Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Булатова Дилбәр

Дилбәр Булатова (Дилбәр Данис кызы Сөләйманова) 1972 елның 12 гыйнварында Башкортстан республикасының Чакмагыш районы Кашкар авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала. Аннан Калмашбаш урта мәктәбен, Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлеген тәмамлый.
Мәктәптә һәм югары уку йортында укыганда ук «Игенче» район газетасында, «Башкортстан пионеры», «Кызыл таң», «Өмет» газеталарында мәкаләләре басыла.
1994–1996 елларда ул «Тулпар» журналы оештырган хикәя конкурсында җиңеп чыга. 2001 елда «Иделем акчарлагы» (Казан) яшьләр бәйгесендә проза әсәрләре буенча төп бүләккә лаек була. 2005 елда Башкортстан «Китап» нәшриятында «Яшьләр тавышы» сериясендә «Туй» дип исемләнгән хикәяләр җыентыгы дөнья күрә.
1995 елда Дилбәр Булатова «Тулпар» журналына эшкә чакырыла. Ул бүгенге көндә дә шунда бүлек мөдире булып хезмәт итә.
Хикәяләре, әдәбият-сәнгать әһелләренә багышланган публицистик язмалары «Тулпар», «Бельские просторы» журналларында, «Кызыл таң», «Өмет», «Мәдәни җомга» газеталарында басыла. Хикәяләрендә автор яңа заман проблемаларына мөрәҗәгать итә. Каһарманнарының психологик кичереше әхлакый кыйммәтләр яссылыгыннан чыгып бәяләнә. Алар җанлы сөйләм теле, үткен сюжет, камил композициягә корылулары белән үзенчәлекле.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин