Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Туфан Миңнуллин хыялы чынга ашты: Татарстан Милли китапханәсе нинди булыр?

30 августта ТАССРның 100 еллыгына тагын бер бүләк әзерләнә. “Казан” милли-мәдәни үзәге бөтенләй дә матур, бәйрәм “күлмәге” киеп, Милли китапханә буларак эшли башлаячак. Бүген булачак китапханәне журналистларга да күрсәттеләр. Биредә әле эшлисе эшләр шактый. Әмма күбесе инде башкарылган. Милли китапханә итеп бинаны үзгәртү буенча Мәскәү белгечләре тир түккән. Сүз уңаеннан, бу эштә башкаладагы Н.А. Некрасов исемендәге Үзәк Мәскәү китапханәсе дә ярдәм иткән.

Хәзерге мәдәният министры Ирада Әюпова министрлыкка урынбасар буларак эшкә килгәннән соң, беренче булып китапханә эшен үстерүгә бәйле конференция үткәргән була. – 2008 елда без Германиядә стажировкада булдык һәм университет китапханәсендә булырга туры килде. Ул бик бай фондлы китапханә иде һәм анда 4 кенә китапханәче эшли булып чыкты. Минем өчен китапханәче имиджы ул бик мөһим, – ди Ирада Әюпова. Министр сүзләренчә, яңартылган китапханәдә күпчелек басмалар ачык файдаланылышта булачак. Ягъни кеше үзе теләгән китапны үзенә җайлы вакытта килеп укый алачак. Кулъязмалар да шулай ук. Аларны цифрлаштырырга мөмкин. Әмма ул чагында бу басмаларының кыйммәте инде булмаячак, дигән фикердә министр.

– Туфан Миңнуллин Дәүләт Советында соңгы тапкыр чыгыш ясаганда, ул утырышта мин дә булдым. Туфан Абдулла улы шундый авырту белән хәзерге заман җәмгыятендә мәдәнияткә ихтыяҗ шул кадәр түбән дип сөйләде. Шул чагында ул өч теманы билгеләп үтте һәм аларның берсе Милли китапханә иде. Безнең кебек республиканың лаеклы, заманча, җәмгыять өчен актуаль булган Милли китапханә булырга тиеш, дигән иде. Шулай ук Түбән Кама һәм Яр Чаллы драма театрлары хакында сөйләде, – дип искә алды Ирада Әюпова.

Туфан Миңнуллин үзе бу шатлыкларны күрмәсә дә, хыяллары чынга ашты. Ике театр да заманча биналы булды. Чаллыныкын быел сентябрь аенда файдаланышка тапшырачаклар. Ә Республика көнендә исә Милли китапханә ишекләрен ачар дип планлаштырыла. Яңа китапханәдә ниләр булачак соң? Яңартылган бинада заманча һәм классик типтагы ике уку зонасы булдырыла. Аларның берсе беренче катта урнашачак һәм яңа буын китапханәсе форматында эшләнелә. Биредә яшүсмерләр, балалар, музыка һәм компьютер заллары өчен урыннар каралган. Урта буын һәм өлкәннәр күреп ияләнгән классик уку залларында белемнәрен арттырырга теләүчеләр өчен икенче катта җиһазландырылган урыннар булыр дип ниятләнә. Биредә дөньяның төрле телләрендә 150 мең нөсхә документлар белән танышырга мөмкин. Китапханәгә китап укыр, мәгълүмат өчен генә киләләр дигән стереотипларны Милли китапханә тулысынча сызып атарга ниятли. Чөнки бинада тавыш яздыру студиясен дә, конференцияләр залын да, үзгәртелә торган зал, күргәзмәләр залы, кофе-поинтлар, сувенирлар сату кибете, кафе һ.б. булыр дип бик кызыктырып сөйләделәр. Шәхсән мине иң нык җәлеп иткәне – ул да булса Казансу елгасын күзәтергә мөмкинлек бирә торган ачык һавадагы киңлек. Бирегә килеп, кулыңа кызыклы китап, каһвә алып, матурлыкка хозурланып, китап укырга мөмкин. Сүз уңаеннан, бүген Милли китапханәне Мәдинә Тимерҗанова җитәкләячәген, ә аңа кадәр бу вазыйфада булган Сөембикә Җиһаншинаның Мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнүе мәгълүм булды. Мәдинә Тимерҗанова исә үзенең урынбасары итеп Тәбрис Яруллинны тәкъдим итте.

P.S. Язманың тулырак вариантын газетабызның җомга санында укый алачаксыз.

(“Шәһри Казан”.Лилия Локманова)


Язучылар

Туган көннәр

Дек
9
Ср
Һидият Әширов
Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт
Янв
1
Чт