Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәрипов Рәниф

Шагыйрь Рәниф Шәрипов 1950 елның 30 маенда Татарстанның Кукмара районы Аман-Ошторма авылында туа. 1961 елда әнисе вафат булганнан соң, унбер яшеннән Арча районы Субаш-Аты авылындагы балалар йортында тәрбияләнеп үсә, шунда урта мәктәпне тәмамлый.
Укырга кергәнче үк хәреф танырга өйрәнә, уку елларында исә, бик күп китап уку белән бергә, шигырь язу белән мавыккан Рәниф балалар йортындагы кырыс тормыш шартларында шигърияттән тыелып торырга мәҗбүр була һәм, урта мәктәпне тәмамлагач, иптәшләренә ияреп, күңеле тарткан гуманитар юнәлештәге югары уку йорты урынына Казанның химия-технология институтына барып керә. Шуннан ул гаскәри хезмәткә чакырыла.
Рәниф Төньяк хәрби флотындагы корабта сигналчы матрос, ярты елдан отделение командиры булып хезмәт итә. Үз хәрби һөнәренең остасы буларак, бер корабта йөкләмәсен үтәп кайтуга, аны шунда ук икенче кораб белән кабат диңгезгә чыгарып җибәрү гадәти бер хәлгә әверелә. Нәтиҗәдә төньякның салкын, кырыс, туктаусыз давыллы табигый шартлары яшь организмга төзәлмәс зыян китерә һәм ел ярымнан Рәнифне инвалид хәлендә Казанга кайтарып куялар.
Шушы аянычлы язмыш сынауларыннан соң, Р.Шәрипов әдәби эшкә җигелә. Югары уку йортына керергә кыстасалар да, үзлегеннән белем алу юлын сайлый: күп укый, яза, поляк һәм инглиз телләрен өйрәнә, шул телләрдә дөнья әдәбияты үрнәкләре белән таныша.
Р.Шәриповның матбугатта беренче шигырьләре узган гасырның җитмешенче елларыннан «Татарстан яшьләре» газетасы, «Идел» альманахы битләрендә күренә башлый, радиотапшыруларында яңгырый. 1979 елның ноябрендә яшь иҗат көчләренең Кукмарада узган V республика конференциясендә катнашкан С.Хәким белән И.Юзеев, махсус кереш сүз язып, яшь шагыйрьнең «Чокырча тавы» исемле поэмасын «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында бастырырга булышалар. Аларның ук шәхси рекомендациясе белән 1983 елда Татарстан китап нәшриятында Р.Шәриповның «Тәрәзәдә утлар» дип исемләнгән беренче шигырь һәм поэмалар җыентыгы дөнья күрә.
Лирик һәм публицистик эчтәлектәге шигырьләр язу белән беррәттән, Р.Шәрипов аеруча поэма жанрында актив иҗат итә. Ул — дистәдән артык исемдәге поэмалар авторы. Балалар йорты истәлекләренә нигезләнеп язылган «Алмагачлар сагышы», гади авыл хатынының мәхәббәттәге ихлас фидакәрлеген драматик шигъри юлларда тасвирлаган «Фатыйма мәхәббәте», экологиягә бәйле әхлак мәсьәләләрен күтәргән «Йорт иясе», «Ут», «Бакча», «Җинаять эше» кебек поэмалар Р.Шәриповның иҗат мирасында күренекле урын тоталар. Ул шулай ук балалар өчен «Ян, учагым!» исемле шигырьләр җыентыгы (1988), «Картаямы соң йөрәк?!» («Уеннан уймак») дигән пьеса, татар халык иҗаты әсәрләренә, милли йолаларга нигезләнеп язылган дистәгә якын бәйрәм сценарийлары, тамаша үрнәкләре, яңа басылып чыккан китапларга багышланган рецензияләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы буларак та билгеле.
1994 елда Рәниф Шәрипов Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләгенә лаек була, 2006 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә. Шагыйрь 2007 елда С.Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек була.
Р.Шәрипов — 1992 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тәрәзәдә утлар: шигырьләр һәм поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 47 б. — 2700 д.
Ян, учагым!: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — 37 б. — 10000 д.
Күк һәм күңел йолдызлары: шигырьләр һәм поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989—796. —8000 д.
Йорт иясе: шигырьләр һәм поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — 71 б. — 2000 д.
Мәңгелек сер: шигырьләр һәм поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 1906. —1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мостафин Ш. Шигърият диңгезендә // Соц. Татарстан. — 1983. — 23 нояб.
Моратов Г. Чиксезлеккә манып каләмне // Татарстан яшьләре. — 1984. — 21 гыйнв.
Вәлиев М. Учагың сүрелмәсен // М.Вәлиев. Әйтер сүзең булса. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1988. — 155 б.
Низамова Ф. Авылга бәйрәмнәр кирәк // Татарстан яшьләре. — 1988. — 3 апр.
Садә Г. Изүен ачкан җилләр // Яшь ленинчы. — 1988. — 20 июль.
Афзалова М. Карурманны чыккан чакта… // Татарстан хәбәрләре. — 1994. — 11 окт.
Мостафин Ш. «Син — минем иң якын кешем!»//Казан. — 1997. — № 1-2. — 60-66 б.
Шаһимәрдәнов М. Шигърият иясе // Ватаным Татарстан. — 1997. — 25 июль.
С а ф и н а Н. Җиргә төшә сөю йолдызлары // Казан утлары. — 1998. — № 1. — 163-166 б.
Вәли-Барҗылы М. «Фатыйма»ны кем язган? // Ватаным Татарстан. — 2000. — 26 май.


Язучылар