Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Лерон Ләбиб

Ләбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) 1961 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Түреш авылында (паспорт буенча – Иске Карамалыда) дөньяга килә. Бала чагы Актаныш рай­онының Олы Имән авылында уза.

1969–1979 елларда Олы Имәннең башлангыч, Югары Яхшыйның сигезьеллык мәктәпләрендә, Киров авылының урта мәктәбендә белем ала. 1979 елда Казан дәүләт универ­ситетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аның журналистика бүлеген 1984 елда тәмамлый. Универ­ситетта укыган елларында ук (1983) «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1986–1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасын башкара.
Берара янә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият-
сәнгать бүлеге  мөдире, Татарстан телевидениесенең балалар
өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшләп ала.

1989–2011 елларда “Салават күпере” журналы редакциясендә – әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, 2011–2012 елларда – “Казан утлары” журналы редакциясендә, 2012–2013 елларда – “Шәһри Казан” газетасы редакциясендә бүлек мөхәррире вазифаларын башкара. 2013 елның 30 декабреннән исә – “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире.

Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза. Ул – балалар өчен «Яңгырның ял көне» (1988) дигән шигырьләр җыен­тыгы, «Транзистор үч ала» (1989) дигән шаян хикәяләр, «Тәгәрмәчле чана» (1993) дигән әкиятләр, «Таһир маҗаралары» (2000) дигән комикс китаплары, «Кояшны кочкан малай» (2004) дигән шигырьләр, әкиятләр, мәзәкиятләр,  җырлар, пьесалар җыентыгы авторы. Аның балалар өчен иҗат ителгән «Чәпәләй белән  Тәпәләй», «Аңгыра сарык җүләре» дигән пьесалары Әлмәт театры сәхнәсендә куела, ә «Урмандагы тамаша”, “Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә. Өлкән укучылар аны шулай ук каләмдәшләренең иҗатларын «чеметкәләп» алган сатирик һәм юмористик эпиграммалар, пародияләр («Күрше тавыгы» (2008) һәм “Юморкалар” (2015) җыентыклары), лирик-публицистик шигырьләр («Сине генә сөям» (1997) җыентыгы),  «Шайтан шаяруы», «Бәллүр төн» кебек каһкаһәле повесть-хикәяләр авторы буларак та беләләр.

Ләбиб Лерон, «Ватаным Татарстан» газетасы һәм “Идел” журналы уздырган иҗади бәйгеләрдә катнашып, берничә мәртәбә призлы урын яулады. 1990 елда аның “Күрше тавыгы» китабы республикакүләм уздырылган “Елның иң яхшы китабы» конкурсында икенче урынга лаек булды, ә “Ел китабы–93” конкурсында беренче урынны яулаган  “Тәгәрмәчле   чана”  җыентыгы Беренче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде. “Ел китабы–2006” конкурсында исә аның аерым-аерым өч басмадан торган “Борчак шыттырам” китабы  беренче урынга лаек булды. 2008 һәм 2010 елларда да язучының аерым китаплары (“Борчак шыттырам” һәм “Сөяксез тел”) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Беренче дәрәҗәдәге Дипломына лаек булган иде.

2009 һәм 2016 елларда авторның “Мәгариф” һәм Татарстан китап нәршиятларында балаларга адресланган “Җил көймәсе” һәм “Әкиятче малай” (Г.Тукайга нисбәтле) дигән китаплары басылып чыкты.

Л.Лерон драматургия өлкәсендә дә актив иҗат итә. Аның аерым пьесалары (соңрак алар 2012 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Бәхеткә биш минут кала” китабында тупланды) Әлмәт, Минзәлә, Буа, Түбән Кама һәм Әтнә театрларында сәхнәләштерелде.

Шагыйрь байтак кына җырларның, әйтик, өлкәннәр өчен – “Халкым минем” (А.Тимербаев көе), “Борылам да карыйм” (И.Исламов көе), “Әтисез үскән бала” (И.Хәбибуллин көе), “Шәмнәр” (Л.Ахунҗанова көе), “Әнием-әникәем” (Р.Хәкимов көе), “Кар сулары” (И.Исламов көе), “Очар коштай” (И.Вәлишаһ көе), “И фәрештәм, сылукаем” (Вил Усманов көе), “Йолдызлы җыр” (Ч.Зиннәтуллина көе), “Актанышым-мактанычым” (З.Хәйретдинов көе), “Безнең сөю” (И.Вәлишаһ көе), “Һаваларда очкан кошлар” (А.Хәмзин көе), “Соңгы очрашу” (М.Имашев көе), “Бәхетләргә килә тиенәсем” (Р.Курамшин көе), “Казаным” (С.хабаров көе), “Язмыш” (И.Дәүләтшин көе), “Сине күрсәм” (А.Хәмзин көе), “Ыгы-зыгы” (И.Вәлишаһ көе) һәм балалар өчен “Нәни димәгез миңа” (А.Салихова көе), “Тутый кош” (З.Гыйбадуллин көе), “Яфрак яңгыры” (Р.Еникеева көе), “Көчегем” (З.Гыйбадуллин көе), “Зөһрә кыз”ның (Ф.Галимов көе) текст авторы буларак та билгеле. Аның “Бишек җыры” (көй авторы Роза Еникиева) исә, 2018 елның 9-10 декабрендә Мәскәүдәге Зур театр сәхнәсендә – режиссер К. Серебренников куйган “Нуриев”  балетында яңгырады.

Л.Лерон тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. 2017 елда “Мәгариф-Вакыт” нәшриятында М.Лермонтов, А.Ахматова, Л.Мартынов, А.Вознесенский, Н.Рубцов, П.Неруда, П.Верлен, Г.Аполлинер, А.Рембо, Э.Межелайтис, Я.Ивашкевич, К.Кулиев, Д.Көгелтдинов, Фазыл Хөсни Дагларҗа, А.Арипов, Ф.Васильевның кайбер шигырьләре аның тәрҗемәсендә аерым китап (“Осталар”) булып дөнья күрде. Матбугатта, аерым алганда “Безнең мирас” һәм “Казан утлары” журналларында, кыргыз язучысы Айдарбәк Сарманбетовның үзенчәлекле хикәяләре Л.Лерон тәрҗемәсендә урын алды.

Ләбиб Леронның үз әсәрләре дә кайбер телләргә, әйтик, рус, белорус, төрек, чуаш һәм кыргыз телләренә тәрҗемә  ителгән. 1987 елда Мәскәүнең «Современник» нәшрияты бастырып чыгарган «Середина земли родной» дигән күмәк җыентыкта һәм татар шагыйрьләре әсәрләре тупланган “Из века в век” антологиясендә дә (2010) Л. Леронның бер бәйләм шигырьләре урнаштырылган. 2018 елда Татарстан китап нәшриятында авторның “И ты люби меня” дигән җыентыгы (Разил Вәлиевнең кереш сүзе белән) Г.Булатова, С.Малышев, С.Белорусец, М.Юрьева һәм К.Езерская тәрҗемәсендә рус телендә басылып чыкты.

Әдип Самсун шәһәрендә (Төркия, 2010) булып узган шигырь фестивалендә, Белградта (Сербия, 2011) үткән Бөтендөнья Язучылары конгрессында (Татар-ПЭН үзәгеннән делегат булып) катнаша.

Ләбиб Лерон – Шәйхи Маннур исемендәге Әдәби премия (1994), Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш (2000) һәм Фатих Хөсни (“Чыктым аркылы күпер” китабы өчен, 2006), Актаныш районы хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлегенең Гамил Афзал исемендәге (“Юморкалар” китабы өчен, 2016) премияләре лауреаты. Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү юлында күрсәткән иҗади хезмәтләре өчен 2002 елда  аңа “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелде. 2007 елда шагыйрь Татарстан Республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясенә (“Кояшны кочкан малай” китабы өчен) лаек булды.

Ләбиб Лерон шулай ук “Казанның 1000 еллыгы” (2010) һәм Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре (2017), Казан шәһәренең Мактау кәгазе (2011), Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәт хаты иясе дә.

Л. Лерон – 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге  әгъзасы.

 

Басма китаплары

 

Яңгырның ял көне: Шигырьләр. – Казан:  Татар. кит. нәшр., 1988. – 20 б. – Тиражы – 25000.

Транзистор үч ала: Шаян хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 64 б. – Тиражы – 27 000.

Күрше тавыгы: Эпиграммалар, пародияләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 120 б. – Тиражы – 15 000.

Тәгәрмәчле чана: Әкиятләр, мәзәкләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 95 б. – Тиражы – 50 000.

Сине генә сөям: Лирик һәм публицистик шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 176 б. – Тиражы – 3000.

Таһир маҗаралары: Комикслар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 20 б. – Тиражы – 5000.

Кояшны кочкан малай: Шигырьләр, җырлар, әкиятләр, пьесалар. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2004. – 303 б. – Тиражы – 3000.

Борчак шыттырам: Шалтмылтфильмнар, әкиятләр. З китапта.  – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2006. – 39б., 35б., 23б. – Тиражы – 6000.

1 китап. – 39 б.

2 китап. – 35 б.

3 китап. – 23 б.

Сөяксез тел:  Багышлаулар, пародияләр, эпиграммалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 206 б. – Тиражы – 5000.

Җил көймәсе: Балалар өчен шигырьләр. – Мәгариф, 2009. – 2009. – 39 б. – Тиражы – 10000.

Бәхеткә биш минут кала: Пьесалар. – Казан: Татар кит. нәшр., 2012.

– 431 б. – Тиражы – 2000.

Юморкалар: Җем-җем җөмләләр, шадра робагыйлар, сатирик шигырьләр, пародияләр, эпиграммалар, шаян хикәяләр, мәзәкиятләр, ләбибият. – Казан: Ихлас, 2015. – 256 б. – Тиражы – 1000.

 Әкиятче малай: Балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 24 б. – Тиражы – 3000.

И ты люби меня: Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар кит. нәшр., 2018. – 223 б. – Тиражы – 1200.

 

 Иҗаты турында

 

Рәхим Гәрәй. Яшь әдип – яшь Ләбиб турында. // Казан утлары. – 1988. –  №7 (789). – 171 б.

Әгъләмов М. Шагыйрьнең яңа ел күчтәнәче. // Яшь леничы. – 1989. – 18 гыйнвар. – № 84 (3991).

Мингалим Р. Энем әйтсә – әйтә ул! // Казан утлары. 1989. – № 9 (803). – 178 б.

Кәрим Кәшаф. Кем тавыгы? // Татарстан яшьләре. – 1990. – 27 ноябрь. –  № 140-141 (8413).

Кыямов И. “Акылга утыртучы” китап. // Яшь ленинчы. – 1989. – 18

октябрь. – № 84 (4065).

Гыйззәтуллин Р. Күңелләрнең биш тәлгәше. // Мәдәни җомга. –1999. – 28 май. – №22 (202).

Нуриев В. Коткар безне, Татур! // Таһир-Зөһрә. – 2001. –  апрель.

Солтан И. Тәмләп хыялланыгыз… // Сабантуй. – 2001. – 4 август. – № 63 (5294).

Юзеев И. Салават күперенә менгән малай. – “Кояшны кочкан малай” китабына кереш сүз. – Казан: Магариф. – 2004.

Яһудин Э. Әдәбиятыбызның гүзәл үрнәге. // Шәһри Казан. – 2004. – 27 апрель.

Шәрәпова Й. Кояшны кочасың килсә… // Сабантуй. – 2006. – 24 июнь.

Зәйдулла Р. Каерылып ава пакуслар… // Мәдәни җомга. – 2007. – 2 февраль.

Газыймова Л. Өч борчактан бер ботка. // Сабантуй. – 2007. – 2 февраль.

Акмал Нәсим. “Борчак”лы дәреслек. // Мәгърифәт. – 2007. – 24 февраль.

Шәех Л. Бер борчак… ике борчак… // Салават күпере. – 2007. – № 3. – 16 б.

Баттал Ф. Күпер аркылы чыкмыйлар. // Казан утлары. – 2007. – № 5. – 110 б.

Сәгъди Р. Сабыйлыгын җуймаган драматург. // Мәдәни җомга. – 2009. – 29 май.

Закирҗанов Ә. Әхлак матурлыгы сагында. // “Бәхеткә биш минут кала” дигән пьесалар китабына кереш сүз. – Казан: Татар. кит.нәшр. – 2012. 5 б.

Хәсәнова Ф. “Биошигырь”, шагыйрь, пародия… // Идел. – 2015. – № 4 (308). – 18 б.

Рахман Рифә. Тукайдан илһам алып. // Мәдәни җомга. – 2015. – 3 апрель.

Әхмәдуллин А. Бәхеткә биш минут кала. // Ватаным Татарстан. – 2015. – 8 апрель. – № 50 (27461).

Минһаҗева Л. Юмор – тәрбия чарасы. // Шәһри Казан. – 2015. – 14 апрель. – № 38 (5511).

Хәлимов З. Якташларым сынатмый. // Шәһри Чаллы. – 2015. – 15 апрель. – № 27 (4203).

Валеев Р. Ода любви. // Предисловие к книге “И ты люби меня”. – Казань: Татар. книж. издат. – 2018. – 3 стр.

Булатова Г. “Поэзия! Боль ты моя сердечная…”. // Послесловие к книге “И ты люби меня”. – Казань: Татар. книж. издат. – 2018. – 213 стр.

Мансуров З. Җанны көйгә салу.//Казан утлары. – 2018. – № 9. – 62 б.

 

 

 


Язучылар