Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әхмәтгалиева Айгөл

Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева (паспорт буенча Муллагалиева) 1973 елның 27 ноябрендә Актаныш районы Иске Сәфәр авылында туа. Качкын авылында үсә, шунда урта мәктәп тәмамлый. 1990–1995 елларда Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында укый. Хезмәт юлын студент елларында Казанның 10 нчы гимназиясендә укытучы, «Мәгърифәт» газетасында корректор булып башлап җибәрә. Гаиләсе белән Чаллы шәһәренә күченгәч, «Нур» газетасында корреспондент, Чаллы дәүләт педагогия институтында укытучы булып эшли. 2001 елдан 2013 елга кадәр «Мәйдан» журналының әдәбият бүлеген җитәкли. Аннан “Казан утлары” журналына бүлек редакторы булып күчә. Тәүге язмалары мәктәп елларында ук матбугатта күренә башлый. Соңгы елларда хикәяләре, публицистик язмалары һәм юморескалары белән «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Мәйдан», «Тулпар», «Чаян» журналларында, “Мәдәни җомга” газеталарында актив катнаша.
2008 елда «Мәгариф» нәшриятында балалар өчен «Болытта җиләк үсә», 2011 елда Татарстан китап нәшриятында өлкәннәр өчен повесть һәм хикәяләрне үз эченә алган «Синең өчен яшим» китабы, 2014 елда яшүсмерләр өчен “Мин гашыйк булдым” китабы басылып чыкты. Айгөл Әхмәтгалиева 2011 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясенә лаек була. “Бәхет агачы” дигән драмасы “Яңа татар пьесасы 2012” конкурсында җиңеп чыга; 2013 елда республикакүләм уздырылган конкурста “Таллыкүлдә былбыл бар” повесте – икенче, “Зәңгәр күлмәк” дип аталган киносценарие – өченче урынны яулый.
2014 елда Айгөл Әхмәтгалиевага, С.Гыйззәтуллина-Волжская турында роман язу өчен, Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге гранты бирелә. Шушы ук елда Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара хикәяләр бәйгесендә “Капка” хикәясе белән катнашып, Татарстанда беренче, дәүләтара бәйгедә икенче урынны яулый. Автор үзе Чаллы шәһәрендә 2014 елның “Ел язучысы” дигән исемгә лаек була.
2015 елда Оренбург татар дәүләт драма театры А.Әхмәтгалиеваның – “Ул бит кичә иде” пьесасын сәхнәләштерде.
Хикәяләренең кайберләре рус теленә тәрҗемә ителгән. “Җиде ят” хикәясе исә, төрек теленә тәрҗемә ителеп, “Hece Oyku”, “Sessiz kuray” (Анкара) журнал-китапларында; балалар өчен язылган “Әби, Илнур һәм математика” хикәясе төрек телендәге “Altin Sincar” (“Алтын тиен”) җыентыгында урын алган. Хикәяләре мәктәп дәреслекләренә, “Яңа базар”, “Балачак энциклопедиясе” кебек җыентыкларга да кертелгән.

А.Әхмәтгалиева – 2009 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар