Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нури Зәки

Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Зәки Нури (Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов) 1921 елның 24 декабрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Татар Төкесе авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Җидееллык колхоз яшьләре мәктәбен (ШКМ) тәмамлаганнан соң, 1934—1937 һәм 1940—1941 елларда Татарстанның хәзерге Кукмара районындагы Лубян урман техникумында белем ала, 1938—1940 еллар арасында Ерак Көнчыгыштагы Николаевск-на-Амуре шәһәрендә диңгез порты төзелешендә һәм Чувашстанның Шемурша урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча хезмәт чыныгуы уза. 1941 елның маенда 3. Нури хәрби хезмәткә алына һәм, илнең Көнбатыш чигенә җибәрелеп, артиллерист сыйфатында, гитлерчылар һөҗүменең беренче көннәреннән үк фашист илбасарларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1941 елның августында, полкташлары белән бергә чолганышка эләгеп, ул дошман тылында кала һәм, партизаннар отрядына кушылып, 1942 елның мартыннан 1944 елның августына кадәр атаклы Константин Заслонов җитәкчелегендәге белорус партизаннары берләшмәсендә башта дошман объектларын шартлатучы-диверсант, соңыннан «Җиңү» («Победа») исемле разведка отряды начальнигы булып хезмәт итә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 3. Нури Ватан сугышы ордены (1948), «Ватан сугышы партизанына» медале (1944) һәм башка медальләр белән бүләкләнә.
Белоруссия җирләре фашист илбасарларыннан азат ителгәннән соң, 1944 елның августыннан 1946 елның көзенә кадәр, 3. Нури хезмәт ияләре депутатларының Орша шәһәре Советында башкарма комитет председателе урынбасары вазифасын башкара һәм шәһәрне сугыш хәрабәләреннән арындыру, торгызу буенча зур оештыру эшләре алып бара. Соңыннан, 1975 елда, фашист Германиясен җиңүгә утыз ел тулу көннәрендә, хезмәт ияләре депутатларының Орша шәһәр советы башкарма комитеты карары белән, Зәки Нурига Орша шәһәренең Почетлы гражданы дигән мактаулы исем бирелә.
1946 елда 3. Нури туган якларына кайта һәм 1946—1949 еллар дәвамында башта Буа урман базасы, аннары Тархан леспромхозы директоры булып эшли.
1949 елның ахырында 3. Нури Казанга килә һәм «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы редакторы урынбасары итеп билгеләнә. 1951—1955 елларда Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире, аннары берникадәр вакыт Татарстан Язучылар I союзында әдәби консультант һәм Идарәнең җаваплы секретаре хезмәтен Үти. 1957 елда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби Курсларны тәмамлап кайтканнан соң, 3. Нури алты елга якын (1957—1963) Татарстан Язучылар союзының җаваплы секретаре, 1964—1971 елларда «Казан утлары» журналының баш редакторы, ә 1971 елның языннан алып 1974 елның маена кадәр Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе булып эшли. Бер үк вакытта (1970—1975) ул СССР Язучылар союзы секретарьларыннан берсе итеп сайлана. 1974—1982 елларда ул яңадан «Казан утлары» журналының баш редакторы хезмәтендә.
3. Нури— 1948 елдан КПСС члены.
Зәки Нуриның беренче шигъри тәҗрибәләре сугыш алды елларында көндәлек матбугатта һәм күмәк җыентыкларда күренә башлый. Шулай да шагыйрь буларак ул Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы чорда формалаша. 1945 елда сугышчы-партизанның ватандарлык, дуслык-туганлык хисләре һәм фашизмга карата нәфрәт белән сугарылган беренче җыентыгы («Шигырьләр») басылып чыга. Гомумән, Ватан сугышы темасы, партизан лирикасы шагыйрьнең бөтен иҗаты буенча үзенчәлекле бер агым булып дәвам итә. Лирик шигырьләрдән һәм «Дан юлы», «Урманда утлар» кебек поэмаларыннан тыш, әдипнең сугыш темасына алтмышынчы елларда язылган «Үлгәннәр дә үч алды» исемле проза әсәре дә бар.
