Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Миңлебаев Кыям

Язучы-прозаик, әдәби тәрҗемәче Кыям Миңлебаев (Кыяметдин Сәлахетдин улы Миңлебаев) 1929 елның 25 июнендә Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Аерым крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү чорында аның әтисе, колхозга керергә теләмичә, авылдан китеп, Казаннан ерак түгел Вагонстрой дигән җирдә (Казанның хәзерге Дәрвишләр бистәсендә) төзелә башлаган заводка килеп эшкә урнаша, бераздан гаиләсен дә үз янына алдыра. Әмма сугыш башланган кытлык елында әти кеше, нахактан хөкем җаваплылыгына тартылып, шул кайгы-мәшәкатьләрдән кинәт дөнья куя, һәм өч бала белән тол калган Ләйлиҗамал түтәй 1942 елның язында гаиләсен ияртеп янә Кече Чынлыга кайтып сыенырга мәҗбүр була. Кыяметдин шундагы җидееллык мәктәптә алтынчы-җиденче сыйныфларны тәмамлый. Аннары алар, авылда да җан асрау торган саен мөшкелләнә баруын күреп, яңадан Вагонстрой бистәсенә әйләнеп кайталар. Яшәгән җирләрендә татар урта мәктәбе булмау сәбәпле, Кыяметдин алга таба укуын Казанның Кабан күле буенда урнашкан 12 нче татар мәктәбендә дәвам иттерә.

1948 елда урта мәктәпне тәмамлагач, К.Миңлебаев Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университеттан соң Татарстанның Сарман район үзәге урта мәктәбендә ике ел рус теле һәм әдәбияты мөгаллиме булып эшли. 1955 елда гаиләсе белән Казанга кайтып, Татарстан китап нәшриятында эшли башлый: әүвәл яшьләр-балалар редакциясендә редактор (1955–1958), редакция мөдире (1958–1966), аннары 1967–1989 елларда матур әдәбият редакциясенең өлкән мөхәррире вазифаларын башкара.

К.Миңлебаев – әдәбият-сәнгатьнең күп өлкәләрендә үзенең иҗади сәләтен күрсәткән каләм осталарының берсе. Иң беренче чиратта ул татар нәфис сүз сәнгатен профессиональ югарылыкта эшләнгән әдәби тәрҗемәләре белән баета. Аның тәүге тәрҗемә эше (Литва язучысы П.Цвирканың «Сандугач» исемле хикәяләр җыентыгы) 1954 елда басылып чыга.

Шуннан бирле узган илле ел эчендә Кыям Миңлебаев тәрҗемәсендә рус классикасы, чит илләр әдәбияты һәм совет чоры авторларыннан өч дистәгә якын әсәр аерым басма рәвешендә татар укучысына барып ирешә. Алар арасында Лев Толстойның «Балачак», «Үсмерчак», «Егетчак» повестьлары (1955–1957), «Казаклар» әсәре (1974), Алексей Толстойның «Михнәтле заман» трилогиясе (1976.1979), «Инженер Гаринның гиперболоиды» (1972), «Аэлита» (1983) романнары, В.Шишковның ике китаптан торган «Хәсрәт дәрьясы» романы (1963), В.Катаев, Т.Семушкин, Н.Носовларның аерым әсәрләре, чит ил язучыларыннан Э.Войничның «Кигәвен» (1981), Г.Гарсиа Маркесның «Ялгызлык» (1987), Ж.Амадоның «Габриэланың гыйшкы» (1999) романнары һ.б. авторларның китаплары бар.

Кыям Миңлебаевның тәрҗемә эшенә яшьләрне тарту һәм тәрбияләү юнәлешендә алып барган практик хезмәте дә игътибарга лаек. Ул озак еллар буена Татарстан Язучылар берлеге каршындагы тәрҗемәчеләр остаханәсен җитәкли, Казан дәүләт университетында филология факультеты студентларына тәрҗемә теориясен укыта, алар белән практик дәресләр алып бара.

Әдипне яшь чагыннан ук кызыксындыра килгән һәм алга таба иҗат эшчәнлегендә нәтиҗәле чагылыш тапкан тагын бер өлкә – ул да булса сынлы сәнгать, рәсем сәнгате. К.Миңлебаев – татарның талантлы нәкыш, графика, сынчы рәссамнарына багышланган күп дистәләрчә мәкаләләр, иҗат портретлары авторы. Әле 1982 елда ук ул Бакый Урманченың скульптура, нәкыш һәм графика жанрларындагы иҗатын яктырткан төсле альбом төзеп чыгара, аңа кереш мәкалә яза. Узган гасырның туксанынчы елларында аның тырышлыгы белән Лотфулла Фәттахов, Илдар Зарипов альбомнары, Байназар Әлминев, Канәфи Нәфыйков, Гайшә Рахманкулова һ.б. рәссамнарның иҗат мирасы каталоглары нәшер ителә. Ниһаять, татар сынлы сәнгатенең нигез ташларын салучы мәшһүр Бакый Урманче иҗатын тирәнтен өйрәнү һәм аның үз шәхесе белән озак еллар буе фикердәшләр дәрәҗәсендә дустанә аралашу нәтиҗәсе буларак, К.Миңлебаев 1990–1995 еллар арасында үзенең беренче оригиналь әсәрен – «Бакый» романын язып тәмамлый. Роман «Казан утлары» журналының 1997 елгы икенче, өченче, дүртенче саннарында басылып чыга һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан әдипнең оригиналь проза өлкәсендәге зур уңышы итеп бәяләнә. 2004 елда К.Миңлебаев үзенең икенче зур әсәрен – автобиографик материалларга һәм хатирәләргә нигезләнеп язылган, гомер юлының гыйбрәтле вакыйгаларын, әти-әнисенең, авылдашлары, кордашлары, каләмдәшләренең самими образларын сәнгатьчә сурәтләгән «Акыллы атын мактар…» дигән икенче романын укучылар хөкеменә тапшыра.

1997–2003 елларда Кыям Миңлебаев Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли һәм, тәҗрибәле редактор-тәрҗемәче буларак, татар телендә беренче фәнни энциклопедик хезмәт – «Татар энциклопедия сүзлеге»н (2002) басмага сыйфатлы итеп әзерләү эшенә үзеннән лаеклы өлеш кертә.

К.Миңлебаев 1980 елдан «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.

Ул 2005 елның 3 сентябрендә кинәттән вафат була. Кабере – Казанның Дәрвишләр бистәсендәге мөселман зиратында.

К.Миңлебаев – 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Үткәнгә сәяхәт / соавт. Ф.Нуретдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 48 б. – 10000 д.

Чынлы чишмәләре / соавт. З.Алимов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 175 б. – 1000 д.

Акыллы атын мактар…: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 288 б. – 2000 д.

* * *

Ц в и р к а П. Сандугач: әкиятләр. – Казан: Татгосиздат, 1954. – 79 б. – 10000 д. («Соловушка»)

Т о л с т о й Л. Балачак: повесть. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 148 б. – 5000 д. («Детство»)

Т о л с т о й Л. Үсмерчак: повесть. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 100 б. – 6000 д. («Отрочество»)

Т о л с т о й Л. Егетчак: повесть. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 187 б. – 7000 д. («Юность»)

Ш и ш к о в В. Хәсрәт дәрьясы: 2 томда: роман. – 1 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 30000 д. («Угрюм-река»)

1 т. – 538 б.

2 т. – 580 б.

Ш и ш к о в В. Хәсрәт дәрьясы: 2 томда: роман. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989–1990. – 15000 д. («Угрюм-река»)

1 т. – 1989. – 488 б.

2 т. – 1990. – 512 б.

К а т а е в В. Ялгыз җилкән: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 276 б. – 15000 д. («Белеет парус одинокий»)

Н о с о в Н. Белмәмеш маҗаралары: әкият-повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 172 б. – 13000 д. («Приключения Незнайки»)

Н о с о в Н. Белмәмешнең Кояшка сәяхәте: әкият-повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 272 б. – 15000 д. («Незнайка в Солнечном городе»)

Н о с о в Н. Белмәмешнең Айга сәяхәте: әкият-роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 312 б. – 15000 д. («Незнайка на Луне»)

Т о л с т о й А. Инженер Гаринның гиперболоиды. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 280 б. – 15000 д. («Гиперболоид инженера Гарина»)

Т о л с т о й Л. Казаклар: кавказ повесте. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 184 б. – 9000 д. («Казаки»)

Т о л с т о й А. Михнәтле заман: трилогия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976–1979. («Хождение по мукам»)

1 китап. – 1976. – 312 б. – 13000 д.

2 китап. – 1977. – 352 б. – 15000 д.

3 китап. – 1979. – 432 б. – 15000 д.

В о й н и ч Э. Кигәвен: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 304 б. – 15000 д. («Овод»)

Т о л с т о й А. Аэлита: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 224 б. – 15000 д.

М а р к е с Г. Ялгызлык: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 368 б. – 10500 д. («Сто лет одиночества»)

А м а д о Ж. Габриэланың гыйшкы: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 463 б. – 3000 д. («Габриэла, корица и гвоздика»)

Н о с о в Н. Белмәмеш маҗаралары: әкият-повесть. – Казан: Мәгариф, 2003. – 480 б. – 2000 д. («Приключения Незнайки и его друзей»)

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Кыйблага тугрылык: биобиблиографик мәгълүматлар һәм мәкаләләр җыентыгы. – Казан: Милли китап, 2004. – 139 б.

М и ң л е б а е в К. «Гуманистик әсәрләрне генә халкыма тәрҗемә иттем» // Акчарлак. – 2004. – № 42 (15 окт.).

Ш ә р ә ф е т д и н о в а Ф. Акыллы атын мактар… // Татар иле. – 2004. – № 38 (сент.).

Ш ә р ә ф е т д и н о в а Ф. Син безгә бик кирәк! // Мәдәни җомга. – 2004. – 1 окт.

С ә г ъ д и Р. Дәрвишләр бистәсендә үскән мөгаллим // Шәһри Казан. – 2004. – 8 окт.


Язучылар