Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Зөлфәтне искә алу кичәсенә бер караш: илаһи шагыйрь рухын җиргә төшерү инструкциясе

«Бүгенге көн шагыйрь Зөлфәт көне булып хәтердә калсын иде», – диде шагыйрьнең кызы Кадрия Хәлилова Зөлфәт яшәгән йортта истәлек тактасы ачылганда. Кичә татарның әдәби дөньясында Зөлфәт көне иде.

Бу көнне:

 Казан шәһәренең Татарстан урамындагы 7нче йорт диварында алтынчы истәлек тактасы ачылды – мәшһүр татар шагыйре Зөлфәтнең (Дөлфәт Маликов) 1981 – 2000 елларда биредә яшәве язылган истәлек тактасы иде ул.

 Камал театры сәхнәсендә «Чытырманда былбыл сайрый» дигән әдәби-музыкаль кичә булды. Зур рекламалар булмаса да, аншлаг белән узды.

ххх

Шагыйрь Зөлфәт якты дөньядан бик иртә – 60 яшендә китеп барды. Дөньяга ул дүрт бала һәм гаять зур иҗади мирас калдырып китте. Шигърият белән яшәүче Мөдәррис Әгъләм һәм Зөлфәт дуслыгы – легендар дуслык. Зөлфәт белән Фирая мәхәббәте – легендар мәхәббәт. Зөлфәтнең «Соң минутта әйтә алсаң «әни» дип, соң минутта әйтә алсаң «әти» дип, күзләреңә яшьләр тыгылыр, туган телең әнә шул булыр», дигән шигырь юллары туган тел гимны булса, аның «Һаман яратам» шигыре мәхәббәткә гимнга тиң. Аның: «Табигать миңа сандугач, Язмышы бирсә әгәр, Сайрамас идеммени соң Сезнең өчен бу йөрәгем Арыганчыга кадәр, Ярылганчыга кадәр?» – дигән сүзләре шагыйрьләр гимны була алыр иде.

Шәхес исемен мәңгеләштерүнең авырлыгы турында

Элек язучыларның иҗат кичәләре Камал һәм Тинчурин театры залларында еш булса һәм татар интеллигенциясе аларга актив йөрсә, соңгы елларда алар андый масштабта узмый башлады. Бигрәк тә Язучылар берлеге бинасы реконструкцияләнеп, аның Тукай клубы яңадан ясалганнан соң бу шулай. Кичәләр шунда тыйнак кына уза башлады. Шулай итеп халык зур кичәләргә йөрүдән биздерелә башлады. Зур залларда кичә уздыру өчен юбилярның яки якын кешеләренең административ рычаглары да кирәк. Ә бит кичәләр үткәрү практикасын активрак куллансак, ул бит әле татарларны бергә җыю, аңа рухи азык бирү юлы да булыр иде. Әдәби кичәләрне театрларның дәүләт планына да кертеп булса, бөтенләй шәп буласы иде. Сыйфаты да артыр иде кичәләрнең. Алгы планга кәнәфи түгел, иҗат чыгар иде.

ххх

Татарстанда күренекле шәхесләрне мәңгеләштерү программалары бар. Аның буенча эш алып барыла. Әмма шәхесләрнең истәлеге мәңгеләштерелсен өчен бу юнәлештә максатчан эш алып бурычы туганың булуы шарт. «Үзе юкның күзе юк», – ди татар. Үзе булмаганнар «күзен» калдырса, ягъни вафат булган шәхеснең улы-кызы актив йөрсә, шәхеснең исеме андый мәңгеләштерү проектларына тизрәк керү шансы бар.

Шагыйрь яшәгән йортка истәлек тактасы кую, кичә ясау идеясе һәм мәшәкатьләре белән Зөлфәт абыйның кызы Кадрия Хәлилова актив йөрде дип беләм. Килене, олы улы Азаматның хатыны – «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова да шагыйрь иҗатына хөрмәт белән карый һәм аның иҗатын һәм шәхесен пропагандалау юнәлешендә эш алып бара. Әлбәттә, Зөлфәт абыйның хатыны Фирая апа да бар әле – Ходай аңа исәнлек бирсен! Мондый дәвамчылар һәм күренекле шагыйрьнең иҗатына гашыйк ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова кебек җитәкчеләр булганда Зөлфәт абыйның исеме онытылмас, күптомлыклары да чыгар, Казанның берәр матур урамына исеме дә бирелер.

Сүз уңаеннан, урамга исем бирү мәсьәләсен Мемориаль такта ачылу тантанасында Кадрия Хәлилова күтәреп чыкты: «Чорыбызның ике зур шагыйре – Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләмнең исемен мәңгеләштерү юнәлешендә тагын бер хыялыбыз бар. Казан шәһәренең ике чиктәш урамына Мөдәррис Әгъләм белән Зөлфәт исемнәрен бирү бик урынлы һәм дөрес булыр иде», – диде ул.

Кадрия тотынсамы – бирелер дә, Алла бирса! Нәкъ шулай – ике чиктәш урамга, ике ахирәт дус шагыйрьгә!

Лариса Маликова Зөлфәт абый турында истәлекләр китабы әзерләве турында әйтте – анысы да кирәк. Зөлфәт абыйны бераз белгән кеше буларак әйтәм – җыентык Зөлфәт абыйга кагылышлы кызыклы вакыйларны искә алып эшләнсә, гаҗәеп кызыклы, кулдан кулга йөртеп, көлә-көлә укый торган китап булырга да мөмкин әле.

«Чытырманда былбыл сайрый»

Зөлфәт көне Камал театрында дәвам итте. Зал шыгрым дияргә мөмкин. Ирекле туксанынчы елларда әдәбиятта һәм журналистикада кайнаган татар дөньясының концентрациясе иде бу. Аларны бирегә Зөлфәт исеме магнит итеп тартып китергән.

Әдәби-музыкаль кичә «Чытырманда былбыл сайрый» дип аталган һәм ул истәлек-хатирәләрсез, бары тик шигырь һәм музыкадан торган әдәби-музыкаль кичә буларак ясалган. Сәхнәдә – Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры. Экранда – Зөлфәт абый төшерелгән видеолардан өзекләр. Шулай ук аны белгән, аның белән аралашып яшәгән кешеләр – Роза Яппарова, Эльмира Шәрифуллина, Ләбиб Лерон һәм башкалардан кыска гына фикерләр.

Кичәне тасвирлап торуны кирәк дип тапмыйм – «Татар-информ» аны онлайн күрсәтте, карап өлгермәгәннәр Камал театрының күренекле артисты Илдус Әхмәтҗанов һәм яшь буын артистлары башкаруында хәзер дә ләззәтләнеп Зөлфәт шигырьләрен тыңлый ала – язмасы бар.

Дөресен әйткәндә, шигырьләрне ике буынның башкаруы арасында зур контраст бар. Ә бу контраст Зөлфәт абый иҗатының киләчәге файдасына түгел – яшь буын аның шигырьләрен күңеле һәм башы аша уздырмыйча гына сөйли кебек. Алар аны аңламаганнар кебек тоела… Әйе, ятларга җиңел – һәр сүз тәмен белеп дөрес кулланылган, җырлап тора. Ә бит Зөлфәтнең һәм сүзендә мәгънә бар. Ул рифма җыючы түгел, космос белән тоташкан шагыйрь. Шул чакта Хәлим Җәләй сагындырып куйды. Их, җитми шул Хәлим абыебыз. Менә ул сөйләп күрсәтер иде ул Зөлфәт шигырьләрен!.. Хәтта Илдус Әхмәтҗанов йөзендә яшь коллегалары өчен уңайсызлану чалымнары күрдем кебек. Әллә миңа гына шулай тоелдымы икән?

Мәхәббәт гимны булырдай «Һаман яратам» җыры Эльза Исламова һәм Филүс Каһиров тарафыннан вокал ягыннан бер кимчелексез җырланды. Вокал бар, йөрәк юк… Зилә Сөнгатуллина белән Мирсәет Сөнгатуллин башкаруы сагындыра дисәм, картаеп мыжгып утырган хатынны хәтерләтерменме икән? Хәтерләтсәм хәтерләтермен инде – мин Эльза белән Филүстән бу җырны репертуарларына алмауны сорар идем. Зөлфәт абый шигыренә Фәрит Хатыйпов көй язган әлеге җырның бик күп башкаруларын табып була. Җырның көче ноталар тигезлегендә генә түгел, авторларның һәм җырчыларның күңел җылысында да.

Ә менә Камал театрында барган «Кияү белән кәләш» спектаклендәге «Кичер» җырын видеодан Шамил Бариев һәм Фирдәвес Хәйруллина башкаруында күрсәтеп, аннары сәхнәгә Шамил Бариев кызы Айгөл Бариева белән Ришат Әхмәдуллинны чыгару – отышлы. Кичәнең шушы мизгеле өчен рәхмәт! Һәм бу бердәнбер диярлек рәхмәт!

ххх

Кичә шагыйрь Зөлфәтнең илаһи шигъриятен ачуга түгел, аның да гап-гади кеше булуын күрсәтүгә корылган иде. Әти-әнисе, авылы, укырга керүе, гаиләсе… «Укытучылар да ашый икән» дигәндәй, шагыйрь дә адәм баласы дип күрсәтә кичәне әзерләүчеләр – сценарий авторы Фәрдия Сәфәргалиева һәм режиссер Лилия Әхмәтова.

Баксаң, башта сценарий язу эше шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинга тәкъдим ителгән икән. Ләкин гаилә кичәне башкачарак күргән, фикер каршылыгында гаилә фикере өстен чыккан һәм нәтиҗәдә «Чытырманда былбыл сайрый» дип аталган, хатын-кыз күзлегеннән корылган кичә барлыкка килгән. Лилия Әхмәтованы без профессиональлек җитмәве өчен түгел, бары тик сыгылмалы булуы өчен тәнкыйтьли алабыз. Ә Рүзәлне – сыгылмалы булмавы өчен.

Кыскасы, миңа кичәдә Илаһият шагыйре булган Зөлфәт җитмәде. Әзерләүче ханымнар һәм сөйләүче егетләр аны биреп җиткерә алмады.

Зөлфәт абыйның гади генә кеше булмавына мисал буларак ике хатирә китерәм:

Фоат Садриев: «Зөлфәтнең әтисе тимердән ни тели – шуны ясый иде. Ул мулла да булды, мәчет салдырды. Шул мәчетне салдыргач вафат булды. Аның җәсәден алып барганда гаҗәп хәл булды – дүрт кош дүрт яктан озата барды. Зөлфәтнең поэзиясе бик серле, болар да серле әйберләр».

Ркаил Зәйдулла: «Фоат абый әтисе турында истәлекләр белән уртаклашты. Аның бит үзен җирләгәндә дә гаҗәеп хәл булды. Май ае, зиратта сандугачлар сайрап тора. Аның җәсәден ләхеткә төшергәндә сандугачлар кинәт туктап калды. Мин үзем моңа шаһит. Моның хикмәте булгандыр».

Мондый Шагыйрь турында башка төрле кичә кирәк иде.

Дөресен генә әйткәндә, Шагыйрьнең кичәсен ясау эшен хатын-кызга тапшырырга ярамый дигән уйга килә башладым, нечкә күңелле, хисле хатын-кызлар кулы кагылгач, «мимимишный», «уси-пус кичәләр» барлыкка килә. Соңгы кичәләрдән Ркаил Зәйдулланыкы да йомшак иде, монысы да әйбәт түгел.

Әле алдыңны-артыңны карап, сүзеңне үлчәп әйтә торган заманнарда да: «Чакырылмаган кунак – татардан да яманрак»,– диләр, хактыр да», – дип мәйданнар тоткан, Курчак театры өчен Чыңгыз Айтматов әсәре буенча «Гасырдан озын бер көн» курчак пьесасы язып, татар дөньясына маңкорт темасын керткән, «Мин хан түгел, мин бары тик Зөлфәт», – дип дөнья яңгыраткан Зөлфәтнең Шигырь кичәсен милләт турында сөйләшү мәйданы да ясап була иде, ләбаса. Ә биредә ниндидер артыкка киткән саклык белән хәтта Эльмира Шәрифуллинаның «Зөлфәт Халык шагыйре исемен ала алмый китте», – дигән сүзләре дә видеорәткә керми калган. Эльмира Шәрифуллина – Зөлфәт белән бер йортта яшәп, гаилә дуслары булып йөргән ханым, аның ире күренекле сатирик язучы Фаил Шәфигуллин Зөлфәтнең җан дусты иде. Димәк, Эльмира апаның үз сүзен әйтергә хакы бар иде, хәтта сценарийның «мимимишный» концепциясенә туры килмәсә дә.

