Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Латыйпов Рәмис

1977 елның 11 июнендә Арча районы хәзер инде юкка чыккан Яңа Әтнә (хәзер Әтнә районына кергән Яңа Әтнә авылы түгел) авылында туган. Яңа Кенәр мәктәбендә, 1994-1997 елларда Арча педагогия көллиятендә укый. 2004 елда КДУ нын журналистика факультетын тәмамлый. 1998-2005 елларда ТРК “Эфир”да редактор һәм корреспондент булып эшли. 2004-2005 елларда “Татарстан” журналында, 2005-2016 елларда ТНВ да “7 дней” тапшыруында эшли. “Татарстан” , “Чаян” журналларында, “Ирек мәйданы”, “Татарстан яшьләре”, “Безнен гәҗит”, “Отражение”, “Акчарлак” газеталарында мәкаләләре басыла. 2016 елдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, 2017 елдан «Интертат» сайты, «Атна вакыйгалары»газетасының да баш редакторы.

2024 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы .


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин