Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәрифуллина Эльмира

Шагыйрә Эльмира Мөхәммәтулла кызы Шәрифуллина 1947 елның 4 июнендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Симәк авылында укытучылар гаиләсендә туа. Актаныш районының Зөбәер сигезьеллык мәктәбен, 1966 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Мамадыш шәһәрчегендә Пионерлар йорты директоры сыйфатында хезмәт юлын башлый. Мәктәптә балалар укыта, бер ел Казанда эшләп ала. Укытучылык һөнәрен 1968­–1970 елларда Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә дәвам иттерә, 1970 елдан башлап 1997 елга кадәр Казанда әүвәл Телевидение һәм радио тапшырулары комитетында – редактор, аннары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын» һәм «Мәгариф» журналлары редакцияләрендә бүлек мөхәррире булып эшли.

1968–1973 елларда, төп эшеннән аерылмыйча укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1997–2004 елларда – Казан дәүләт педагогия көллиятендә укытучы хезмәтендә. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.

Э.Шәрифуллинаның исеме көндәлек матбугатта үткән гасырның алтмышынчы елларында күренә башлый. Минзәлә педагогия училищесында укыганда шигырьләре, әдәби язмалары Минзәлә, Актаныш, Мөслим район газеталарында еш басыла, соңга таба республика матбугатында – «Татарстан яшьләре» газетасы, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Казан утлары» журналларында, күмәк җыентыкларда («Шигырь бәйрәме», 1968; «Беренче карлыгачлар», 1970; «Кызлар җыры», 1977) бәйләм-бәйләм шигъри әсәрләре дөнья күрә. 1984 елда лирик шигырьләре тупланган «Яңгыр җиле» исемле беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга.

Э.Шәрифуллина – иҗат эшчәнлегенең башыннан ук ике юнәлештә –лирик поэзиядә һәм балалар әдәбиятында актив эшләүче шагыйрәләрдән.

Лирикада ул үз шәхси биографиясе, тормыш тәҗрибәсе җирлегендә туган уй-хисләрне, күңел тирбәлешләрен нечкәләп тасвирлауны алга сөрә. Бу сыйфатлар шагыйрәнең «Гөлләр елы» (1988), «Зәңгәр эңгер» (1991), «Таң чыгы» (1998) исемле чираттагы җыентыкларында урын алган лирик шигырьләрендә дә ачык күренә.

Э.Шәрифуллинаның нәниләр өчен язган «Безнең зоопарк» исемле беренче китабы 1976 елда басылып чыга. Шуннан соң нәшер ителгән «Җитәкләшеп җил белән», «Ничек, нинди, ни төсле?», «Иң матур әни», «Алтын балык», «Нәниләргә әлифба» китаплары да сабыйлар тарафыннан яратып каршы алына. Балаларга атап язган шигырь һәм әкият-хикәятләрендә автор образлы сүз сәнгате ярдәмендә тормыш-яшәешнең нәниләрне кызыксындырган күп мәсьәләләре турында оста педагогларча ихлас әңгәмә алып бара, маҗаралы сюжетлар корып, вакыйгаларны шигъри төсләргә төреп, сабыйларның күңелләренә туган җирне, табигатьне, үз халкыңны ярату, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм хөрмәт итү, якын кешеңә, бигрәк тә Ана кешегә миһербанлы, игелекле булу кебек гуман хисләрне сеңдерергә тырыша. Язучының «Асрамага бала бирәм» исемле педагогик язмалар җыентыгы да (1994) шушы тәрбияви максатларга хезмәт итә.

Шагыйрә 1993 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән» мактаулы исемгә лаек була.

Э.Шәрифуллина – 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Безнең зоопарк: шигырь. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 32 б. – 200000 д.

Яңгыр җиле: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 78 б. –1600 д.

Мизгел: истәлек-уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 96 б. – 6500 д.

Гөлләр елы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 104 б. – 5000 д.

Җитәкләшеп җил белән: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 46 б. – 2500 д.

Зәңгәр эңгер: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 112 б. – 3000 д.

Асрамага бала бирәм: педагогик язмалар. – Казан: Камаз, 1994. – 80 б. – 2500 д.

Зәңгәр каурый: шигырь. – Казан: Мәгариф, 1995. – 32 б. – 200000 д.

Таң чыгы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 96 б. – 2000 д.

Безнең зоопарк: шигырь. – Казан: Раннур, 1999. – 34 б. – 100000 д.

Иң матур әни: шигырьләр, әкият-хикәятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 40 б. – 5000 д.

Алтын балык: әкият-хикәятләр. – Казан: Мәгариф, 2000. – 24 б. – 2000 д.

Ничек, нинди, ни төсле?: шигырьләр. – Казан: Хәтер, 2000. – 96 б.

Нәниләргә әлифба: шигырьләр. – Казан: Хәтер, 2000. – 20 б. – 10000 д.

Уйлы еллар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 288 б. – 2000 д.

Алтын балык: әкиятләр. – Казан: Мәгариф, 2004. – 24 б. – 3000 д.

Сөюемнән мин бер чибәр идем.: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Рухият, 2005. – 528 б. – 2000 д.

Мәхәббәтнең җиде төсе: повестьлар, эсселар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 255 б. – 3000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М ә х м ү д е в Ә. Иделдән Сөнгә кадәр // Татарстан яшьләре. – 1984. – 19 июнь.

Ф ә т т а х Н. Шигърият күгенә // Казан утлары. – 1984. – № 10. – 147–159 б.

И х с а н о в а Л. Мәхәббәт турында җыр // Соц. Татарстан. – 1986. – 12 июль.

М о с т а ф и н К. Очар кош булып // Соц. Татарстан. – 1989. – 21 гыйнв.

З ә й н а ш е в а Г. Гөлләр елы // Казан утлары. – 1989. – № 7. – 170 б.

Ә г ъ л ә м М. Уйлый ла күңелем төрлесен. // Шәһри Казан. – 1998. – 13 нояб.

М ө с л и м е в а Ф. Зәңгәр күлдә моңлы төнбоек // Юлдаш. – 1998. – № 22.

С а д ә Г. Каләмендә зәңгәр кичләр // Мәгърифәт. – 2002. – 25 май.

Л е р о н Л. Бәгырьдән шигырь тама… // Таһир-Зөһрә. – 2002. – № 6 (июнь).

Р ә х и м о в а Б. Әдәпле әдәбият // Шәһри Казан. – 2002. – 2 авг.

С а д ә Г. Уйлы гомер утлы шигырь // Шәһри Казан. – 2005. – 17 июнь.

Ш ә р ә п о в а Й. Дәү әнинең олы бүләге // Мәдәни җомга. – 2005. – 21 окт.


Язучылар

Туган көннәр

Ноя
15
Вс
Гөлзадә Әхтәмова
Ноя
16
Пн
Ноя
19
Чт
Наил Ишмөхәммәтов
Дек
2
Ср