Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәхим Гәрәй

Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Аланлык (Федотовка) авылында туа.

Г.Родионов 1959 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылында гади колхозчы, соңыннан авыл ки­тапханәсендә мөдир булып эшли. Ул җәмәгать эшләре дә алып бара: үзешчән сәнгать түгәрәге оештырып, аның җитәкчесе була; район авыл­ларында концертлар куеп йөргәндә, репертуарда туган авылындагы керә­шен татар фольклоры әсәрләрен киң файдалана, үз шигырьләрен дә сәхнәгә чыгып сөйли. 1961 елда район газетасында яшь каләм тибрәтүчеләрнең «Язгы җыр» исемле беренче шигыре басылып чыга. Шул көннән ул бик дәртләнеп язучы Шамил Бикчурин җитәкчелегендәге әдәбият-иҗат түгәрәгенә йөри башлый һәм тиздән аның иң актив әгъзасы булып китә.

1962-1967 елларда Г.Родионов Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Яшь шагыйрьнең студентлык еллары да иҗтимагый һәм иҗади активлык белән уза: ул университет каршында­гы татар әдәби иҗат берләшмәсенең бюро җитәкчесе итеп сайлана, ши­гырьләре республика матбугатында басыла башлый.

Университетны тәмамлагач, Г.Рәхим бер ел чамасы «Татарстан яшьлә­ре» газетасында әдәби хезмәткәр, 1968 елдан башлап Татарстан китап нәшриятының балалар-яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә мөхәррир булып эшли. 1972-1977 елларда ул Татарстан Язучылар берлегендә әдәби кон­сультант, ә 1978-1979 елларда «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге мөдире хезмәтендә. 1979-1981 елларда М.Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Бер үк вакытта ул 1980 елдан башлап 1987 елга кадәр РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә Татарстан, Башкортстан, Чуашстан республикалары зонасының әдәби консультанты, Урал һәм Идел буе төрки әдәбиятлар комиссиясенең җаваплы секретаре һәм РСФСР милли әдәбиятлар эше бу­енча баш консультант вазифаларын башкара. Казанга кайткач, 1987-­1992 елларда, Г.Рәхим Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә рәис урын­басары, аннары «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1992 елдан ул — Татарстан Дәүләт Советында референт һәм баш референт, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр бүлеге мөди­ре хезмәтләрендә. Хәзерге көндә Г.Рәхим — Татарстан язучыларының әдәби фонд рәисе, Халыкара әдәби фонд идарәсе әгъзасы.

Язучы буларак Гәрәй Рәхим — өч дистәгә якын әдәби китап авторы. Ул поэзиядә дә, проза, драматургия жанрында да, балалар әдәбияты өлкәсендә дә бердәй нәтиҗәле иҗат итүче әдипләрдән. Шулай да иң беренче нәүбәттә ул — шагыйрь, тормышны, заманны шигъри танып белүдә үзенчәлекле фикерләү һәм тасвирлау сыйфатларына ия булган каләм ос­тасы. Аның тезмә әсәрләренә хис-кичереш белән фәлсәфи фикернең бергә тыгыз үрелеп баруы, табигый садәлек һәм ихласлык, тормышның үзеннән тотып алынган реалистик сурәт-образ җирлегендә зур гомумиләштерүләр, ассоциатив чагыштырулар ясау үзенчәлеге хас. Моның өстенә ул үзенең поэтик әсәрләрендә халык авыз иҗатындагы, бигрәк тә керәшен татарла­ры фольклорындагы сүз-бизәкләрдән һәм сөйләм формаларыннан оста файдалана. Бу поэтик сыйфатлар әдипнең проза әсәрләрендә, шул җөмләдән балаларга һәм яшүсмер укучыларга адресланган «Чәчәк сату­чы малай» (1968), «Омтылыш» (1969), «Шатлык елы» (1972), «Ак күлмәкле кыз» (1977), «Иптәшләр үзебезнеке» (1988) җыентыкларына тупланган кыска хикәяләре, лирик парчалары, юмор-сатира әсәрләрендә, шулай ук 1979 елда аерым китап булып нәшер ителгән зуррак күләмле «Көннәр язга авышкач» һәм «Саргаймагыз, каштаннар» кебек повестьларында да ачык чагыла.

Г.Рәхимнең аерым әсәрләре инглиз, немец, поляк, монгол, венгр, төрек, украин, казакъ, әзәрбайҗан, үзбәк, латыш һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

Г.Рәхим курчак театры өчен язылган «Кәҗә белән Сарык» (Г.Тукай буенча) әкият-пьесасы, опера өчен «Каһәрләнгән мәхәббәт» (М.Гафури-ның «Кара йөзләр» повесте буенча) исемле либретто, өч серияле «Борын­гы Болгарны сагыну» исемле тарихи-әдәби киноэпопея сценариесы, Минзәлә һәм Туймазы татар театрларында куелган берничә драма әсәре һәм мәктәп сәхнәләре өчен пьесалар, скетчлар авторы буларак та билгеле.

1980 елда аңа — «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», 2007 елда «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. «Каһәрләнгән мәхәббәт» операсын иҗат иткән бер төркем сәнгать әһелләре белән берлектә ул 1984 елда Татарстан Респуб­ликасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Г.Рәхим — «Татар балалар поэзиясе антологиясе»н төзүдә катнашучы һәм 1992 елда нәшер ителгән ике томлы «Татар поэзиясе антологиясе» исемле фунда­менталь басманың төзүчесе, шулай ук Мәскәүнең «Советская Энциклопе­дия» нәшриятында басылган «Литературный энциклопедический словарь»ның татар һәм башкорт әдәбияты өлешләренең авторы.

Г.Рәхим — 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Вәгъдә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 24 б. – 8000 д.

Чәчәк сатучы малай: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 27 б. – 13000 д.

Хәтер: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 63 б. – 5000 д.

Шатлык елы: мәктәп сәхнәләре өчен пьесалар, скетчлар, парчалар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 104 б. – 9000 д.

Гөрләвек: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 111 б. – 2000 д.

Зирек бөдрәләре: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 111 б. – 3000 д.

Ак күлмәкле кыз: хикәяләр, лирик парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 111 б. – 15000 д.

Моңнарым: шигырьләр / кереш сүз авт. А.Гыйләҗев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 208 б. – 3500 д.

Көннәр язга авышкач: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 224 б. – 14000 д.

Туган йортта: повестьлар, хикәяләр, лирик парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 256 б. – 14000 д.

Үз җиремдә үз җырым: шигырьләр, либреттолар / кереш сүз авт. Т.Галиуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 447 б. – 2600 д.

Иптәшләр үзебезнеке: юмор-сатира әсәрләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 102 б. – 10000 д.

Татлы сагышларым: повестьлар, хикәяләр, публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 368 б. – 15000 д.

Тимер торна: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 46 б. – 5000 д.

Замандашларыма ачык хат: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 224 б. – 2000 д.

Иске самавыр торбасы: хыялый хикәя. – Казан: Мәгариф, 2000. – 15 б. – 2000 д.

Сайланма әсәрләр: 2 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001, 2003. – 3000 д.

1 т.: чәчмә әсәрләр, публицистика / кереш сүз авт. Х.Туфан, С.Хәким, Д.Көгелтинов. – 2001. – 384 б.

2 т.: шигырьләр, юмор-сатира / кереш сүз авт. С.Хәким. – 2003. – 432 б.

* * *

Цветочная калитка: стихи / авт. предисл. С.Хаким; пер. с татар. – М.: Мол. Гвардия, 1973. – 32 с. – 20000 экз.

Напевы курая: стихи / пер. с татар. – М.: Современник, 1982. – 64 с. – 10000 экз.

Отзовись, лето: стихи / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 58 с. – 4000 экз.

Птица радости: стихотворения / пер. с татар. – М.: Современник, 1986. – 109 с. – 6000 экз.

Кара за любовь: клавир и либретто оперы / пер. с татар. – М.: Сов. композитор, 1990. – 208 с. – 500 экз.

Сабантуй моей мечты: стихи / пер. с татар. – Казань: Рухият, 2003. – 415 с. – 2000 экз.

* * *

Хәтер: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1996. – 274 б. – 3000 д. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М ө х ә м м ә д и е в Р. Туган җир җылысы // Р.Мөхәммәдиев. Әгәр без янмасак… – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 48–53 б.

М а н н а п о в С. Дөньяның кыл уртасында // Казан утлары. – 1982. – № 2. – 150–156 б.

Ф ә й з у л л и н Р. Нурлы һәм моңлы шигырьләр // Р.Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр. – 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 158–164 б.

Г а л и е в М. Чын исеме – Гөргөри // Казан утлары. – 2001. – № 7. – 75–88 б.

Г а т а ш Р. Кырык беренчеләрнең берсе // Мәдәни җомга. – 2001. – 13 июль.

З ә й д у л л а Р. Мөлдерәмә күңел // Идел. –2001. – № 9. – 68–69 б.

* * *

М у с т а ф и н Р. Парень из цветочной калитки // Комсомолец Татарии. – 1980. – 5 окт.

Б а р х а т о в А. Соки живые струятся // Лит. Россия. – 1983. – 11 февр.


Язучылар