Зәки Нуриның сугыштан соңгы поэтик иҗат эшчәнлеге жанр ягыннан нигездә өч тармакта бара: публицистик лирика, балалар поэзиясе һәм юмор-сатира әсәрләре. Шагыйрьнең лирикасы бигрәк тә гражданлык, интернационализм мотивлары, публицистик-политик рухы белән аерылып тора. Ул, иҗатчы буларак, ил тормышындагы мөһим вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдереп барырга тырыша. Туган илне сөю, аның тарихи казанышлары, көндәлек уңышлары белән горурлану — 3. Нури поэзиясенең төп идея эчтәлеген тәшкил итә. Шушы ук патриотик хисләр һәм сыйфатлар аның күп санлы юмор-сатира әсәрләренең, балалар өчен язган шигырьләренең дә пафосын билгели.
3. Нури — әдәбиятта актив эшләүче авторларның берсе. 1945—1983 еллар арасында аның татар телендә — утыз алты, рус теленә тәрҗемәдә — унҗиде, башка халыклар теленә тәрҗемәдә алты — барлыгы илле тугыз исемдә аерым китабы басылып чыга. Шагыйрьнең иҗат йөзен билгели торган шигырь һәм поэмалары 1980 елда Татарстан китап нәшриятында «Шигырь китапханәсе» сериясендә дөнья күргән «Күңел яктысы» исемле күләмле җыентыгында урын алган.
3. Нури шигъри тәрҗемә өлкәсендә нәтиҗәле эшли. Ул — татар телендә алты томлы Лениниана чыгаруны оештыручы һәм тәрҗемә итүчеләрнең берсе. Күренекле рус шагыйрьләре А. Твардовскиййың «Дом у дороги» («Юл буендагы йорт», 1951), С. Щипачевның «Дом в Шушенском» («Шушен-скоедагы өй», 1953), В. Саяновның «Ленин в Горках» («Ленин Горкида», 1954) исемле поэмаларын, украин шагыйре П. Вороньконың балалар өчен язган шигырьләрен («Синең китабың», 1955), кыргыз совет шагыйре К. Җу-нусов, белорус поэзиясе классигы Я- Колаеның поэтик әсәрләрен татар укучылары 3. Нури тәрҗемәсендә укыйлар. Ул шулай ук, үзе төзеп һәм татарчага тәрҗемә итеп, аерым серия рәвешендә, 1967—1975 еллар арасында әзәрбайҗан, белорус, казакъ, үзбәк, төрекмән, кыргыз, таҗик, украин, рус, латыш, литва, эстон, әрмән һәм грузин совет поэзиясенең иң яхшы үрнәкләре тупланган махсус җыентыклар бастырып чыгарды. Дөнья халыклары һәм илебездәге кардәш халыкларның фольклор әсәрләрен (мәзәкләр, мәкаль-әй-темнәр һ. б.) үз эченә алган «Күңелле китап» (1969, 1979), «Алтын хәзинә» (1973) исемле күләмле җыентыклар да әдипнең тәрҗемә өлкәсендәге күпкырлы эшчәнлеге турында сөйли.
3. Нури — актив җәмәгать эшлеклесе. Ул өч тапкыр (1961, 1968, 1979) халык депутатларының Казан шәһәр советы депутаты, ике тапкыр (1967, 1971) Татарстан АССР Верховный Советы депутаты, өч тапкыр (1961, 1964, 1974) КПССның Казан шәһәр комитеты Пленумы члены итеп сайланды, төрле елларда СССР Язучылар союзының идарә члены (1975—1980) һәм ревизия комиссиясе члены (1961—1971), РСФСР Язучылар союзы идарәсе члены (1970—1975) вазифаларын башкарды. 1975 елдан бирле ул — Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены; 1971—1974 елларда Идарәнең председателе булып эшләде.
Әдәбият өлкәсендәге һәм җәмәгать тормышындагы хезмәтләре өчен 3. Нури 1971 елда «Почет Билгесе», ә 1981 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнде.