Халык шагыйре дигән рәсми исемне алмый киткән мәшһүр шагыйрь

Сүз уңаеннан, Зөлфәт абыйның халык шагыйре исеме ала алмый китүе турында Илфак Ибраһимов аңлатмасы. Чөнки ул вакытта – 2007 елда ул Татарстан Язучылар берлеген җитәкли иде. Мин быел Илфак абыйдан әлеге теманы сорадым.

Илфак Ибраһимов: «Зөлфәт тә, Мөдәррис Әгъләмов та – корифейлар. Зөлфәт абый белән бер-беребезне бик каты хөрмәт итә идек, якташлар да бит әле без. Мөдәррис абыйның хәле билгеле булгач, тиз генә идарәне җыйдык та, халык язучысы исемен сорап, документлар әзерләдек, гомеренең соңгы көннәрендә шул исемне алсын иде, дидек. Юбилеен да үткәрдек. Камал театры ул вакытта ремонтта иде, шуңа күрә кичә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә булды. Халык шагыйре исеменә ул шатланмады да, көенмәде дә. Чөнки ул үзенең халык шагыйре икәнен белә иде. Без шуны эшли алдык. Өлгердек. Ә Зөлфәт абый белән кинәт килеп чыкты. Егылып имгәнде бит ул. Шул елны 60 яшьлек юбилеен үткәрдек. Мөдәррис абый шикелле вафат була күрмәсен дип борчылдык. Халык шагыйре исеменә документлар эшләп өлгермәдек. Үләсен белгәндә генә документлар тутыру әхлаксызлык та булып күренде. Төрлечә уйладык. Аны эшләргә кирәк булган. Зөлфәт абыйның урыны оҗмахта булсын! Рәнҗемәсен!

Вафат булганнарына халык шагыйрьләренә зиратта таш-һәйкәлләр куйдык. Илдар Юзеевка, Шәүкәт Галиевка, Роберт Әхмәтҗановка, Мөдәррис Әгъләмга, Рөстәм Мингалимга, Фәнис Яруллинга шикарный һәйкәлләр куйдык. Зөлфәт абыйга куймадык, чөнки балалары молодцы – үзләре куйганнар иде».

Зөлфәт абыйга халык язучысы исеме бирелеп өлгермәвен истәлек тактасы ачылу тантанасында ипләп кенә Ләбиб Лерон да әйтте. «Ни кызганыч – аңа халык шагыйре исемен алырга насыйп булмады. Ләкин «мәшһүребез» дигән сүз шуны алыштыра», – диде ул. Алыштырмый инде, әлбәттә, быел Тукай премиясе алган Ләбиб Лерон үзе дә хәзер «халык язучысы» исеме чиратына басмас дисезме? Мин болай да мәшһүр дип йөрмәс. Шулай да, йомшартып булса да «авырткан урынга» төртеп күрсәткән Ләбиб Леронга рәхмәт!

«Ул безнең остаз иде»

Ашаган белми, тураган белә, ди халкыбыз. Кичерегез, оештыручылар, «тураганны» ашап ризасызлык белдерүчене. Язманы Зөлфәт абыйга бәйле кайбер истәлекләр белән тәмамлыйм.

Разил Вәлиев: «Шагыйрь Зөлфәт белән мин 1960 елның сентябрендә таныштым. Без ул елны Казан дәүләт университетына укырга кергән идек. Ул татар теле бүлегендә, мин журналистикада булсак та, язмыш шулай кушкандыр, бер бүлмәгә туры килдек. Без ул бүлмәдә бик тә кызык итеп яшәдек. Без анда Фәрит Гыйльми, Зөлфәт, мин, Рәфыйк Юныс, тарих бүлегеннән Дамир исемле студент идек. Без анда чын мәгънәсендә иҗат Казанында кайнадык. Без анда үзебезнең «Фанатик» дип аталган газетаны да чыгара идек. Безнең бүлмәгә һәр кичне бөтен тулай торак язучылары җыела иде, шигырь язу бәйгеләре оештыра идек, бәхәсләр дә була иде. Күрәсең, бик шау-шулы бүлмә булгандыр, икенче елны безгә тулай торактан урын бирмәделәр. 1968 елда безнең Зөлфәт белән бик истәлекле вакыйга булды. Май аенда, хәзерге Тинчурин театры бинасында узган Язучылар берлеге корылтаенда без, татар иҗатчыларына яшьләр журналы сорап, өндәмә тараттык. Без 200-300 данә өндәмәне кулдан язып, корылтай вакытында Зөлфәт бер яктан, мин икенче яктан балконнан чәчеп җибәрдек. Аның тәэсире булгандыр дип уйлыйм – берничә елдан «Идел» журналы гамәлгә куелды».

Камил Кәримов: «Бүген халыкның шулкадәр җыелуы гаҗәп бит инде: такта ачылуга беркайда афиша юк, чакыру юк – килгәннәр. Әйтерсең лә, Зөлфәт үзе килеп чыгар кебек. Ләкин бераз биографиясен өйрәнеп, программа төзеп килмәүләре кызганыч. Ул «Яшь ленинчы»да эшләде, остаз иде бит ул! Ул бит язардай кешеләрне күреп ала белә иде. Мин моннан 50 ел элек Оренбург далаларында чирәм җир сөргәндә туган якны сагынып шигырь-хикәя язам, редакцияләргә җибәрәм. Миңа шигырьләрегез басылып чыкты, хикәягез алдагы саннарда чыга дип хат килә. Хәлемне күз алдына китер! «Нишләп мин монда җир сөреп йөрим», – дип рухланып Казанга кайттым. Зөлфәт белән күрештем. Аның янында һәрвакыт Фаил була иде. «Укырга кирәк!» – диделәр алар миңа. Укырга кердем. Мине Зөлфәт янына «Яшь ленинчы»га эшкә җибәрделәр, бергә эшләдек. Аннары «Чаян» журналына эшкә киләм – тагын Зөлфәт! 12 ел бергә эшлибез. Миннән язучы ясау өчен аның миңа: «Синдә Паустовский чалымнары бар», – дигән бер хаты җитте. «Синең биографияң шәп бит», – дип мине роман язарга этәрде. Ул исән чакта минем «Ком сәгате» дилогиясе басылып чыкты. Ул укып чыкты да: «Мин Мәһдиев стиле беләнрәк яза торган язучылар килерме дип күптән көтә идем. Рәхмәт», – дип язды. Зөлфәт – ул остаз. Безнең белән бергә бара».

Йөрәк

Сайравына һушым китеп

Тыңлап тордым мин иртән –

Бу табигатьнең йөрәгеСандугач түгел микән?

Күкләргә ашты күңелем

Шул моңнарга сарылып,

Сайрап үлә сандугачлар,

Йөрәкләре ярылып.Йөрәккә кунган шикелле

Сайрамачы, кит инде…

Шушы сайрауларың белән

Үтерәсең бит инде!

Каян килгән сиңа бу моң? –

Томшыгың көмеш бугай,

Томшыгың көмеш булмаса,

Сайрамас идең болай!

Аңлар өчен ил шатлыгын,

Кайгыларын, язмышын –

Тик бер тапкыр тыңлау җитә

Шул илнең сандугачын.

Табигать миңа сандугач

Язмышы бирсә әгәр,

Сайрамас идеммени соң

Сезнең өчен бу йөрәгем

Арыганчыга кадәр,

Ярылганчыга кадәр?!

 

Туган тел хакында

Тел ачылгач үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни» — дип,

Тел ачылгач үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти» — дип, —

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни» — дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаћ: «Әти» — дип, —

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телећ әнә шул булыр…

* * *

Хан да түгел, мин – бары тик Зөлфәт,

Кулымда да кайнар кылыч түгел.

Ә күңелне алгысыта яулар –

Ул нинди яу –

Җаным тыныч түгел.

Төгәл тарттырылган өзәңгеләр.

Ялтыр дага атлар – авызлыкта.

Тын җәяләр ярсып бөгелгәннәр.

Юешләнгән тояк таңгы чыктан.

Алда – мин яулыйсы Дорфа Бушлык,

Аннан ары – һич Шәфкатьсез Офык.

Янә ары китсәм – Өметсез Яр,

Иң соңында – Котылгысыз Ышык.

Ханнар моңа ирешкәнгә кадәр

Узар иде күпме җанны түшәп?

Мин ничекләр узыйм соң бу юлны? –

Мин хан түгел, мин – бары тик Зөлфәт…

 

intertat.tatar /Рузилә Мөхәммәтова


Язучылар

Туган көннәр