Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фәхретдинов Ризаитдин

  Танылган мәгърифәтче, галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаитдин Фәхретдин улы Фәхретдинов 1859 елның 12 гыйнварында Самара губернасы Бөгелмә өязе (хәзерге Әлмәт районы) Кичүчат авылында мулла гаиләсендә туа. Мәдрәсәдә белем алганнан соң – имам-хатиб, 1891 елдан Уфада Диния нәзарәтендә казый булып тора, 1906 елдан Оренбургта «Хөсәения»дә укыта, 1908–1918 елларда «Шура» журналының баш мөхәррире булып эшли. 1922 елдан вафатына чаклы ул Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы – мөфти вазифаларын башкара.

          Мәгърифәтчелек идеяләре белән рухланып, ул үзе дә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Аның «Сәлимә, яки Гыйффәт» романы 1899 елда – Казанда, «Әсма, яки Гамәл вә җәза» романы 1903 елда Оренбургта басыла.

          Соңгы елларда Р.Фәхретдиновның тормышы һәм иҗат эшчәнлегенә игътибар бермә-бер артып, аның турында матбугатта күп кенә материаллар басыла, бай иҗат мирасыннан аерым хезмәтләр, сөземтәләр журнал битләрендә дөнья күрә, 1993 елда исә галимнең болгар-татар тарихына, мәдәни-дини үткәнебезгә багышланган әсәрләренең бер өлеше аерым китап булып чыга.

          Ләкин болар галим иҗат мирасының бик кечкенә бер кисәге генә, аны тулаем барлау-тикшерү һәм матбугатка әзерләү, галим-голәмәнең киләчәктәге эше.

          Р.Фәхретдинов 1936 елда Уфада вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Рихләтел-Мәрҗани: Ш.Мәрҗанинең хаҗ сәфәрендә язган юл истәлеге. – Казан, 1898. – 30 б.

Сәлимә, яки Гыйффәт: хикәя. – Казан, 1898. – 80 б.

Сәлимә, яки Гыйффәт: хикәя. – Казан, 1904.

Асәр: татар дөньясында исемнәре мәшһүр булган шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләре: 15 кисәктә. – 1900–1908.

Коръән вә тәбагат: Коръән басмалары турында публицистик хезмәт. . Казан, 1900. – 44 б.

Әсма, яхуд Гамәл вә җәза: хикәя. – Оренбург, 1903.

Исмәгыйль сәяхәте. – Казан, 1903. – 32 б.

Мәшһүр хатыннар: биографик очерклар. – Оренбург, 1903. – 448 б.

Ибне Рөшд. – Казан, 1905. – 51 б.

Русия мөселманнары ихтыяҗлары. – Оренбург, 1906. – 44 б.

Ислам хакында хөкүмәт тәдбирләре: 2 кисәктә. – Оренбург, 1907–1909.

1 кисәк. – 1907. – 90 б.

2 кисәк. – 1909. – 90 б.

Әбү Галә әл-Мәгарри. – Оренбург, 1908.

Тел ярышы. – Оренбург, 1910. – 195 б.

Имам Газали. – Оренбург, 1910. – 96 б.

Ибне Таймия. – Оренбург, 1911. – 148 б.

Рәхмәте илаһия мәсьәләсе: дини фәлсәфә. – Оренбург, 1911. – 16 б.

Әхмәд бай: Оренбург миллионеры-меценаты Әхмәд Хөсәеневнең тәрҗемәи хәле һәм эшчәнлеге турында. – Оренбург, 1910. – 54 б.

Ибне Гарәби. – Оренбург, 1912. – 248 б.

Мөхәммәд пәйгамбәр. – Оренбург, 1912. – 64 б.

Әхмәд Мидхәт. – Оренбург, 1912. – 144 б.

Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр. – Оренбург, 1914. – 208 б.

Җәвамигъ әл-кәлям шәрхе. – Оренбург, 1916. – 552 б.

Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакка сәяхәте. – Оренбург, 1917. – 48 б.

Шәйхе Зәйнулла хәзрәт. – Оренбург, 1917. – 106 б.

Болгар вә Казан төрекләре / төз. һәм хәзерге әдәби телгә күчерүче, кереш сүз авт. Ә.Хәйри. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 287 б. – 2500 д.

Казан ханнары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 190 б. – 10000 д.

Асар. – Казан: Иман, 2003. – 137 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г а й н у л л и н М. Риза Фәхретдинов // Татар әдәбияты тарихы. – 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 319–334 б.

Ризаэтдин Фәхретдин: фәнни-биографик җыентык. – Казан: Рухият, 1999. – 223 б.

Татар энциклопедиясе сүзлеге. – Казан: Татар энцикл. ин-ты, 2002. – 704 б.


Язучылар