Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әхмәтҗанов Мәхмүт

Публицист, тәнкыйтьче Мәхмүт Рәхимҗан улы Әхмәтҗанов 1927 елның 14 февралендә Башкортстан Республикасының Салават районы Нәсибаш авылында туа. Яшүсмер еллары сугыш вакытына туры килгәнлектән, урта мәктәптә укуын өзмичә, яшьтән үк колхозда бригадир ярдәмчесе, комбайнчы булып эшли. Шул елларда район, Уфа газеталарында шигырьләре, нәсерләре басыла. 1950 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлагач, философия буенча аспирантурага калу тәкъдимен кабул итмичә, үз теләге белән Әгерҗе шәһәрендәге тимер юл мәктәбенә эшкә китә һәм шунда тугыз елга якын тарих, психология, логика фәннәрен укыта, мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли. 1959 елда М.Әхмәтҗановны «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналына эшкә чакырып алалар. Биредә дә ул тугыз ел журналның бүлек мөдире булып эшли. Аннары, 1970–1973 елларда, Мәскәүдә СССР Педагогик фәннәр академиясе системасында аспирантурада укып диссертация яклаганнан соң, 1989 елга кадәр Казан дәүләт педагогика институтында «Педагогика тарихы»н укыта.
Башка бик күпләр кебек, М.Әхмәтҗанов та әдәби иҗат юлын шигърияттән башлый, көндәлек матбугатта шигырьләре, поэмалары (мәсәлән, «Яшә, Башкортстан!») басыла. Әмма тора-бара үз иҗат юнәлешен ул прозада, бигрәк тә публицистикада таба. М.Әхмәтҗанов – матбугатта, гомумән массакүләм мәгълүмат чараларында, иң актив катнашучы язучыларның берсе. Татарстан радиосы һәм телевидениесендә ул озак еллар буе сәясәткә, менталитетка, әхлак-тәрбия мәсьәләләренә багышланган тапшырулар алып бара. Педагог-галим буларак, аның тәрбия-әхлак темаларын үзәккә алып язган «Иң кирәкле кеше» (1965), «Чын укытучы» (1966), «Җаваплылык хисе» (1967), «Без яшәгән якларда» (1969), «Без – яшь җәлилчеләр» (1971), «Гаиләдә әхлак тәрбиясе» (1985) кебек китаплары басылып чыга.
Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап Мәхмүт Әхмәтҗанов аеруча публицистика жанрында актив эшли. Тематик яктан аның публицистикасы гаҗәеп күп юнәлешле һәм заманча актуаль яңгырашлы. Татар халкының үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында борчылып уйланулар, аны милләт буларак саклау, дәүләтчелеген торгызу, татар теленең республикада дәүләти статусын күтәрү һәм үстерү, динен, борынгыдан килгән асыл гореф-гадәтләрен кире кайтару, милләтара мөнәсәбәтләрдә бер халыкны икенче бер халыкка каршы өстерү һәм шовинизм күренешләрен фаш итү, аларга дәлилле анализлар ясау – болар әдип публицистикасының төп идея-эчтәлеген һәм кайнар пафосын тәшкил итәләр. Моның өстенә М.Әхмәтҗанов әдәбият-сәнгать һәм китаплар дөньясына, әдәби хәрәкәткә, язучылар иҗатына кагылышлы күпсанлы әдәби-тәнкыйди мәкаләләр, иҗат портретлары, рецензияләр, истәлек-хатирәләр, эсселар авторы буларак та киң катлам укучылар даирәсенә яхшы таныш. Аның бу төр әсәрләре һәм публицистикасы 1998 һәм 2002 елларда нәшер ителгән «Килер бер көн…» һәм «Тормыш мизгелләре» исемле күләмле китапларында урын ала.
1999 елда Мәхмүт Әхмәтҗанов Кол Гали исемендәге Халыкара премия белән бүләкләнә. Ул шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1998), Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләк иясе, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы исемнәрен йөртә.
М.Әхмәтҗанов – 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар