Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Туфан рухы  яши монда      

Аксубайның туган якны өйрәнү музеенда  ана телебезнең үстерү өчен  җан атып йөрүчеләрне җыеп,  әдәбиятка һәм  сәнгатькә багышланган төрле чаралар үткәрү гадәткә кергән. Оештыручысы  – музей директоры,  “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыятенең район бүлекчәсе рәисе, рәссам Әлфия  Нурмөхәммәтова. Чираттагы әдәби кичәгә  Нурлат шәһәрендә яшәп иҗат итүче  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре язучы  Илдус Диндаров чакырылды. Күптән түгел аның    “Торна күзе” дигән проза китабы  һәм “ Кояшлы көннәрем, айлы төннәрем” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Язучы аларны тәкьдим итте, повесть-хикәяләренең кыскача эчтәлеге белән таныштырды, шигырьләрен укыды, якташыбыз Хәсән ага Туфанның тууына 120 ел тулу уңаеннан  шагыйрьнең  бөек иҗатын ничегрәк күзаллавы турында сөйләде,  аның белән сирәк очрашуларда алган  тәэссир-хисләре, карашы  белән уртаклашты. Хәсән  Туфанның үлемсез бер  шигырен Әлфия Нурмөхәммәтова укыды.

Кичәдә Татарстан рәссамнар берлеге  әгьзасы Әлфия Нурмөхәммәтованың  бай  иҗатын чагылдырган  күргәзмәсе дә урнаштырылган иде.

Бу күркәм  кичә әдәбият һәм сәнгать, халкыбыз җәүһәрләре, туган телебезне үстерү, варисларыбызга  шул тойгыларны  ныклап сеңдерү омтылышы  турында уртага куеп сөйләшү кимәлендә узды.  Мәктәп балалары арасында узучы “Туфан укулары” иҗади конкурсын  дивардагы зур рәсемнән шагыйрь яратып үзе күзәтте кебек.

(Рәзимә Мәрдиева, «Авыл таңнары» газетасы)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина