Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Имамов Фәрит

Имамов Фәрит Фәйзетдин улы 1960нчы елның 10 сентябрендә Мамадыш районының Катмыш авылында туа. 1977 елда урта мәктәпне, 1984 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Башта мәктәптә укыта, 1991 елдан Түбән Кама шәһәрендә чыга торган “Туган як” газетасы редакциясендә  хәбәрче, җаваплы секретарь, бүлек мөдире булып эшли. 2014-2016 елда “Түбән Кама шин” акционерлык җәмгыятенең “Чулман” корпоратив газетасында җаваплы секретарь, ә 2016 елдан кабат “Туган як” редакциясенә кайтып, газетаның баш редакторы була.

Әле туган авылы мәктәбенең 6нчы сыйныфында укыганда ук, ул чакта татар теле дәресләре укыткан һәм әдәбият түгәрәге дә алып барган Нурания Саяф кызы җитәкчелегендә, шигырьләр язу белән мавыга башлый. Шул ук вакытта, кечкенә хикәяләр дә язгалый.

Ләкин чынлап әдәби иҗат белән шөгыльләнүе узган гасырның 80нче елларыннан башлана. Ул вакытта авыл мәктәбендә укыткан Фәрит Имамов балалар өчен фантастик хикәяләр иҗат итә. Аларны гомуми дәфтәргә туплап бара, киләчәктә китап итеп чыгарырга хыяллана.

1987 елда гаиләсе белән Түбән Камага күченгәч һәм редакциядә эшли башлагач, ул хикәяләрнең шактые газетада басыла. Редакциядә 30 елга якын эшләү дәверендә күпсанлы хикәяләре, юморескалары үзе эшли торган “Туган як” газетасында, Мамадышта чыгучы “Нократ” газетасында, “Казан”, “Мәйдан” һәм “Казан утлары” журналларында, “Ватаным Татарстан”, “Мәгърифәт” газеталарында, “Чулман акчарлаклары” һәм башка гомуми китап-җыентыкларда басылып чыга.

Узган гасырның  80 еллар ахырында Фәрит Имамов  күләмле әсәрләр язуда да көчен сынап карый. Балалар өчен “Бакыр касә” дигән беренче повестен яза. Аннан соң бер-бер артлы “Югалган эзләр” һәм “Күләгә” романнарын иҗат итә. Әлеге күләмле әсәрләрдән өзекләр газета-журнал битләрендә дөнья күрсә дә, “Югалган эзләр” дигән беренче китабы 2012 елда гына басылып чыга. Аннан соң “Дөньяның кеме юк…” юморескалар җыентыгы (2013 ел), “Күләгә” романы (2015 ел) һәм “Эт тырнагы” дигән детектив романнар китабы (2017 ел) дөнья күрә.

2020 елда “Эт тырнагы” дигән китабы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек булды.

Фәрит Имамов 1999 елдан Татарстан һәм Россия Журналистлар берлекләре, ә 2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

БАСМА КИТАПЛАРЫ:

Югалган эзләр: роман. – Казан: Ихлас нәшрияты, 2012. – 208 бит. – 1000 д.

Дөньяның кеме юк: юмористик хикәяләр. – Казан: Яз нәшрияты, 2014. – 172 бит. – 1000 д.

Күләгә: роман. – Казан: Яз нәшрияты, ТФА, 2015. – 200 бит. – 500 д.

Эт тырнагы: детектив роман. – Казан: Рухият нәшрияты, 2017.– 368 бит. – 1500 д.

Мәхәббәт талисманы: повесть, хикәя.  – Казан: “Школа” редакция-нәшрият үзәге, 2021. – 96 бит. – 187 д.

Вакыт Галәмәтләре: роман, хикәяләр, пьеса. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2021. – 334 бит. – 1200 д.

Мәхәббәт талисманы: повесть, хикәяләр.  – Казан: “Идел-Пресс”, 2021. – 160 бит. – 2000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА:

Мирхазова Н. Гадилектә – матурлык // Чулман. – 2010.

Имамов В. Минем яңа адашым // Югалган эзләр. – Казан, 2012. – 3-4 б.

Вәрис Гали. Без капчыкта ятмый // Нократ. – 2012. – № 77. – 6 б.

Мирхазова Н. Китап турында хитап // Мәдәни җомга. – 2013.

Мирхазова Н. Бер очрашу – бер гомер // Шәһри Казан. – 2013.

Фәнзаман Баттал. Көнкүрмәс авылын кем күргән? // Дөньяның кеме юк. – Казан, 2014. – 3-6 б.

Гыйматдинова Н. Язучының бәхете – китап //  Күләгә. – 2015. –  3-4 б.

Гыйльманов Г. Тормыштан килгән әдип. // Эт тырнагы. – 2017. – 3-6 б.

 


Язучылар