Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөхәммәдъяров Шакир

(1883–1967)

Юрист, журналист, педагог Шакир Зариф улы Мөхәммәдъяров 1883 елда Орск шәһәрендә туа, шунда җәдит мәктәбен һәм рус классын тәмамлап, 1898–1902 елларда Казанда Х.Ямашев, Г.Коләхмәтов, Г.Исхакый, Ф.Туктаровлар белән бергә Татарская учительская школада укый.

1905–1907 елларда татар социалистлары – «таңчылар» карашында торып, патша хөкүмәтенә каршы революцион хәрәкәтләрдә актив катнаша, татар теленә революцион эчтәлекле листовкалар, брошюралар тәрҗемә итә, «Таң йолдызы», «Таң мәҗмугасы», «Тавыш» кебек сул юнәлештәге газеталарда языша. Реакция башлангач, 1907 елда, Казаннан сөрелеп, Петербургта яши, экстерн тәртибендә гимназия программасы буенча имтихан тотып, 1909 елда Петербург университетының хокук факультетына укырга керә.

Аны 1913 елда тәмамлый. Оренбургта, аннан Уфада юристлык практикасы үтә, «Галия» һәм «Госмания» мәдрәсәләрендә хокук дәресләре алып бара, газеталарда язышуын дәвам иттерә. 1911–1915 елларда «Алпавытлар заманы вә крәстияннәрне азат итү» исемле брошюрасы һәм хокук мәсьәләләренә багышланган «Сәүдә законнары», «Мәхкәмә эшләре» кебек популяр характердагы китаплары басылып чыга.

Октябрьдән соң Ш.Мөхәммәдъяров Кырымда, Урта Азиядә төрле эшләрдә эшли, 1930 елда Ташкент шәһәрендә төпләнеп, андагы университетның география факультетын тәмамлый, соңыннан урта һәм югары уку йортларында география һәм хокук фәннәрен укыта.

Ул 1967 елда Ташкент шәһәрендә вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сәүдә кануннары. – (?), 1914.

Мәхкәмә эшләре. – (?), 1914.

Тукай кем? – Мәскәү, 1918.


Язучылар