Язучы, шагыйрь Сөббух Һади улы Рәфыйков 1913 елның 15 июлендә Татарстанның Сарман районы Нөркәй авылында игенче гаиләсендә туа. 1925–1930 елларда – Татарстанның Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә гомуми белем бирү мәктәбендә, аннары Казанда югары уку йортына әзерлек сыйныфларында укый. 1931 елдан ул район һәм республика газеталары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җаваплы мөхәррир урынбасары, Татарстан китап нәшриятында мөхәррир вазифаларын башкара. 1934–1937 елларда, хезмәтеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогия институтында укый. Шул чорда аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләреннән шигъри җыентыгы («Үсү җырлары») һәм «Соңгы талпыну» (1932), «Үсмерчак» (1937) дигән хикәя китаплары басылып чыга.
1937 елның 17 октябрендә әле егерме дүрте тулып кына өлгергән яшь язучы һәм китап нәшрияты мөхәррире кинәт НКВД чекистлары тарафыннан кулга алына. Сәбәбе: ул бер төркем яшь язучылар белән бергә татар әдәбиятының классигы Галимҗан Ибраһимовка илле яшь тулу уңаеннан аны котлап язылган күмәк хатка имза куйган икән. Ә бу вакытта Г.Ибраһимов инде кулга алынып, әле хөкем карары булмаса да, җәмәгатьчелеккә инде «халык дошманы» дип игълан ителгән була. Менә шул «зур җинаять»не сәбәп итеп, совет хәрби мәхкәмәсе С.Рәфыйковны ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм тагын биш елга гражданлык хокукларын чикләргә дигән карар чыгара. Яшь әдип башта мәшһүр Соловки концлагерена, аннан Төньяк Себердәге металлургия комбинаты төзелешенә җибәрелә. 1947 елда хөкем мөддәтен тутыргач та аңа туган якларына кайтырга рөхсәт итмиләр. 1951 елның 9 июнендә шул ук элекке «җинаятьләре» өчен яңадан хөкем ясалып, әдип этап белән Красноярск өлкәсенә гомерлек сөргенгә озатыла.
Туган якларына ул фәкать егерме ел үткәч – 1957 елда гына кайту бәхетенә ирешә. Шул ук елда әдипнең сөргендә чагында иҗат иткән шигырьләреннән сайлап тупланган «Ак төннәр» исемле җыентыгы дөнья күрә. Сөргеннән кайткач, С.Рәфыйков, Татарстанның Зәй шәһәрендә төпләнеп, берникадәр вакыт (1958–1961) «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының Зәй төбәгендәге үзхәбәрчесе, аннары штаттан тыш хәбәрчесе булып эшли.
Язучы буларак С.Рәфыйковның бу еллардагы әдәби иҗаты, нигездә, проза жанрына карый. Киң җәмәгатьчелеккә ул илленче-алтмышынчы елларда иҗат иткән өч романы белән таныла. «Беренче яз» исемле тәүге романында (1958) әдип егерменче-утызынчы елларда татар авылы кичергән социаль үзгәрешләрне, аерым хуҗалыктан күмәк хуҗалыкка күчү процессындагы каршылыкларны шул заманга хас реаль күренешләр һәм кеше образлары аша сурәтләргә омтыла. «Авыл иртәсе» романында исә (1966) алтмышынчы елларда совет хакимияте тарафыннан көчләп тагылган күмәк хуҗалыкларны эреләндерү тәҗрибәсе үзәккә алынып, бу тәҗрибәнең авыл халкы тормышына алып килгән катлаулы нәтиҗәләре, шул шартларда хуҗалык белән җитәкчелек итү, хезмәтне оештыру кебек производство мәсьәләләре яктыртыла. Гомеренең соңгы елларында әдип Татарстанның көнчыгыш төбәгендә Зәй гидростанциясе төзүче эшчеләр тормышыннан «Тын елга буенда» исемле өченче романын эшли. Әсәр әүвәл «Казан утлары» журналында (1971, № 2.6) дөнья күреп, соңыннан, авторның вафатыннан соң (1972), Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга.
Егерме ел тоташ тоткынлык җәфаларыннан сәламәтлеге какшаган язучы 1971 елның 21 ноябрендә Яңа Зәй шәһәрчегендә вафат була.
С.Рәфыйков – 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Соңгы талпыну: хикәя. – Казан: Татиздат, 1932. – 30 б. – 5000 д.
Үсмерчак: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 147 б. – 5000 д.
Ак төннәр: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 34 б. – 2500 д.
Беренче яз: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 475 б. – 15000 д.
Авыл иртәсе: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 359 б. – 15000 д.
Беренче яз: роман. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 459 б. – 9000 д.
Тын елга буенда: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 408 б. – 15000 д.
Беренче яз: роман. – 3 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 463 б. – 15000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
К а м а л о в Б. Сагындыра әдип // Соц. Татарстан. – 1973. – 15 июль.
Г ә р ә е в Р. Исеме яши, эше яши // Соц. Татарстан. – 1983. – 15 июль.
Ш ә р ә ф е т д и н о в Р. Чагыл тау сагына // Мәйдан. – 2003. – № 1. – 114–116 б.
В е р х о т у р ц е в Д. Образлары – тормыштан // Зәй офыклары. – 2003. – 15 июль.
Зәйгә гашыйк әдип хатлары // Мәдәни җомга. – 2003. – 18 июль.
Г а р и ф у л л и н Д. «Сөббух ага, тоткынлыкта туңган тәнемне, җанымны Зәй эретте, дия иде» // Зәй офыклары. – 2003. – 26 июль.