Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әхмәтшина Минзифа

Минзифа Хәйретдин кызы Әхмәтшина 1955 елның 10 июнендә Чистай районы Татар Сарсазы авылында туган.

1985-1990 елларда XI чыгарылыш Югары Совет депутаты булып сайлана.

2000 елда Татарстан Язучылар берлегенең яшьләр иҗаты белән эшләү бүлеге җитәкчесе, язучы Әхмәт Гадел аның шигырьләренә югары бәя биреп  бер җыентык чыгарырга тәкъдим итә. 2001 елда беренче «Мәхәббәт дастаны» дигән шигырьләр, ноталары белән җырлар китабы дөнья күрә. Тукай клубында (Казан, 26.11.2001ел) китапны тәкъдир итү кичәсе үтә. Миңзифа Әхмәтшина унбиш елга якын  Әлмәт дәүләт нефть институтының Студентларның ял һәм сәләмәтләндерү  үзәгендә «Әдәби кунакхәнә» иҗат студиясенең җитәкчесе  булып эшли, хәзер Саҗидә Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсен җитәкли.

Язмыш җиле 2003 елда аны Әлмәт төбәгенә алып килә. С.Сөләйманова, Г.Афзал,  Н.Әхмәдиев, К.Булатовалары белән танылган  Әлмәт  язучылар оешмасында эшли башлый.  «Күңелем канаты» (2004), “Хыялымда кайтам” (2006), “Сары яулык” (2010), елда рус теленә тәрҗемә белән “И, хатын-кыз” (2015), балалар өчен язылган “Табылдык” һәм тагын рус теленә тәрҗемә белән “Яшәгән ди, кәбестә” (2017),  “Иңнәремдә ак җилкән” (2019) дигән китаплар авторы ул.

«Күңелем канаты» (2004), “Хыялымда кайтам” (2006), “Сары яулык” (2010), елда рус теленә тәрҗемә белән “И, хатын-кыз” (2015), балалар өчен язылган “Табылдык” һәм тагын рус теленә тәрҗемә белән “Яшәгән ди, кәбестә” (2017),  “Иңнәремдә ак җилкән” (2019) дигән  китаплар авторы. «Күңелем канаты» дигән китабы өчен 2011 елда Рафаил Төхфәтуллин исемендәге, «Сары яулык» китабы өчен 2013 елда Саҗидә Сөләйманованың кызыксындыру премиясенә, «Яшәгән ди кәбестә» китабы өчен 2017 елда Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премияләре лауреаты. Татарстан Республикасы Яшьләр, спорт һәм  туризм  Министрлыгының  “Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә,   2017 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды.

Минзифа Әхмәтшина 2010 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.  Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе. Әлмәт шәһәрендә яши.


Язучылар