Рафаэль Сибат (Рафаэль Шәйхуҗа улы Хуҗин) 1946 елның 28 октябрендә Киров өлкәсенең Вятские Поляны (Нократ Аланы) районы Түбән Шөн авылында туа. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамлагач, 1968 елда ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына (татар теле һәм әдәбияты бүлегенә) укырга керә. Р.Сибат 1970–1978 елларда туган ягында мөгаллимлек итә, урта мәктәп директоры була, аннары Казанга килеп, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында – администратор, тулай торакта тәрбияче хезмәтен башкара. Бераздан Кукмарага кайтып, район халык театрында – режиссер, Киров шәһәрендә классик көрәш буенча тренер (ул үзе дә заманында мәйдан тоткан, күп мәртәбәләр батыр калган ир-егет) булып эшли. 1988 елдан туган авылында яши. Ике ел дәвамында Түбән Шөн авылы мәдәният йортында – сәнгать җитәкчесе, соңгы унөч елда Киров өлкәсендә татар телендә чыгучы «Дуслык» газетасының Нократ Аланындагы үзхәбәрчесе һәм әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.
Рафаэль Сибатның әдәби язмалары республика матбугатында 1966 елдан басыла башлый. Ул үзен талантлы прозаик, үзенчәлекле шагыйрь, ялкынлы публицист-эссеист, беркемне дә кабатламый торган әдәби тәнкыйтьче, оста тәрҗемәче итеп таныта. Төрле елларда аның сигез романы, егерме повесте, дистәләрчә хикәяләре «Казан утлары», «Казан», «Сөембикә», «Чаян», «Идел», «Аргамак», «Мәйдан», «Тулпар» (Уфа), «Ялкын» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Заман», «Татар иле», «Таһир-Зөһрә», «Сабантуй», «Дуслык» (Киров өлкәсе) газеталарында дөнья күрә. Болардан тыш ул – матбугатта чыккан унике поэма, бик күп шигырьләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, иҗади портретлар, эсселар, публицистик язмалар авторы да.
Соңгы елларда әдип дүрт романнан торган «Кайту» исемле тетралогиясен язып төгәлли һәм «Казан утлары», «Идел» журналларында бастырып чыгара. Рафаэль Сибатның иң популяр әсәрләрен туплаган китабы 2001 елда Татарстан китап нәшриятында «Ялгызак» исеме белән дөнья күрә. Кукмара төбәгендәге кызыклы шәхесләргә багышлап иҗат иткән «Көлдән күтәрелгән гөлләр» (2002), «Без дә җирдән күтәрелдек» (2003) дигән китаплары да әдипнең әдәбиятыбызга ныклы адымнар белән килүче шәхес икәнлеген ышандырырлык итеп раслый.
Тынгысыз әдипнең фидакарь хезмәте Татарстан Язучылар берлеге һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнә. Рафаэль Сибат «Ялгызак» исемле китабы, күренекле язучыларга багышланган эсселары, иҗади портретлары һәм публицистик язмалары өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.
Рафаэль Сибат 2003 елның 23 августында Түбән Шөндә кинәт вафат була.
Р.Сибат – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Ялгызак: роман, повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр.. 2001. – 272 б. – 3000 д.
Көлдән күтәрелгән гөлләр: трилогия. – Казан: Матбугат йорты, 2002. – 200 б. – 1000 д.
Без дә җирдән күтәрелдек.: роман-монолог. – Яр Чаллы: Газета-китап нәшр., – 2003. – 208 б. – 1000 д.
Кайту: тетралогия / кереш сүз авт. Ф.Галимуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр. – 2005. – 352 б. – 3000 д.
* * *
Көзге Сабантуй = Осенний Сабантуй: әдәби-докум. повесть. – Казан: Сүз. 2005. – 192 б. – 1000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
З ө л ф ә т. Сер // Казан утлары. – 1996. – № 10. – 132–133 б.
Ш ә р ә ф и е в Р. Ак күбәләк сафлыкка чакыра // Р.Шәрәфиев. Уйлы күңел. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 80–86 б.
М о с т а ф и н Ш. Безнең заман геройлары. – Казан: Сүз. 2005. – 86–93 б.
М о с т а ф и н Ш. Ерактагы йолдыз яктысы // Мәдәни җомга. – 2006. – 10 нояб.
М о с т а ф и н Ш. Истә, һаман да истә… // Ирек мәйданы. – 2009. – 23 гыйнв.