3. Нури— 1951 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Шигырьләр.—Казан: Татгосиздат, 1945.—64 б. 5185.
Безнең яшел дустыбыз: (Урман турында язмалар).—Казан: Татгосиздат, 1949.—36 б. 5000.
Дан юлы: (Партизан турында кит.). Поэма.—Казан: Татгосиздат, 1949.— 91 б. 3165.
Без яшибез Иделдә: Шигырьләр. (1941—1950).—Казан: Татгосиздат. 1951.—132 б. 3065.
Диңгез ясалган якта: Сталинградгидрострой дәфтәреннән шигырьләр — Казан: Татгосиздат, 1953.—80 б. 3000.
Казаннан кайткач: [Шигырь].—Казан: Таткнигоиздат, 1953.—15 б. 5000.
Төп юнәлештә: Сталинградгидрострой турында язмалар.— Казан- Татгосиздат, 1953.—72 б. 5000.
Син мәктәпкә йөрисең: Шигырьләр.—Казан: Таткнигоиздат, 1954—23 б 10000.
Чын күңелдән сөйләшү: Шигырьләр.—Казан: Таткнигоиздат 1955 — 199 б. 4000.
Аңлатыгыз миңа: [Шигырьләр].—Казан: Таткнигоиздат, 1956.—16 б. 3000.
Күтәрелү: Поэтик очерк. Шигырьләр.—Казан: Таткнигоиздат, 1956 — 99 б. 5000.
Күңел яктысы: Яңа шигырьләр һәм җырлар. [Биогр. белешмә].— Казан: Таткнигоиздат, 1957.—99 б. 4000.
Ел буе яз: Яңа шигырьләр һәм җырлар.—Казан: Таткитнәшр., 1958.— 106 б. 4000.
Таныш булыгыз: [Шигырьләр].—Казан: Таткитнәшр., 1958.—27 б. 6000.
Табышмак әйтеш: [Шигырьләр].—Казан: Таткитнәшр., 1959.— 13 6, 15000.
Гашыйклар җырлый: Яңа шигырьләр һәм җырлар.—Казан: Таткитнәшр.. 1960.—115 б. 5000.
Сезнең арада юкмы шундыйлар?: Чәнечкеле’шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1960.—20 б. 10000.
Туган көн: Шигырьләр һәм җырлар.—Казан: Таткитнәшр., 1961.—100 б. 5000. Саный беләм: [Шигырьләр].—Казан: Таткитнәшр., 1962.— 12 б., ил. 20000. Рец.: Нәҗметдинов В.— Сов. әдәбияты, 1963, № 2, 151 б.
Әй яңгыр килсен иде: [Шигырь].—Казан: Таткитнәшр., 1962.—12 б., ил. 25000.
Үлгәннәр дә үч алды: Партизан язмалары.— Казан: Таткитнәшр., 1962.— 147 б. 13000. Лирика, юмор, сатира.— Казан: Таткитнәшр., 1963.—123 б., портр. 7000. [Тышл. кит. исеме: «Туры карап күзегезгә»].
Бер ел: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1964.—79 б. 4000.
Батырлар һәм матурлар: Түбән Кама күренешләреннән. (Очерклар).— Казан: Таткитнәшр., 1965.—96 б. 2000.
Горур гүзәл: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1965,—95 б. 5000.
Елмаябыз һәм көләбез: Чәнечкеле шигырьләр, мәсәлләр, фельетоннар, Шаярулар.—Казан: Таткитнәшр., 1966.—11 б., портр. 6000.
Бу безнең китап: Шигырьләр, җырлар, чәнечкеле сүзләр, табышмаклар.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—144 б., ил. 10000.
Биш учак: Яңа шигырь дәфтәре.—Казан: Таткитнәшр., 1968.—155 б. 7000.
Озын сүзнең кыскасы: Өч бәйләм шигырь.— Казан: Таткитнәшр., 1970.—-142 б., ил. 3000.
Еллар һәм юллар: Саил. әсәрләр.—Казан: Таткитнәшр., 1971.—302 б., ил., портр. 3000.
Батырлык эшлим дисәң: Шигырьләр, поэмалар.— Казан: Таткитнәщр 1974.—256 б. 7000.
Яңа сукмаклар: [Шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр., 1975.—176 б. 5000. Уйлан да син, елмай да син: Җырлар, чәнечкеләр, табышмаклар.— Казан: Таткитнәшр., 1977.—32 б. 10000. Рец.: Янов X. Нәниләргә бүләк.— Татарстан-яшьләре, 1978, 14 февр.
Килә дә китә яз: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.—112 б. 3000. Рец.: Хантимерова Г. Йөрәкне учка салып.— Соц. Татарстан, 1978, 24 окт.; Лит. обозрение, 1979, № 8, с. 78.
Күңел яктысы: Шигырьләр, поэмалар. [Р. Мөхәммәдиев кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1980.—464 б., портр. 5000. Рец.: Хисамов Н. Шагыйрьнең күңел яктысы.— Казан утлары, 1981, № 10, 169—172 б.
Үлгәннәр дә үч алды: Партизан хикәяләре.— Тулыланд. 2-басма.— Казан: Таткитнәшр., 1982.—96 б. 15000.
Мы живем на Волге: Стихи. Авториз. пер. с татар.— Л.: Сов. писатель, 1956.—135 с., ил. 5000.
Будем знакомы: Стихи /Пер. Б. Блантера.— Казань: Таткнигоиздат, 1959.—40 с., ил. 10000.
Память сердца: Стихи и поэма «Письмо к незнакомой» /Пер. Ф. Кузне-цова.— Казань: Таткнигоиздат, 1959.—58 с. 8000.
Тополиный берег: [Стихи]. Пер. с татар.— М.: Мол. гвардия, 1960.— 64 с. 6000.
Замок остался сломанным: Стихи.—М.: Дет. лит., 1962.—23 с. 30000.
Радость встреч: Стихи. Пер. с татар.— Казань: Таткнигоиздат, 1962.— 100 с. 5500.
Разговор с подснежником: Стихи. /Пер. с татар. А. Глезера.—М.: Сов. писатель, 1967.—63 с., 10000. Рец.: КузовлеваТ. Уменье сражаться и верить.— Дружба народов, 1968, № 9, с. 271—272; Рафиков М. Новая встреча.— Сов. Татария, 1969, 17 апр.
Есть цветы у нас: Четыре тетради стихов. Пер. с татар. Казань: Таткнигоиздат, 1969.—127 с., портр. 5000. Рец.: Щербак Ю. Не зная покоя.—Сов. Татария, 1969, 30 окт.
Улыбка: Стихи /Авториз. пер. с татар. В. Кузнецова.—М.: Сов. Россия, 1969.—79 с., ил. 10000.
Избранная лирика /Пер. с татар. М. Львова.— М.: Мол. гвардия, 1971.-— 31 с. 35 000.
Веселая книга: Юморист, стихи /Авториз. пер. с татар. И. Законова. [Вступит. слово А. Исхака].—-Казань: Таткнигоиздат, 1973.—143 с. 10000. Рец.: Авдеев А. Улыбка поэта.— Сов. Татария, 1973, 14 окт/, Фаткуллина Р.—Лит. обозрение, 1974, № 11, с. 50.
Короче говоря: Стихи.—М.: Современник, 1974.—159 с., ил. 10000. Рец.: МахмудовА. Меткое слово.—Сов. Татария, 1974, 22 сент.; Махмудов А.—Молод. гвардия, 1975, № 5, с. 319—320.
И мертвые мстили: Из партизанских будней /Пер. М. Рафикова.—Казань: Таткнигоиздат, 1976.—111 с. 100000. Рец.: Хантемирова Г. О судьбах тех, кто пал в бою.— Комсомолец Татарии, 1976, 24 дек.; Хантемирова Г—Лит. обозрение, 1977, № 1, с. 48—49.
Навстречу дружбе: Стихи. Пер. с татар.—М.: Сов. писатель, 1976.— 150 с. 15000. Рец.: КазанцевА. В стихах и прозе.—Сов. Татария, 1976, 5 сент.
