Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шагыйрь эзләреннән йөрелгән юллар

Закир Рәмиев (Дәрдемәнд/Дәрдмәнд) дигән күренекле шәхесебез булганлыгын мин 1950 еллар урталарында Орск шәһәренә килеп эшли башлагач белдем. Шул шәһәрдә гомер итүче зыялырак катлам кешеләре арасында әниемнең авылдашы һәм яшьтәше Мәрхәбә апа Исәнбаеваларга баргалап йөри башлагач ишеттем мин ул катлаулы язмышлы шәхесебез исемен.
Йорт хуҗасы, бакыр рудасын эшкәртү заводында инженер булып эшләүче Абдулла ага Исәнбаевның күпмедер дәрәҗәдә шагыйрь Дәрдемәнднең җәмәгате Мәхүбҗамал нәселенә бәйле икәнлеген дә шунда белдем. Мәрхәбә апа белән алар Оренбургта укыган елларында танышканнанр, өйләнешкәннәр. Мәрхәбә апа шушы Иске шәһәрдәге татар мәктәбендә укыткан, байтак кына вакыт анда укыту бүлеге мөдире вазифасын да үтәгән кеше иде. (Иске шәһәр Урал-суның көнчыгышында, ә 1930 елларда төзелә башлаган атаклы “Южуралмаш”, нефть эшкәртүче “Крекинг” ише заводлар булган Яңа шәһәр елганың көнбатышында урнашкан.) Әңгәмәдәшләремнең икесе дә күренекле әдип Мирхәйдәр Фәйзине дә күреп белгән, аның белән аралашкан кешеләр иде. Егерменче еллар урталарында М.Фәйзи бер кыш алар мәктәбендә дә укыткан икән. “Аның җитәкчелегендә без мәктәп сәхнәсендә Г.Тукайның “Шүрәле”сен дә уйнаган идек. М.Фәйзи язган ул пьесаның бер данәсе минем иске кәгазьләр арасында байтак вакыт буталып йөрде”, – дип тә сөйләде Абдулла ага. Ләкин әдәбият галимнәренә билгеле булмаган ул пьесаны табып күрсәтә алмады.
Соңрак мин шушы танышларым ярдәмендә Дәрдемәндкә, Мирхәйдәр Фәйзигә һәм Муса Җәлилгә бәйләнешле байтак кына кеше белән очраша алдым. Аларның истәлекләрен теркәп барган ике калын дәфтәрем туксанынчы елларда гына юкка чыкты. 1980 елгача шул шәһәрдә эшләгән энем Илдус һәм әнием дә яшәгәнлектән, анда мин соңрак та баргалап йөрдем. М.Фәйзинең тууына 80 ел буласы алдыннан Язучылар берлеге җитәкчелеге дә мине анда җибәргән иде. “Әдипнең атасы, “Чистай мишәре Мостафа”ның Орскидагы өен беләм” дигәч, шул йорт диварына истәлек тактасын кую мәсьәләсен хәл итү өчен җибәрелдем мин анда. Аскы өлеше кирпечтән, икенче этажы бүрәнәдән булган ул өйне Мостафа 1906 елда төзеп керә. Мирхәйдәрнең аерым бүлмәсе булган икенче кат сугыш елларында янамы, сүтеләме – 1950 елларда инде ул бер катлы шактый зур өй иде. Шуннан ерак түгел, шул ук Пугачев урамында мәшһүр артист Хаким ага Сәлимҗановка нисбәтле матур гына бер өй дә бар иде әле. Шәһәр җитәкчелеге тарафыннан истәлек тактасын кую эше вакытында башкарылды. (Ул мәсьәләгә кагылышлы язмалар әле дә минем архивта саклана.) Истәлек тактасы куелгач та ул йортның фотосын миңа Абдулла ага җибәрде. Ул фото безнең кайсыдыр газетада басылып та чыкты.
Шул ук Орск кешеләре миңа Дәрдемәнд варисларыннан кайберләренең адресларын да биргәннәр иде. Закир белән Мәхүбҗамалның сигез баласы була- өч кыз һәм биш улы. Иң кече уллары Фоад 1903 елда туган, әмма озак яшәмәгән. Калганнары буй җитеп, үз юлларын тапкан шәхесләр. Өлкән уллары Искәндәр (1886–1943) Германиядә укып, казылма байлыклар инженеры булган. Атасына алтын приискаларын тоту эшендә булышкан. Һәм 1918–1920 елларда атасы белән бергә шул приискаларны Совет хакимиятенә тапшыру мәшәкатьләрендә актив катнашкан. Орск кешеләре миңа биргән адреслар исемлегендә шагыйрь оныгы, космоска бәйле кайбер җиһазлар уйлап табуда катнашкан Бәшир Искәндәр улы Рәмиевнең Пенза шәһәрендәге адресы да бар иде. Ләкин ул минем хатларга җавап бирмәде. Соңрак, үзе белән күрешкәндә ул: “Билгесез кешеләрнең хатларын безгә китермәгәннәрдер”, – дигән иде. Аның белән без 1993 елда Мәскәүдә очраша алдык. Өч көнгә сузылган ул очрашуларда безнең нәшрият фотографы Зөфәр Бәширов та бар иде. “Бабагызга багышлап альбом чыгарырга җыенабыз” дигәч, Бәшир ага безгә ата-бабаларына кагылышлы 24 фотоны күчереп алырга рөхсәт итте. Дөресрәге, шуның бер өлешен бөтенләйгә биреп җибәрде. Аңардан күчереп алган фотолар арасында Дәрдемәнднең 1914 елдагы Европага сәяхәт кылу фотосы да бар. (Күмәк фото. Ул сәяхәттә шагыйрь абыйсының кияве Садри Максуди да катнашкан.)
Шагыйрь кызы Зәйнәп апаның Уфадагы адресын һәм телефонын да бирделәр Борнаевлар нәселе кешеләре. Аның белән мин берничә мәртәбә телефон ярдәмендә аралаштым. Бервакыт Равил Бохараев Уфага барырга ниятләгәч, Зәйнәп апаны күрергә тырыш дип, аңа да адресын биргән идем. Ул аның белән очраша. Зәйнәп апа, атасының истәлеге булсын дип, аңа бик кыйммәтле әйберләрен биреп җибәрә. Аларны без Равил белән бергә Милли музейга илтеп тапшырдык. Ә 1980 елда миңа да Уфага бару мөмкинлеге туды. Бу вакытта Зәйнәп апа вафат булган иде инде. Варисларының да хастаханәдә яткан чоры туры килде. Югыйсә бу гаилә мине узган гасыр башындагы күренекле язучы, Рәмиевләрнең “Вакыт” типографиясе мөдире һәм “Вакыт” газетасының 1917–1918 еллар аралыгындагы редакторы Ярулла Вәли варислары буларак та кызыксындыра иде. Дәрдемәнднең өченче кызы Зәйнәп (1891–1977) белән Ярулла 1910 еллар башында өйләнешкән булырга тиеш. Шул хакта сорагач, Зәйнәп апа: “Мин гимназия тәмамлап кайткач озак вакыт үтмәде, өйләнештек”, дигән иде. Уллары Баязид Вәлиев 1915 ел башында туган, Бөек Ватан сугышы вакытында, 1942 елда ул һәлак булган. Кызлары Асия 1919 да туган дип күрсәтелә, 1980 елларда вафат булды. Ярулла Вәли 1937 елда кулга алынган һәм хәбәрсез, эзсез югалган шәхес. Безнең белешмәлекләрдә ул Самара губернасы Бозаулык шәһәреннән “чыккан” дип йөртелде. Оренбург архивында сакланган документларга нигезләнеп, мин аның Сембер губернасы Буа өязе Рангун волосте Бикмураз авылында туганлыгын язып чыктым.
