Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әминев Юныс

Драматург Юныс Шәрип улы Әминев 1921 елның 1 декабрендә Татарстан Респуб­ликасының хәзерге Әгерҗе районы Салагыш авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. 1936-1939 елларда Минзәлә педагогия учили­щесында укый, аны тәмамлагач, бер ел Акта­ныш районында мәктәптә балалар укыта. 1940 елның ноябрендә гаскәри хезмәткә алынып, 1942 елның мартына кадәр хәрби мәктәптә укый, анна­ры взвод командиры сыйфатында Дон фронтына җибәрелә. 1943 елның 6 мартында Ю.Әминев яралы һәм контузияле хәлендә немецлар кулына әсир төшә һәм 1944 елның августында совет гаскәрләре азат иткәнгә кадәр Ру­мыниядәге хәрби әсирләр лагеренда тоткынлыкта яши. Сталино (хәзерге Донецк) шәһәрендәге 240 нчы совет лагеренда әсир төшү сәбәпләрен ачык­лау буенча махсус хәрби тикшерүне үткәннән соң, 1945 елның гыйнва­рыннан Ю.Әминев янәдән фронтка җибәрелә, сугыш беткәнче алгы сы­зыкта була, Будапештны штурмлауда, Братиславаны азат итү сугышла­рында катнаша, икенче тапкыр яралана. Сугышны ул Прага шәһәрендә тәмамлый.
1945 елның августында гвардия кече лейтенанты дәрәҗәсендә фронт­тан кайткач, Ю.Әминев туган төбәгендә үзенең төп һөнәри хезмәтен — укытучылык эшен башлап җибәрә, ләкин бер елдан аны, әсирлектә булып кайткан кеше буларак, мәктәптә укыту эшеннән читләштерәләр. Ул баш­ка эшкә күчәргә мәҗбүр була: берникадәр вакыт Краснобор урман хуҗа­лыгында десятник, аннан соң Молотов (хәзерге Пермь) өлкәсендәге нефть разведкасы оешмасында балта остасы булып хезмәт итә. 1947 елның гыйн­варында ул, ниһаять, укытучы булып эшләргә рөхсәт ала, һәм шуннан соң аның Әгерҗе районының Барҗы авылы җидееллык мәктәбендә озак ел­ларга сузылган укытучылык хезмәте башлана. 1953 елда, эшеннән аерыл­мыйча укып, ул Алабуга укытучылар институтының рус теле һәм әдәбия­ты бүлеген тәмамлый.
Бала чагыннан ук әдәбият белән кызыксынып үскән һәм үзе дә каләм көчен сынап караган Ю.Әминев узган гасырның илленче еллары башында чын-чынлап торып әдәби иҗат эшенә керешә. 1950 елда языла башлап, 1955 елда тәмамланган һәм шул ук елны Минзәлә драма театры коллекти­вы тарафыннан сәхнәгә куелган «Язылмаган законнар» исемле беренче күләмле пьесасы ук Ю.Әминевне сәләтле драматург итеп таныта. Бу спек­такль 1957 елда, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы вакытында, Мәскәү тамашачыларына да күрсәтелә.
Драматургның шуннан соң иҗат ителгән «Гөлчәчәк» (1956), «Тамыр­лар» (1961), «Әти балак» (1964), «Гөлҗәннәтнең җәннәте» (1966), «Уҗым бозавы» (1966), «Минем җинаятем» (1968), гражданнар сугышы чорында авылдагы сыйнфый каршылыкларны үзәккә алып язылган «Умырзая чәчәкләре» (1959), сәүдә хезмәткәрләренең тормышын яктырткан «Сату­чылар» (1961 ) исемле комедия һәм драмалары Татарстанның Минзәлә, Әлмәт, Республика Күчмә театрлары һәм Башкортстанның Салават, Сибай театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән бара. «Умырзая чәчәкләре» белән «Гөлҗәннәтнең җәннәте» Татар дәүләт академия театрында да куе­ла, ә «Умырзая чәчәкләре», рус теленә тәрҗемә ителеп, Казанның Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) репертуарына кертелә. Әдипнең «Язылмаган законнар», «Тамырлар» драмалары буенча Минзәлә драма театры сәхнәсендә куелган спектакльләр өчен режиссер С.Әметбаев 1960 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Ни хикмәт, пьесаларның авторы бу бүләктән читтә калдырыла.
1959-1961 елларда Ю.Әминев Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәби­ят институтының икееллык Югары әдәби курсларында укый. 1969 елда исә гаиләсе белән Әлмәт шәһәренә күчеп, гомеренең соңгы көннәренәчә шунда яшәп иҗат итә.
Драматургның Әлмәт чорындагы әдәби иҗаты тематик яктан үзгәреш кичерә: аның әсәрләренә шәһәр тормышы, нефтьчеләр, завод-фабрика эшчеләре образлары, производство-хезмәт темалары килеп керә. «Кан кардәшләр» (1972), «Сафура бураннары» (1975), «Сөймим дисәң дә… » (1975), «Очрашырбыз, Гөлсылу!» (1980) кебек комедия һәм драмалар әнә шул тематик киңәюгә мисал булып торалар. Язучы бу елларда бигрәк тә Әлмәт татар драма театры белән иҗади дуслыкта эшли: аның һәрбер яңа пьесасы диярлек тамашачы хөкеменә беренче булып шушы театр сәхнәсе аша җиткерелә.
Ю.Әминев утыз еллык иҗат гомерендә ике дистәдән артык сәхнә әсәре яза. Аның әдәби иҗат мирасында «Тикшерү», «Каракның бүреге яна», «Аерылышу», «Латыйфә» кебек бер пәрдәле пьесалар да бар. Аларда да әдипнең үзенә генә хас язу стиле, сюжет кору осталыгы, халыкчан образ­ларга бай шигъриятле теле сизелеп тора. Гомумән, Ю.Әминевнең пьеса­лары сугыштан соңгы татар драматургиясенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә. Пьесалары аша әдип кеше шәхесенең рухи матурлыгына дан җырлый һәм уңай геройлары үрнәгендә тамашачы һәм укучы күңеленә югары әхлак һәм гражданлык сыйфатларын иңдерергә тырыша. Ю.Әминевнең үзе исән чагында аерым басма яки пьесалар тупланмасы рәвешендә ун китабы дөнья күрә.
Драматургия һәм театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен Ю.Әминевкә 1981 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мак­таулы исем бирелә.
Юныс Әминев озакка сузылган каты авырудан соң 1982 елның 3 де­кабрендә Әлмәт шәһәрендә вафат була.
Ю.Әминев — 1958 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар