Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәлиуллина Роза

Шагыйрә Роза Заһит кызы Хәлиуллина 1931 елның 14 июнендә Татарстанның Актаныш районы Әҗәкүл авылында туа. Гомуми белем бирү мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлаганнан соң, ул шул районның Такталачык хастаханәсе каршында ачылган алты айлык курсларда укый һәм 1948 елга кадәр шул хастаханәдә күз авырулары буенча шәфкать туташы булып эшли. 1948 елда Казанга килеп, җиңел сәнәгать буенча һөнәри училищега укырга керә, аны тәмамлагач, дүрт ел Казан аяк киемнәре комбинатында оператор булып эшли.

Бер үк вакытта эшче яшьләрнең кичке урта мәктәбендә укый. 1952–1956 елларда Роза Хәлиуллина – медицина училищесы студенты.

Училищены тәмамлагач, ул озак еллар Казанның төрле медицина оешмаларында һәм сәнәгать предприятиеләренең табиблык пунктларында шәфкать туташы, наркотизатор-анестезист, реаниматор, медпункт мөдире, балалар табибәсе булып эшли, 1965–1969 елларда, читтән торып укып, Казан дәүләт медицина институтының дүрт курсын тәмамлый. 1978 елдан ул – профессионал язучы.

Р.Хәлиуллина иҗат эше белән узган гасырның алтмышынчы елларыннан шөгыльләнә башлый. Шигырьләре республика көндәлек матбугатында, күмәк җыентыкларда («Беренче карлыгачлар», 1969; «Беренче адымнар», 1971; «Кызлар җыры», 1977) басыла, нәниләр өчен «Бөрлегәнгә медаль» (1973) һәм «Чүкеч – нәни булышчы» (1977) дигән беренче китаплары дөнья күрә. Алга таба ул күп кенә лирик шигырьләр һәм поэмалар иҗат итә. Алар соңыннан «Агыйдел – аккош иле» (1979) һәм «Идел суы илле батман» (1984) исемле шигъри җыентыкларында урын ала. Шагыйрәнең иҗаты тормышчан табигый яңгырашы, хисләренең эчкерсезлеге белән җәлеп итә. Аның лирик герое тормышның әчесен-төчесен татыган, авыр еллар сынавына дучар булса да оптимистик рухын югалтмаган хатын-кыз булып күз алдына килеп баса.

Р.Хәлиуллина – 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бөрлегәнгә медаль: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 30 б. – 10000 д.

Чүкеч – нәни булышчы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 32 б. – 10000 д.

Агыйдел – аккош иле: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 144 б. – 3500 д.

Идел суы илле батман: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 80 б. – 2100 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г а б и д и Ә. Нәниләр дөньясында // Татарстан яшьләре. – 1978. – 9 дек.

М а н н а п о в Ш. Аккошлар иленнән // Соц. Татарстан. – 1980. – 22 май.

С и б г а т у л л и н а Т. Шәфкатьлелек // Казан утлары. – 2001. – № 6. – 188 б.


Язучылар