Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гәрәй Шамил

       Шамил Гәрәй (Шамил Мәхәммәтгали улы Гәрәев) 1916 елның 31 декабрендә Казан шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Бик яшьли әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Җиденче сыйныфта укыган чагында, 1931 елда, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында аның балалар өчен язган шигыре басылып чыга, тагын бер елдан «Сигналчы җыры» исемле китабы дөнья күрә. Шуннан соң, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә (1931-1941), Шамил Гәрәй Татарстан дәүләт нәшриятында тагын дүрт шигъри җыентыгын («Звено җыры», «Флюра», «Тормыш иртәсе», «Тормыш чәчәкләре») һәм балалар өчен бер очерк китабын («Яңа совхозда») бастырып чыгара. Нигездә, яшь укучыларга адресланган һәм туган ил, бәхетле балачак, туган табигать турындагы уй-хисләрен шактый тәэсирле итеп чагылдырган бу шигырь китаплары белән Ш.Гәрәй үзен үсеп килүче өметле шагыйрь итеп таныта. Ул шулай ук әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә сәләтен күрсәтә. «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналларында аның тәрҗемәсендә А.Чехов хикәяләре, М.Лермонтов шигырьләре, украин фольклорыннан үрнәкләр һәм аерым басма рәвешендә Л.Квитконың «Бишек җыры» (1940), А.Бартоның «Уенчыклар» (1941) исемле китапчыклары басыла.

          Ватан сугышы башлангач, Ш.Гәрәй фронтка китә. Мәскәү янында барган каты сугышларның берсендә сугышчан иптәшләре белән чолганышта калып, ул фашистлар кулына әсир төшә һәм фашизм коллыгының бөтен авырлыкларын башыннан кичерә. Инде җиңү көне килеп, әсирлектән йолып алынса да, аңа туган каласы Казанга кайтып яшәргә һәм әдәби иҗат хыялларын тормышка ашырырга насыйп булмый – 1946 елның 22 мартында Польшаның Гливице шәһәрендә әсир тоткыннарны тикшерү лагеренда вафат була.

          Китапларыннан тыш Шамил Гәрәйнең шигъри иҗатыннан үрнәкләр «Алар сафта» (1961, 1985) һәм «Татар балалар поэзиясе антологиясе» (1980) басмаларына да кертелә.


Язучылар