Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Еники Әмирхан

Күренекле әдип-прозаик Әмирхан Еники (Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев) 1909 елның 17 февралендә (яңа стиль белән 2 мартта) элек­ке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Баш-кортстан АССРның Благовар районы) Яңа Кар­галы авылында таза хәлле крәстиян гаиләсендә туа. 1911 елда аның әтисе гаиләсе белән Яңа Каргалыдан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән дигән авылга күченә. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шул авылда уза.

Яшьтән үк әдәбият, иҗат эше белән кызыксынган Ә.Еники 1925 елның җәендә Казанга килә һәм китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. Бер елдан ул Казан дәүләт университеты каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы чорда көндәлек матбугат битләрендә аның әдәби парчалары һәм хикәяләре күренә башлый.

1927-1933 еллар арасында Ә.Еники Донбасста — ликбез курсларында укытучы, Казан мех фабрикасында — сортировщик, «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә штаттан тыш хәбәрче хезмәтендә була, бер үк вакытта төп эшеннән аерылмыйча, 1931 -1933 елларда Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында (ИНОТ) укый. Шуннан соң ул Ватан сугышына кадәр Казандагы җирле промыш­ленность системасында техник укыту буенча методист (1934-1935), кино­фикация трестында инструктор (1935-1936), «Азеркино» (Баку) студиясе­нең райондагы махсус вәкиле (1936-1937), Казанның 2 нче номерлы тегү фабрикасы каршындагы стахановчылар мәктәбендә (1937-1939) һәм Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендәге гомумбелем бирү мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли. 1941 -1945 елларда әдип — Ватан сугы­шы фронтында: хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьларын­да рядовой солдат булып хезмәт итә.

Армиядән кайткач, Ә.Еники берникадәр вакыт «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында әдәби хезмәткәр, аннары Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар бүлеге мөхәррире булып эшли, 1950-1952 елларда исә Казан авиация техникумында татар теле укыта. 1953 елда ул бөтенләе белән профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.

Аерым журналистик язмалары һәм «Дус кеше» (1929), «Пожар» (1929), «Никуличева һәм аның иптәшләре» (1934), «Көзнең бер кичендә» (1939) шикелле повесть, хикәяләре белән сугышка кадәр үк матбугатта исеме күренгәләсә дә, Ә.Еники үзенчәлекле язучы-художник буларак, нигездә, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда формалаша. Аның «Бала» (1941 ), «Ана һәм кыз» (1942), «Бер генә сәгатькә» (1944), «Ялгыз каз» (1944), «Мәк чәчәге» (1944), «Кунакчыл дошман» (1945), «Тауларга карап» (1948), «Кем җырлады» (1956) кебек хикәяләре татар психологик прозасының матур үрнәкләре булып саналырга хаклы. Аларда дәһшәтле сугыш шартларын­да гади совет кешесенең рухи чыдамлыгы, тыйнаклыгы, юлындагы авыр-лык-кыенлыкларны батырлык белән кичерүе һәм тормышка, яшәүгә бул­ган тирән ышанычы сәнгатьчә калку итеп сурәтләнә. Әдип барыннан да элек сугыш чынбарлыгының кеше рухында, табигате-холкында чагылы­шын анализлый һәм көндәлек тормыш вакыйгалары, детальләре аша үз геройларының эчке дөньясын, характер үзенчәлекләрен психологик төгәллек белән, тәэсирле итеп ачуга ирешә.

Тормыш күренешләрен һәм кеше характерларын анализлауда психо­логик тирәнлеккә омтылу илленче-җитмешенче еллар арасында әдипкә тагы да зуррак иҗади уңышлар алып килә. Язучының «Рәхмәт, иптәшләр!» (1951-1952), «Саз чәчәге» (1955), «Йөрәк сере» (1957), «Рәшә» (1962), «Вөҗдан» (1968), «Без дә солдатлар идек» (1971 ), «Гөләндәм туташ хати­рәсе» (1975) исемле повестьлары, «Ялгызлык» (1957), «Туган туфрак» (1959), «Матурлык» (1964), «Төнге тамчылар» (1964), «Коръән хафиз» (1964), «Әйтелмәгән васыять» (1965), «Курай» (1970), «Тынычлану» (1978) кебек хикәяләре, кешеләр арасындагы төрле катлаулы мөнәсәбәтләрне реалистик рухта яктыртуы һәм заманны борчыган әхлакый-этик пробле­маларны кыю рәвештә күтәрүе белән бергә, сәнгатьчә камил эшләнүләре җәһәтеннән дә аерым игътибарга лаеклар. Геройның күңел серләренә тирән үтеп керә белү осталыгы, фикернең фәлсәфи үткенлеге һәм драматик кие­ренкелеге, форманың пөхтә һәм җентекле эшләнүе, тел-сурәтләү чарала­рының төрле стилистик буяуларга, образлы фикерләүдәге милли үзенчә­лекләргә бай булуы — болар Ә.Еники талантының төп сыйфатларын тәшкил итәләр.

Ә.Еники иҗатында юмор-сатира, әдәби тәнкыйть, очерк, публицисти­ка, мемуар жанры әсәрләре һәм әдәби тәрҗемәләр дә зур урын били. «Күсия ханым», «Күңелсез мәҗлес», «Кунакта», «Бөке», «Сыбызгы» кебек кыска хикәяләрендә («Чәнечкеле хикәяләр» җыентыгы) ул үткен-җор тел, оста тотып алынган тормыш детальләре ярдәмендә җәмгыятебездә очрый тор­ган кире типларның гомумиләштерелгән сатирик портретларын күз алды­на китереп бастыра. Гомумән, юмор-сатира Ә.Еники язу стиленең мөһим хасиятләреннән берсе булып, аның элементлары теге яки бу күләмдә язу­чының һәрбер әсәрендә диярлек очрый.

Ә.Еникинең иҗтимагый тормыштагы актуаль мәсьәләләргә багышлан­ган публицистик мәкаләләре, очерклары, әдәбият-сәнгать турындагы уй­ланулары һәм истәлек язмалары, бергә тупланып, 1983 елда аерым китап булып чыга. Сиксәненче еллар башында исә «Казан утлары» журналы битләрендә (1981, №10, 11; 1982, №12; 1985, №1, 2) әдипнең яңа әсәре — автобиографик материалларга нигезләнеп язылган «Соңгы китап» исемле документаль повесте дөнья күрә.

Ә.Еники — әдәби тәрҗемә остасы. Ул украин язучысы О.Гончарның «Знаменосцы» («Байрак йөртүчеләр», 1951 ) романын, А.Островскийның «Без вины виноватые» («Гаепсез гаеплеләр», 1953) драмасын, М.Бубен-новның «Белая береза» («Аккаен», 2 нче кисәк, 1954) романын, К.Паус-товскийның «Летние дни» («Җәй көннәре», 1960) исемле хикәяләр җыен­тыгын, Э.Казакевичның «Синяя тетрадь» («Зәңгәр дәфтәр», 1964), Ч.Айт­матовның «Беренче мөгаллим» (1965) повестьларын һәм күп кенә СССР халык әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итә. Аның үзенең дә төп әсәрләре рус теленә һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителгән.

Ә.Еникинең әдәби иҗаты Совет хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнә. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы (1979) һәм «Почет Билгесе» (1957) орденнары белән бүләкләнә. 1984 елда аңа «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» (1982) китабы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт пре­миясенә лаек була.

1985 ел, 1 4 гыйнвар Указы нигезендә ТАССР Югары Советы Прези­диумының мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Әдипкә 1 989 елда «Татарстанның халык язучысы» дигән исем би­релә.

2000 елның 16 февралендә Казанда вафат була, Яңа бистә зиратына җирләнә.

Ә.Еники — 1946 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар