Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәфигуллин Рахман

Рахман (Хабрахман) Галимулла улы Шәфигуллин 1949 нчы елның 2 нче июнендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында туа.

1964 нче елда сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. 1969 нчы  елга кадәр Воркута шәһәрендә столяр-станокчы булып эшли. Шул ук вакытта кичке урта мәктәптә укый, спорт белән шөгыльләнә. 18 яшендә Коми Республикасының греко-рим көрәше буенча чемпионы була. Әмма журналист булу теләге аның күңеленнән чыкмый. Рахман Шәфигуллинның беренче мәкаләсе хәрби хезмәттә вакытта «Ил өчен» дигән армия гәҗитендә басыла. Хәрби хезмәтне капитан чинында тәмамлый.

Рахман Шәфигуллин 1969-1971 нче еллардагы армия хезмәтеннән соң Казан дәүләт университетында, соңрак Ленинградта югары белем ала. Ленинградта ул  «Леннаучфильмда» электрик булып эшли, шунда журналист һөнәренең телевидениедәге роле белән якыннан таныша.

Яр Чаллы шәһәренә кайткач, Рахман Шәфигуллин Чаллының «Якты юл» газетасында мөхәррир урынбасары булып эшли. Телевидение һәм радио буенча Татарстан дәүләт комитетының Чаллыдагы корреспондентлык пунктын җитәкли.

­Р.Шә­фи­гул­лин Чал­лы те­ле­ра­ди­о­компаниясен оеш­ты­рып, аның бе­лән 1992-1995, 2001-2010 ел­лар­да җи­тәк­че­лек ит­ә. Күп­сан­лы те­лера­ди­оп­ро­ект­лар ав­то­ры. Чал­лы ТВ һәм «Кү­ңел» ра­ди­о­сы күп тап­кыр­лар Рос­сия, ха­лы­ка­ра һәм рес­пуб­ли­ка кон­курс­ла­рын­да җи­ңеп чык­ты. Ә 1996 елда “Менделеевск яңалыклары” газетасының баш мөхәррире була.

Җәмәгать эшләрендә даими катнашып килә. Яр Чаллы шәһәр Советына депутат итеп сайлана, даими комиссия рәисе вазыйфаларын башкара. Аннан соңгы елларда ул Менделеевск шәһәр Советы депутаты буларак та зур эш алып бара.

Рахман Шәфигуллинның әсәрләре шәһәребез һәм республика матбугатында әледән-әле дөнья күрә. 2012 нче елда Татарстан китап нәшриятында беренче «Йозак», 2015 елда “Сүз” нәшриятында «Капкын» дип исемләнгән повестьлар, хикәяләр җыентыгы басылып чыкты.

Р. Шәфигуллин – җиде медаль иясе, КамАЗ төзелеше ударнигы (1982), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999), Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге президиумы әгъзасы, Россия эчке эшләре Министрлыгының Яр Чаллы җәмәгатьчелек Советы рәисе, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины (2007).

Р. Шәфигуллин – 2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Йозак: повесть / Р. Шәфигуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. – 223 б.

Капкын: повесть, хикәяләр, публицистика / Р. Шәфигуллин. – Казан: Сүз, 2015. – 256 б.


Язучылар