Орск кешеләре миңа Дәрдемәнднең өченче улы Җәгъфәрнең (1896–1976), аның кызы, укытучы Зөбәрҗәтнең (1928– 1994 соң) дә адресларын бирделәр. Зөбәҗәт белән еш хат алыштык. Әмма атасы минем хатларыма җавап бирмәгән иде. “Ул еш авырды”, дип язды кызы соңрак. Шул ук Борнаевлар нәсенленнән булган анасы белән атасы соңгы елларда Чиләбе өлкәсендәге бер авылда яшәделәр. Өстәвенә Җәгъфәр аганың Татарстан язучыларына карата үпкәсе дә бик зур булган икән. Сталин үлгәч, 1950 еллар урталарында ул Дәрдемәнднең сакланып калган язмаларын, үзенең истәлекләрен һәм шигырьләрен тотып Казанга килә. (Аның кечерәк күләмле бер шигырь тупламасын Оренбургта чыгучы “Яңа акыт” газетасы нәшер итте. Китапчыкны әзерләүче-туплаучы Мәдинә апа Рәхимкулова иде. Миндә дә аның бер шигыре саклана – Искәндәр абыйсының Себер лагерында үлүенә багышланганы.) Әмма аны Язучылар берлегендә дә, китап нәшриятында да бик начар кабул итәләр. Шул вакытта “Совет әдәбияты” журналында эшли башлаган Вил Ганиев ул вакыйганы яхшы хәтерли иде. Кайбер язучыларыбыз, көтелмәгән кунакны күргәч, “Буржуй баласы, йөрмә монда”, дип, бик тә яман мыскыллыйлар ул вакытта олуг шагыйребезнең Гражданнар сугышында катнашып суң кулсыз калган улын. Берлек рәисе булган Гомәр ага Бәширов кына көтелмәгән кунак белән йомшаграк сөйләшә – Җәгъфәргә әдәбият галиме Мөхәммәт Гайнуллин белән очрашырга киңәш итә. Шул вакыйгадан соң шагыйрь Дәрдемәнд язмышына булган карашны үзгәртердәй хәлләр туа. Мөхәммәт ага Дәрдемәнднең берничә шигырен югары уку йортлары студентлары өчен чыгарылган хрестоматиягә кертүгә ирешә. Шагыйрь иҗатына багышланган күләмле хезмәтен яза. Кайбыч районы газетасында эшләп йөрүче Исмәгыйль Рәмиев белән берлектә аның икенче китабын туплап, нәшриятка тапшыра. (И.Рәмиевкә ул вакытта Казанда яшәү тыелган була.) Шул рәвешле Дәрдемәнднең тууына йөз ел тулу вакыйгасын тантаналы рәвештә уздыру мөмкинлеге тудырыла.
1970 елдан без Мөхәммәт ага белән ара-тирә аралашкалыдык. Аларның кияве дә безнең бакча ширкәтеннән җир алган иде. “Дәрдемәнднең йөз еллыгын тантаналы рәвештә үткәрү вакыйгасында шул дәвер обком секретаре Семен Игнатьевның да өлеше бар. Институт директоры буларак, иң әүвәл мин идеология секретаре Салих Батыев белән сөйләштем. Ул мине Игнатьев кабинетына алып керде. Шунда бу вакыйгага уңай нокта куелды”, – дигән иде профессор. Бу сөйләшүнең Нури абый Арсланов бакчасындагы кичке әңгәмә вакытында булганыгы хәтеремдә. Бакча җире алган тәүге елларда язучыларның, биш-алты кеше берләшеп учак ягып, кич утыру гадәте бар иде.
Вил Ганиевкә бәйле тагын бер истәлекне искә төшереп үтим. 1959 елның август аеның соңгы көннәре иде. Без, бер төркем яшьләр, шимбә яки якшәмбе көннәрендә Мулланур Вахитов исемен йөртүче “үзебезнең” китапханәдә очрашырга күнеккән идек. Анда Орск педагогия институтының татар-башкорт бүлеге студентлары да катнашты. Китапханә мөдире Лена Әбләисова безгә Казаннан хат алганлыгын хәбәр итте. “Без күмәкләп укырга күнеккән “Совет әдәбияты” журналының җаваплы сәркәтибе Вил Ганиев безгә үтенечен яза. Орскида татарның күренекле шагыйре Закир Рәмиев-Дәрдемәнд яшәгән һәм 1921 елда шунда вафат булган. Аның каберен табып, безгә хәбәр итегез әле. Каберен һәм шагыйрь яшәгән йортларның күренешен фотога төшереп, безгә тиз арада җибәрә күрегез ” дип, шул хат эчтәлеге белән таныштырды безне Лена туташ. Китапханәдә утыручыларның күпчелеге андый шагыйрь булганлыгын белми иде. Без кич буе шул хакта сөйләштек. Аннары кемнәрнең кайсы зиратларны карап чыгарга тиешлеген билгеләдек. Кулларын болгый-болгый сәхнәдән үз шигырьләрен оста итеп сөйләргә яраткан Шәрәф Әхмәмәтов белән без дә икенче көнне үк Иске шәһәр читендәге ике зиратны айкап чыктык. Мөселман зиратында да, русныкында да Рәмиев фамилиясе язылган кабер ташын очратмадык. Шуннан соң мин Исәнбаевлар йортына юл тоттым. Абдулла абый миңа Мәсгут ага Шәмсетдинов янына барырга киңәш итте. “Ул Дәрдемәндне җирләүдә катнашкан бугай, барысын да беләднр”, – диде. Мәсгут ага белән без китапханәдә очрашкалый идек. 1910 елларда Борнаевлар кибетләрендә эшләгән приказчик, М.Фәйзи оештырган драма түгәрәгенең актив бер вәкиле. Әдипнең бер китабында китерелгән 1909 елгы күмәк фотода ул да бар иде. Өстәвенә әле ул Казан, Уфа газеталарына кыска-кыска хәбәрләр җибәргәләп тора. “Азат хатын” журналында исә аның нинди авырудан кайсы үлән яки чәчәкне кулланырга киңәш иткән язмалары да чыккалый иде. Мәсгут ага Гаяз Исхакый төркемендә йөргән сул эсер, соңрак башкала университетын тәмамлап юрист белеме алган Шакир Мөхәммәдъяров белән уйнап үскән кеше . “Мирхәйдәргә чаклы Орск каласында беренче драма түгәрәген оештыручы да Шакир булды. Казандагы учительская школаны тәмамлап кйткач та ул бу эшкә кереште”, дип әйтер иде ул. Соңрак мин бу сүзләрнең дөреслегенә инандым. Мәдрәсәләргә рус теле укытучыларын әзерләү өчен ачылган әлеге “Школа” шәкертләре Казанда иң башлап театр уеннарын оештыручылар да. 1906 елның декабрендә шәһәр күләмендә оештырылган беренче спектакльдә дә төп башкаручы артистлар шулар була. Шул беренче төркем исемлегендә Шакир да бар. Сәхнәдәге исем-аты аның Җәмиров була, дип яза галим Һәнүз Мәхмүдов. Шакирның соңрак “Кызганыч бала” спекталендә Гата бәк ролен бик оста башкарганлыгы да билгеләп үтелә. 1968 елда Мәсгут ага миңа Ш.Мөхәммәдъяровның Сталин чоры төрмәләреннән һәм аннан кайтканнан соң язган унбишләп хатын җибәргән иде. Мин ул хатларны ике-өч ел элек Тел, әдәбият-сәнгать институтының мирасханәсенә тапшырдым.
Шул кичтә үк Мәсгут ага безне Яңа шәһәр тарафына алып китте. Төзүчеләр мәдәният сарае каршына җиткәч туктадык. Абзабыз, уң кулын бер тарафка сузып, ике-өч катлы заманча йортлар арасыннан шәйнәлгәләгән “авыл өйләре”нә күрсәтте дә: “Элек монда казах күршеләр белән ике арада сакта торучы башкорт-татар атлы казаклары авылы – Ильяс хуторы иде. Ә сул тарафта аларның зираты булды. Хәллерәк кешеләрне элек шушында китереп җирләделәр. Шуңа күрә ул зиратның мәйданы да авылның үзеннән зуррактыр. Иске шәһәрдән бу зиратка өч чакрым санала. Шагыйрь Дәрдемәнд тә, бабаларым да шушында җирләнгән. Сугыш башлангач монда “патрон заводы”н китереп утырталар.. Аның янәшәсендә атаклы “Южуралмаш» була инде, арттарак тагын бер хәрби завод. Алар әледән-әле үз биләмәләрен киңәйтәләр. Сугыштан соң бер килүемдә әле Дәрдемәнд кабере койманың тышкы ягында иде. Яртылаш ауган кабер ташын мин тигезләп, утыртып киткән идем. Шуннн соң бу биек койманы тагын күчерделәр. Койма читендә бер кабер дә калмады. Кабер ташы исән калса да, хәзер аны фотога төшереп булмый”.
Бу хәбәрне Лена туташка иртәгә үк Шәрәф хәбәр итәргә булды. Ә Мәсгут ага миңа Дәрдемәнд һәм аның гаиләсе яшәгән йортларны күрсәтеп чыгарга вәгъдә итте. Соңрак Абдулла ага аларны фотога төшереп бирде. Бүгенге көндә минем архита шул фотолардан Мостафа Борнаев һәм аның компаньоннары тарафыннан төзелгән ике этажлы бик зур кирпеч йорт күренеше генә саклана. Аның беренче катында кибетләр булган. Икенче этажында өч гаилә яшәгән. Мәхүбҗамал энесенең улы Рәшит Борнаев хәбәр итүенчә, шунда ук Дәрдемәнд гаиләсенә дип билгеләнгән ике бүлмә дә була. Алар иртәнге яздан көзгә чаклы Орскидан 200–300 чакрымнарда урнашкан приискалары бистәләрендә яшәгән. Язын-көзен дә, җәй дәвамында да үз бүлмәләрендә торып киткәли торган булганнар. Шушы төбәктә аклар белән кызыллар арасында барган сугыш дәвамында, 1818 елның март аеннан башлап 1920 елның язына чаклы алар монда даими яшиләр диярлек. 1920 елның язында бу йорт хуҗаларыннан тартып алына. Закирлар вакытлыча Мәхүбҗамал әнисенең энесе Хәким өенә күчәргә мәҗбүр булалар. Бу чор – Дәрдемәнд өчен иң авыр чор булган. Барлык прииискалар инде хөкүмәт оешмаларына тапшырып бетерелгән Ике-өч буын тарафыннан тупланган мирас белән хушлашынган. Якыннан аралашкан кешеләр белән аралар өзелгән чак. Өстәвенә, бу елларда алар гаиләсенә бер-бер артлы тетрәндергеч хәсрәтләр дә килә. 1918 елның җәендә төпчек уллары Морад (1898–1918) тиф авыруыннан вафат була. Җәгъфр агасы белән икесе дә шул кышта гына үз теләкләре белән яңа оешкан Башкорт автономиясе армиясенә язылган булалар. Зәки Вәлиди җитәкчелегендә оешкан ул автономияне Мәскәү танырга теләми. Автономия гаскәрләре кызылларга каршы сугышырга мәҗбүр ителә. Морад Рәмиев нәкъ шул дәвердә вафат була. Шуңа күрә аның ни рәвешле үлгәнлеген туганнары һич тә әйтергә теләмәде. Бу вакыйга хисчән күңелле шагыйрь йөрәгенә дә авыр таш булып яткандыр. 1919 елның февралендә Мәскәү җитәкчелеге бу автономиянең барлыгын танырга мәҗбүр була. Республика гаскәриләре кызыллар ягында торып сугыша башлый. Җәгъфәр хезмәт иткән полкны тулыландырып, дивизия рәвешенә китерәлләр Оренбург төбәгендәге һәм Киевне азат итү сугышларында бу полк үзен яхшы яктан күрсәтә.. Элек хат-хәбәре килмәгән Җәгъфәр бу чорда ата-анасын тынычландырырдай хәбәрләр җибәргәләгәндер диясе килә. Командирлары Муса Мортазин шушы уңышлары өчен ике мәртәбә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Орск Борнаевлары “безнең Җәгъфәр җизни дә бүләкләнгән”, дигәләделәр. Ничек бүләкләнүен әйтә алмадылар. Киев өчен барган сугышта дошман кавалеристы аның сул кулын төптән кисеп ата. Озак кына дәвалангач, 1921 елның җәендә ул үз иленә кайта.
Халык телендә “хәсрәт ялгыз йөрми” дигән әйтем бар. Приискларны хөкүмәткә тапшыру чорында Искәндәр гаиләсе дә Орскида яши. Алар Мәхүбҗамалның икенче энесе йортында яшиләр. (Йорт фотосы бар.) Әлбәттә инде, бер яше тулмаган Бәшир дә алар белән. 1920 елның көзендә Бәшир анасы Шәрифзадә Дашкова да кинәт кенә вафат була. Кайберәүләр аның үлемен шул төбәктә көчәеп киткән тиф яки холерадан булган, дип фаразлый. Мәскәүдә очрашканда исә Бәшир ага безгә “әнием икенче бәбиен тапканда вафат була”, диде. Дәрдемәнд анасы нәселеннән булган беренче киленнәренең кинәт вафат булуын да бик авыр кичергән Рәмиевләр гаиләсе. Утыз ел үткәннән соң да Орск халкы ул киленне бик мактап телгә ала иде. Ул сөйкемле дә, ягымлы да, итагатьле дә булган дип. Бәшир ага миңа аның өч фотосын бераз соңрак җибәрде. Ә 1994 елның язында инде ул вафат булды.
Бу вакытта Рәмиевләрнең төп йортында – Оренбургта Зәйнәп гаиләсе яшәгән. Шәһәрнең үзәк урамнарының берсендә урнашкан ул затлы бизәлешле өй бүген дә үз урынында – Ленин(ская) урамы, 31 нче йорт. Зәйнәп-Ярулла гаиләсен бу йортттан 1925 елның икенче яртысында куып чыгарачаклар. Алар Уфага барып, мөфти Ризаэддин Фәхретдин ярдәмендә шунда төпләнеп калачаклар. Оренбург шәһәре Казах Республикасының башкаласы булган дәвердә Дәрдемәнд мирасына кагыылучы булмый. 1925 елның җәендә башкала идарәсе Кызы Урда (эонеен Ак Мәчет) шәһһәренә күчерелә. Алар ктткәч тә Гәмиев, Хөсәенов ише байларныга карата кискен чаралар күрелә башлый. Казах идарәчеләре исә бу байларның күпсанлы мәктәп-мәдрәсәләр ачуын, милли матбугатлар булдыруын истә тотып, алай ук кыланмаган булалар…
1920 елда ун яшен тутырган Рәшит Борнаев сөйләвенчә, бу җәйдә Дәрдемәнд Урал елгасы кушылдыклары булган тын күлләрдә балык тотарга да йөргән. “Бабай мине кучер янәшәсенә утыртып алып бара иде. Алар балык тота, мин күл өстендә чайкалган төнбоекларга карап утыра-утыра йоклап та киткәли идем. Ә кичләрен без өчәүләп мәчеткә бара идек”. Шул ук елларда мин ул кучер гаиләсе белән дә таныштым. 1920 елның август аенда Закир белән Мәхүбҗамал Урал елгасыннан өч-дүрт йорт аша гына булган бер иркен өйне арендага алалар. Аның хуҗасы Билал Мусин шәһәрдән ерактарак булган бер авылда кибит ачып, шунда күченгән була. Биш тәрәзәсе Поля Лафарг тыкрыгына караган ул йорт 1994 елда бар иде әле. 1993–1994 елларда фото остасы Зөфәр Гомәр улы Бәширов белән Дәрдемәнд булган урыннарны барлап йөргәндә, без аны кабат фотога төшереп алган идек. Ә егерме еллар элегрәк, М.Фәйзи яшәгән йортка истәлек тактасын куйдырырга йөргәндә, әле искә алынган кучерның гаиләсе белән дә танышкан идем. Кайсыдыр язмамда ул кучерның исеме дә теркәлгән. Аның үз өе яншәдәге урамда булган. Ирле-хатынлы бу гаилә 1920–1921 елларда яңа күршеләренең барлык йорт эшләрен башкарган. “Ул өйдә бездән башка чәй куючы, идән себерүче генә бар иде”, дип сөйләгән иде әлеге кучер хатыны.
Чираттагы фаҗигалар Рәмиевләр йортына 1921 елда килә. Шул елның язында Мәхүбҗамал сеңлесе Маһруйның өлкән кызы Сара тифтән үлә. Өч-дүрт ел элегрәк кенә Дәрдемәнднең яшь баҗасы мулла Әхмәтҗан да бу дөнья белән хушлашкан була. Чая кыз Сараны соңгы юлга озату вакыйгаларында Дәрдемәндкә дә катнашырга туры кирә. Маһруйның кече кызы Әсма көндәлекләрендә мондый җөмләләр бар: “Апамны җирләшергә җизни бик булышты. Акча да бирде, өч түшкә куй (сарык) да китереп тапшырды, диелгән анда.” Әйе, бу хәл 1921 елның язында була. Ә көзен Дәрдемәндләрнең иң өлкән кызы Өммегөлсем белән дә шундый хәл була. Шул ук Әсма көндәлекләрендә бу вакыйга да теркәлгән. “Өммегөлсем апаның авырганлыгын хәбәр иттеләр. Җизни, ризыклар алып, Оренбургка китте”, дип яза ул. Өммегөлсем шул ук көздә тиф авыруыннан вафат була. Дүрт кыз баласы ятим кала. Кияүләре Гариф Камаловның да авыру булуын истә тотып, Дәрдемәнд аларныдң ике кече кызын үзе белән алып китә. 1915 елда туган Кафия апа Усманова белән дә элемтәгә кергән идем. Аның сөйләвенчә, көзнең бик салкын һәм яңгырлы көнендә алар юлга чыга. Оренбург белән Орск арасында төзелә башлаган тимерюлга йөк ташучы поездка тагылган бер иске вагонда Сара станциясенә кайталар. Юл төөзелеше шуна җиткән була. Сарадан Орскига тагын сиксән чакрым кала. Ул араны Мөхәммәтҗан Борнаев җибәргән ат-арбада утырып кайталар. “Яңгыр яугалап тора иде. Бабай үз плащын Галия белән икебез өстенә ябып, безне кочаклап кайтты”, дигән иде Кафия апа.
Бу инде Дәрдемәнд кичергән соңгы зур кайгы һәм соңгы сәяхәт була. Атна-ун көннән ул авырып вафат була. Башкортостанның ул вакыттагы башкаласы булган Эстәрлетамакта чыккан “Башкорт” газетасында Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең тифтән үлгәнлеге хәбәр ителә. Мөхәммәт ага Гайнуллин да шулай дип яза. Ә Әсма апа Рәхмәтулла язмасында олуг шагыйребезнең бронхит авыруыннан бу дөнҗя белән хушлашканлыгы теркәлгән. Шунда ук бугай, дәвалаучы докторның “Дәрдемәнднең йөрәге таушалган булган”, дигән сүзләр дә теркәлгән.
Лирон Хәмидуллин . Октябрь, 2019.


Язучылар