында Р.Гарифның иҗат активлыгы тагы да арта төшә: 2000-2005 еллар арасында төрле нәшриятларда аның «Инану», «Көт мине», «Гөлчәчәк!», «Болытлы көннәр», «Болыннарда дулкын» исемле китаплары басыла. Ул шулай ук публицистика жанрында да уңышлы гына эшли, сәяси-иҗтимагый тормышның төрле мәсьәләләренә багышланган язмалары белән көндәлек матбугат битләрендә даими катнаша килә.

Р.Гарифның аерым лирик шигырьләре Татарстанның профессиональ һәм һәвәскәр композиторлар тарафыннан көйгә салына.

Аңа 1978 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 2006 елда Казанда вафат була, Яңа бистә зиратына җирләнә.

Р.Гариф – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин