Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

 

 

Муса Җәлил – «Үлем җәзасын көтеп утырганда да язуын дәвам итә»

Муса Җәлил 1906 елның 2 февралендә Оренбург губернасы Мостафа авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Мостафа һәм әнисе Рәхимә авыр крестьян хезмәте белән көн күрәләр. Алты яшендә Муса авыл мәктәбенә укырга керә. Малай күңел биреп, тырышып укый. Шигырьләр ярата һәм үз фикерләрен гаҗәеп матур итеп әйтеп бирә белә.

Тиздән аларның гаиләсе Оренбургка күченә. 1914–1919 елларда Муса шундагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Биредә ул дөньяви әдәбиятны, җыр һәм рәсем сәнгатен өйрәнүдә уңыш казана.

1919 ел унөч яшьлек Муса өчен вакыйгаларга бай ел була. Шул вакыйгаларны күздән кичерик. Муса яңа гына оешкан Оренбург комсомол оешмасына языла, татар яшьләре берлегенә керә, үз теләге белән фронтка китәргә омтыла, тик аны яше буенча алмыйлар. Әтисе вафатыннан соң, ул туган авылына әйләнеп кайта, шунда балаларның коммунистик «Кызыл чәчәк» оешмасын төзи. «Кызыл йолдыз» газетасында аның «Бәхет» исемле беренче шигыре басылып чыга.

Актив комсомол-агитатор буларак, үсмер Җәлил балаларны пионер һәм комсомол оешмаларына керергә үгетли. Шул ук 1919 елның апрелендә җирле комсомолларның җыелма отряды составында ул Салмыш елгасы янындагы сугышларда катнаша. Салмыш буендагы җиңү Кызыл Армиянең адмирал А.В. Колчак көчләренә каршы беренче җимергеч һөҗүменең нәтиҗәсе була.

1922 елның көзендә шигъри илһам белән канатланган уналты яшьлек шагыйрь Казанга килә. Казанда ул «Кызыл Татарстан» газетасында күчереп язучы булып эшли. Тагын ике елдан  «Октябрь» әдәби төркеменә әгъза булып керә. 1925 Җәлилнең шигырьләр һәм поэмалардан торган «Барабыз» җыентыгы басылып чыга. Бу аның дөнья күргән тәүге китабы була.

1927–1931 елларда Муса Җәлил Мәскәү университеты этнология факультетының әдәби бүлегендә укый. Политехник музейга Маяковский чыгышларын тыңларга йөри. Соңрак ул Мәскәү Пролетар язучылар ассоциациясенә керә, Ассоциациянең өченче секретаре һәм аның татар секциясе җитәкчесе була.

1935 елда Җәлил Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясенең әдәби бүлек мөдире итеп билгеләнә, ул анда композитор Җәүдәт Фәйзи белән бергә эшли.

Сугышка кадәр шагыйрьнең әсәрләре тупланган 10 җыентыгы нәшер ителә. Ул яңа иҗат планнары белән яши. Ләкин 1941 елның 22 июне иртәсе барысын да чәлпәрәмә китерә. Сугышның икенче көнендә үк, үзен фронтка җибәрүне сорап,  Җәлил хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә. Шагыйрь бронь белән тылда да кала ала, әмма үзен Кызыл Армия сугышчылары арасында булырга тиеш дип саный. 13 июльдә ул инде хәрби форма кия.

1942 елның 26 июнендә, Любань һөҗүм операциясе барышында, Мясной Бор авылы янында өлкән политрук Җәлилов авыр яралана һәм әсирлеккә эләгә.

Муса Җәлил Польша, Балтыйк буе, Германиядәге концлагерьлар аша уза. Немец әсирлегендә булганда, татар хәрби әсирләренең яшерен төркеме эшчәнлегендә актив катнаша. 1943 елның августында Җәлил һәм яшерен төркем әгъзаларының күпчелеге гестапо тарафыннан кулга алына. 1944 елның 25 августында ул, ун көрәштәше белән бергә, Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә.

1946 елда элекке хәрби әсир Нигъмәт Терегулов ТАССР Язучылар берлегенә Муса Җәлилнең алты дистә шигыре язылган блокнотын китереп бирә. Бер елдан соң Брюссельдәге совет консуллыгыннан икенче дәфтәр җибәрелә. Берлиндагы Моабит төрмәсеннән аны Бельгия Каршылык хәрәкәтендә катнашкан, Җәлил белән бер камерада утырган Андре Тиммерманс алып чыга. Моабит зинданын кичкән тагын бер шигырьләр җыентыгын элеккеге хәрби әсир Габбас Шәрипов саклап кала.

Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты, аерым алганда, «Тупчы анты», «Окоптан хатлар» җыентыкларына кергән әсәрләре патриотик лирика үрнәге булып тора. Ул хәрби әсирләр лагерьларында да, хөкем ителеп, бер елдан артык Моабит төрмәсендә үлем җәзасын көтеп утырганда да язуын дәвам итә.

1956 елда, үлгәннән соң, Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1957 елда «Моабит дәфтәре» шигырьләр циклы Ленин премиясенә лаек була.

Җәлилнең шигъри мирасы күпмилләтле совет әдәбиятының аерылгысыз өлешенә әверелде. Ул татар шигъриятенең гражданлык яңгырашын каһарманлык мотивы белән яңартты һәм баетты.

1966 елда Казан Кремле янындагы мәйданда  каһарман шагыйрьгә һәйкәл куела (скульпторы – Владимир Цигаль).

1968 елда Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге бүләге булдырыла. 1997 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән ул, беркадәр үзгәртелеп, Муса Җәлил исемендәге  республика бүләге буларак гамәлгә куела. Әлеге бүләк сәнгать, фән һәм башка юнәлешләр буенча Татарстан Республикасының талантлы яшьләренә бирелә.

 

 

 

Язучылар