Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гатауллин Гайсә

Язучы-прозаик Гайсә Госман улы Гатауллин 1948 елның 14 февралендә Татарстанның Арча районы Казиле авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1965 елда Казанбаш урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә уку елларында балта остасы һөнәрен үзләштереп, 1966-1970 елларда Казандагы 1 нче төзелеш трестының төзү-монтаж идарәләрендә слесарь һәм балта остасы булып эшли. Бер үк вакытта Казан авыл хуҗалыгы институтының читтән торып уку бүлегендә белем эстәвен дәвам иттерә, өченче курстан көндезге бүлеккә күчеп, 1973 елда институтны уңышлы тәмамлап чыга. Берничә ай Татарстанның Балык Бистәсе районы Корноухово совхозында инженер-механик булып эшләгәннән соң, бер ел гаскәри хезмәттә булып кайта. Г.Гатауллинның шуннан соңгы хезмәт юлы, нигездә, үз белгечлеге буенча дәвам итә: Казан моторлар төзү берләшмәсендә – мастер, Арча нефть базасында һәм Арча юл төзү идарәсендә – механик, «Сельхозтехника»ның Арча бүлегендә инженер һәм районның башка төзү-җитештерү оешмаларында механик һәм инженер вазифаларын башкара. Берара Төньякта, Якутиянең тайга җирләрендә дә булып кайта.

Бу якларның табигате, кешеләре, шул җөмләдән төп халкы саналган якут һәм эвенкларның гореф-гадәтләре, көнкүреше турында аның «Еракларга китеп…» дип аталган юлъязмалары – документаль повесте һәм балаларга атап язылган «Тайга сукмаклары буйлап» исемле хикәяләр циклы да бар.

Гайсә Гатауллин яшь укучыларга хикәяләре, әкиятләре, юлъязмалары тупланган өч китабы белән таныш («Этнең койрыгы ник кәкре?», «Тавыш иле һәм батыр Черки», «Очар кошлар кебек»). Ул шигырьләр дә яза. Шигырьләре 2007 елда «Моң» дигән исемле китап булып басылып чыга.

Язучы 2007 елда вафат була. Арча зиратына җирләнә.

Г.Гатауллин – 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар