Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ялчыгол Таҗетдин

Таҗетдин Ялчыгол – язучы һәм тарихчы, педагог, татарлар арасында абызлар хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе. XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында Казан, Уфа, Оренбург һ.б. губерна авылларында укыта.

«Тәварихы Болгарийә», «Фәваиде Бәхавийә», «Рисаләи Газизә» (1795) исемле һ.б. хезмәтләре тарихи вакыйгаларга, әдәбиятка, халык медицинасына, дини-әдәби китапларын шәрехләүгә багышлана. «Рисаләи Газизә» 1847 елда С.-Петербургта, 1850 елдан башлап Казанда берничә кат басыла. Бу әсәр – Урта Азиядә яшәгән төрки шагыйрь суфи Аллаһиярның «Сөбател-гаҗизин» («Гаҗизләрнең ныклыгы») исемле шигъри әсәренә язылган шәрехтән гыйбарәт. Анда Таҗетдин Ялчыголның үз шигырьләре дә урын ала.

Т.Ялчыголның бөтен иҗаты туган халкына хезмәт итү идеясе белән сугарыла. Күп әсәрләре патша хөкүмәтенең милли-колониаль политикасын уздырырга ярдәм итүче Диния нәзарәте һәм христиан миссионерлары эшчәнлегенә каршы юнәлдерелә.

Ул 1838 елда Зәй буендагы Имәнле Баш авылында авырулар дәвалап йөргәндә вафат була.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин