Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Басыйров Кәшфи

Хикәяләр авторы һәм тәрҗемәче Кәшфи Басыйров (Кәшшаф Хәбир улы Басыйров) 1906 елның 17 апрелендә хәзерге Башкортстан Республикасының Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туа. 1917–1921 елларда Бәләбәй шәһәрендәге алты еллык рус-татар мәктәбендә, 1922–1927 елларда Бәләбәй педагогия техникумында укый, аннары алты ел чамасы Дүртөйле (Башкортстан), Кукмара (Татарстан) төбәкләре авылларында һәм Казанда балалар укыта. 1934 елның көзеннән 1942 елга кадәр Татарстан дәүләт нәшриятының матур әдәбият бүлегендә корректор, техник редактор һәм тәрҗемәче булып эшли.
1942 елның гыйнварында К.Басыйров армиягә алына һәм 1943 елның 16 гыйнварында фашистларга каршы сугышта һәлак була.
Кәшфи Басыйров әдәбиятка хикәяче булып килә. Аның «Сәлимҗан», «Алар онытылмыйлар», «Авылда» исемле беренче хикәяләре 1925 елда басылып чыга. Аннан соң «Безнең юл» журналында «Минем сөюем» дигән шактый күләмле әсәре, утызынчы елларда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары»), «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналларында «Ликвидаторлар», «Секретарь», «Көзге юллар буйлап» исемле, нигездә, авылдагы күмәкләшү чоры вакыйгаларын тасвирлаган хикәяләре дөнья күрә. Соңыннан, 1958 елда, бу хикәяләр «Танышлар» исемле аерым җыентыкка тупланып яңадан басылып чыга.
К.Басыйровның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге аеруча мактауга лаек. Кыска гына иҗат гомере эчендә ул татар теленә шактый гына матур әдәбият әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында Ю.Лебединскийның «Неделя» («Бер атна», 1936), немец язучысы В.Бредельнең «Испытание» («Сыналу», Г.Хәбиб белән уртак тәрҗемә, 1936), М.Лермонтовның атаклы «Герой нашего времени» («Безнең заман герое», 1937), Н.Гогольнең мәшһүр «Мертвые души» («Үле җаннар», 1947) романнары, В.Короленко, А.Чехов һ.б. рус язучыларының проза әсәрләре бар.
Кәшфи Басыйровның аерым тәрҗемәләре (мәсәлән, Н.Гогольнең «Үле җаннар»ы) китап булып вафатыннан соң гына басылып чыга.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин