Гүзәл Ибраһим кызы Галләмова 1970 нче елның 9 нчы июлендә Лаеш районы Имәнкискә авылында колхозчы гаиләсендә бишенче бала булып туа. Кечкенәдән китаплар, газеталар укырга ярата, үзе дә газеталарга язмалар юллый һәм журналист булырга хыяллана. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаган елда, әтисе яман чирдән үлем көтүе сәбәпле, хыялы учагы – журналистиканы сүндереп, ялгыз әнисенә якынрак булу өчен, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында хисапчы һөнәрен үзләштерә. Машина-трактор паркында – диспетчер, автовеста – бухгалтер ярдәмчесе булып эшләп авыл хуҗалыгы эше белән хәйран танышкач, хыялына якынрак эш – авыл мәдәният йорты мөдире вазифасына керешә. Сәнгать җитәкчесе эшенә тыкшынып кына калмыйча, “бу минем эш!” дип, иҗат эше ләззәтенә бирелә – җитәкчелектән баш тартып сәнгать җитәкчесе вазифасына алына һәм 22 ел дәвамында үз эшен яратып, яшәү җирлеге буенча һәр мәдәни чарага иҗади якын килеп, яңадан-яңа сценарийлар, театраль күренешләр язып, аларны сәхнәләштереп үз эшенең остасы булуга ирешә. Иҗади хезмәте бәяләнеп, Республика мәдәният министрлыгының халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге тарафыннан 2008 елда почетлы грамота белән бүләкләнә. Соңрак, мәдәниятебезне үстерүдә саллы өлешен бәяләп, Лаеш муниципаль районы башлыгы рәхмәт хаты белән бүләкли. Эшләү дәверендә, авыл мәдәниятен яктырткан мәкаләләре, даими рәвештә район газетасында дөнья күрә.
2012 нче елда, сәламәтлеге какшап, 22 ел тәҗрибә туплаган мәдәни эшчәнлеге туктала. Балачак хыялына якын килеп, шул елдан, “Татарстан яшьләре” газетасында иҗтимагый хәбәрчесе булып китә. Язмалары, шулай ук, Шәһри Казан”, “Безнең гәҗит”, Ирек мәйданы” газеталарында басылып, барлыгы 130 күләмле мәкаләсе – җәмгыять мәсьәләләрен күтәргән язмалары халык күңеленә туры юл алу сәбәпле, 2016 елда басылган беренче проза әсәре “Ялгыз көймә” (“Ак Бүре” нәшрияты) яратып укылган китапларның берсе булып, әдәбият дөньясында үзенең лаеклы урынын ала (китап өч тапкыр меңәр данә, дүртенче тапкыр 500 данә кабат тираж ясала). Әлеге китапханәчеләр хезмәтен зурлаган, әдәби китапны данлаган әсәрне язу идеясы аңа 2015 ел – Русиядә Әдәбият елы булуы этәргеч бирә. Гомумән, Г. Галләмова һәр әсәрен диярлек ел темаларына бәйләп яза. 2016 ел – Су саклау зоналарына һәм 2017 елда (Татарстан буенча) Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителгәч, “Түз, йөрәк!” повестын иҗат итә һәм әсәрендә инеш буйларын чиста, матур тоту үрнәген күрсәтә, авылларда җәйрәп яткан киң кырлар язмышы мәсьләләрен искәртә. Өченче проза китабы “Ызандашлар” романын да, дүртенче кече жанрлар тупламасы “Күңелнең дә үлчәме бар!” (2019) китабын да әнә шулай чишелмәс кебек тоелган җәмгыять мәсьәләләренә борчылып иҗат итә. “Зәңгәр кыңгыраулар” романын 2019 елда Россиядә игълан ителгән Театр елына багышлап яза. 2020 елда “Казан утлары” журналында һәм китап булып басылып чыга ул. Бу басмалар әнә шулай еллар аталышына буйсынулы рәвештә мәдәни-агарту эшләренә өлеш кертергә теләүдән башкарыла.
Авторның “Ялгыз көймә” һәм “Зәңгәр кыңгыраулар” китабы Милли китапханә билгеләгән “10 топ татар китабы” исемлегендә.
Яшьлегендә калган журналист булу теләген матбугатта язмалары басылу гына канәгатьләндерми аны, әлеге һөнәр белән хыялында хезмәт вазифасында булып, “Зәңгәр кыңгыраулар”ның дәвамын – “Кайту” романын иҗат итә һәм бу журналистлар турындагы әсәргә, 2023 елда, китап тиз таралып бетү сәбәпле, бер ел эчендә кабат тираж ясарга туры килә. 2024 елда дөнья күргән “Җанкайларым” повесты да Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышлана. Гаилә, тәрбия, туганлык темасына гаять тирән керелә.
Г. Галләмованың гаилә, ил гаме кергән, тәрбия, мәдәни агарту юнәлешендәге китаплары янәшәсендә, “Ямьлисе иде тормышны” (2013) – публицистик мәкаләләр җыентыгы, мәдәният хезмәткәрләре өчен методик кулланма буларак тәкъдим ителгән: “Сәхнәле балачак” (2014), “Яшьнәтик әле яшьлекне!” (2015), “Канатлар куя сәхнә!” (2015) театраль күренешләргә бай булган сценарийлар җыентыклары да бастыра һәм алар Республикадан читкә дә тарала.
Иҗаты шулай ук, әдәби җурналлар: “Идел” (“Тынычсыз төнге күк” хикәясе, 2019), “Мәйдан” (“Кем гаепле?” нәсере, 2019), “Миллион татар” (проблемалы очерк “Хәрәкәттә – бәрәкәт яки игелекле замандашларга иярик!” №1, 2020), “Казан утлары” (“Зәңгәр кыңгыраулар” романы, 2020) журналларында дөнья күрә. “Бөгелмә авазы”, Әтнә таңнары”, “Яшел үзән”, “Саба” таңнары, “Сарман”, “Яңарыш” газеталарының әдәби бүлегендә басылалар.
“Алтын җирем” исемендәге музыкаль әкият-пьесасы үзешчән коллективлар тарафыннан сәхнәгә куела килә. Китап укучылар чакыруы буенча Бөгелмә шәһәре үзәк китаханәсендә (2016), Арча районы Кышкар авылында (2017), Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында 2021), Түбән Кама шәһәре Г.Тукай ис. Үзәк китапханәдә (2022) очрашуларда була.
Г. Галләмова социаль челтәрләрдә мәдәни-агарту юнәлешендә язмалар яза, проектларда актив катнаша: Республикабызның архив эше комитеты һәм “Шәһри Казан” газетасы оештырган “Минем гаиләмдәге иң борынгы басма” конкурсында, “Авылым гүзәллеге” бәйгесендә, Дөньякүләм әдәбимарафоннарда (18 тапкыр) катнашып каләмдәшләренең әдәби китапларын пропагандалауга, ана телебезне, матур әдәбиятыбызны саклауга, тарихи истәлекләр туплауга, халыкны мәдәни агартуга туктаусыз үз өлешен кертә.
Г. Галләмова 2023 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Басма китаплары:
Ямьлисе иде тормышны…: публицистик язмалар. Казан, 2013. – 91 б. – 300д.
Сәхнәле балачак: пьеса, сценарийлар. Казан: Логос нәшр., 2014. – 164 б. – 500 д.
Яшьнәтик әле яшьлекне! : сценарийлар җыентыгы. – Казан: Логос нәшр., 2015. – 168 б. – 500 д.
Канатлар куя сәхнә! Сценарийлар җыентыгы. – Казан: Логос нәшр., 2015. – 200 б. – 500 д.
Ялгыз көймә : повесть. – Казан : “Ак Бүре” нәшр., 2016. – 223 б. 1000 д. (икенче тираж. 2016. 1000 д. өченче тираж. 2018. 1000 д. дүртенче басма. 500 д.)
Түз, йөрәк! : повесть. – Казан: “Ак Бүре” нәшр., 2016. – 255 б. 1500 д. (икенче басма. 2018. 1000 д.)
Ызандашлар : роман. – Казан “Ак Бүре” нәшр., 2017. – 255 б. 2000 д.
Күңелнең дә үлчәме бар! хикәяләр, новеллалар, эсселар, нәсер, парчалар, очерклар, әдәби-публицистик мәкаләләр – Казан “Ак Бүре” нәшр., 2019. – 223 б. 1000 д.
Зәңгәр кыңгыраулар : роман 2 китапта. 1 кит. – Казан. “Идел-Пресс” полиг. нәшр., – 2020. – 399 б. 3000 д.
Кайту : роман / 2 китапта 2 кит. – Чуваш. нәшр., – 2023. – 256 б. 1500 д. (икенче басма. 2023. 900 д.)
Җанкайларым : повесть. – Чуваш. нәшр., – 2024. – 175 б. 2000 д.
Иҗаты турында:
Мөхәммәтгәрәева Г. Афәрин, Гүзәл! // Татарстан яшьләре. – 2016.
Шәвәлиева Ә. Ак дулкыннар күтәрелә күңелләрдә безнең дә…// Татарстан яшьләре. – 2017, – 16 ноябрь.
Батталова Г. Укырлык китап бар ул! // Татарстан яшьләре. – 2018, – 09 июль.
Интервью. Бер героем да тормыштан тулаем алынмаган. // Ирек мәйданы. – 2023, –гыйнвар.
Интервью. Беренче мәхәббәтемне онытырга җай булмады. – Шәхри Казан. – 2022, – 7 гыйнвар.
Интервью. Әсәрләремдә капма-каршы образлар тудырам. // Казан утлары. – 2023. – 8 май.
Интервью. Тормыш мәшәкатьләреннән арынып, ун көн газета-журнал укыйсы иде. Интертат электрон газета. –2022, – 13 июнь.