Озаренность: Стихи. [Авт. вступит. статьи М. Львов].—М.: Худож. лит., 1981.—207 с. 10000. Рец.: Мальцев Г. Горячий ветер.—Лит. Россия, 1982, 16 апр., с. 17; Шевелев Н.—Кн. обозрение, 1981, 24 апр.; Сов, воин, 1982, № 2, с. 41.
Поют влюбленные: Стихотворения и поэма /Пер. с татар. С. Макарова.—М.: Мол. гвардия, 1981.—111 с. 30000.
Рождение весны: Книга стихов. Пер. с татар.— М.: Современник, 1982.— 63 с.— (Новинки «Современника»). 10000.
Дорога к солнцу: Стихи. Пер. с татар.— М.: Сов. Россия, 1983.— 188 с. 20 000.
Будем знакомы: [Стихи /Пер. С. П. Данилова].— Якутск: Кн. изд-во, 1964.—18 с., ил. 6000.—На якут. яз.
Партизаны: Стихи.— Йошкар-Ола: Марий. кн. изд-во, 1965.—47 с. 2700.— На марий. яз.
Ак Едил: (Стихи). Пер. с татар.— Алма-Ата: Жазушы, 1973.—136 с. 6 800.— На казах. яз.
Радость встреч: Стихи/Пер. с татар.— Минск: Мастац. лит., 1973.— 159 с. портр. 2000.— На белорус, яз.
Тополиные берега: Стихи и поэма /Пер. с рус. С. Сарханлы.— Баку: Язычы, 1979.—95 с., портр. 6 500.—На азерб. яз.

Аның турында

Мөхәммәдиев Р. Имәнлектән башланган юл…— Кит.: Мөхәммәдиев Р. Якутлар табыладыр вакыт белән: (Бүгенге татар әдәбиятындагы эзләнүләр). Казан, 1983, 92—96 б.
Шагыйрь Зәки Нурига 50 яшь.— Соц. Татарстан, 1972, 9 янв.
Турбина В. «…Кыен эштә безгә көч өстәлсен…» — Соц. Татарстан, 1974, 31 авг.
Хисамов Н. Заман һәм шагыйрь.— Казан утлары, 1975, № 2, 168— 175 б.
Ахунов Г. Көрәштә чыныккан поэзия: 3. Нурига 60 яшь.— Казан утлары, 1981, № 12, 138—143 б.
Гәрәй Р. Яшьлек белән янәшә.— Татарстан яшьләре, 1981, 26 дек.
Хисамов Н. Ил өчен яну,— Соц. Татарстан, 1981, 24 дек.
Нури 3. Озаренность. [Поэт о себе в связи с 60-летием со дня рож-дения].— Лит. Россия, 1981, 18 дек., с. 16.
Знакомьтесь: наши авторы.— Волга, 1966, № 4, с. 192.
Кугультинов Д. Заки Нури 50 лет.— Лит. газ., 1971, 22 дек.
Мустафин Я. Улыбка Заки.— Лит. Россия, 1971, 24 дек., с. 11.
Маликов А. Творческий полдень поэта.— Сов. Татария, 1972, 9 янв.
Хохлов Н. Страницы пережитого.— Известия, 1972, 31 окт.
Нури 3. «Тропинка к дороге выводит»: Размышления за рабочим сто-|лом. Запись интервью Л. Пинчука.— Дружба народов, 1973, № 9, с. 283—285.
Турбина В. «…В неустанной и большой работе».— Лит. газ., 1974, 14 авг., с. 6.
Заки Нури —60 лет.—Лит. газ, 1982, 3 февр., с. 6.
Львов М. Вместе с поколением.— Веч. Казань, 1981, 24 дек.
Жуков В. Поэзия в партизанской пилотке: 60-летие 3. Нури.— Комсомолец Татарии, 1981, 27 дек.
Мухамадиев Р. Из фронтового поколения: К 60-летию 3. Нури.— |Сов. Татария, 1981, 24 дек.


Язучылар