Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәхмәтуллин Шиһабетдин

(XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башы)

Татар мәгърифәтчесе, тәрҗемәче, нашир-китапчы һәм календарьчы Шиһабетдин Габделгазиз улы Рәхмәтуллин – Казан губернасындагы Ындырчы авылы мулла гаиләсендә туа. Шәрык язма әдәбияты истәлекләре, тарихи риваятьләре, фольклор сюжетларына нигезләнеп язылган яки тәрҗемә иткән дистәдән артык хикәя китаплары авторы. 1890–1901 елларда ул еллык өстәл календаре һәм берара стена календаре чыгарып килә; үзе язган яки тәрҗемә иткән китапларын бастыра.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Татарча-русча перевод. (?). – 1893. – 72 б.

Яңа әлифба. (?)

Гыйльме хисаб.

Гаҗәеп әхвалле кызлар хикәяте. (?)

Таййар задә хикәяте. (?). – 1900.

Дүрт дәрвиш хикәяте. (?). – 1901.

Кәнз-әл-хикәят. (?)

Төш тәгъбире. (?)

Әбүгалисина китабы. (?)

Кылаф илә Турандык. (?)

Малик хикәяте. (?)

Сәйфелмөлек хикәяте. (?)

Чын әкият. (?)

Чын мәзәк. (?)

Чын сүз. (?)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Татар энциклопедиясе сүзлеге. – Казан: Татар энцикл. ин-ты, 2002. – 518 б.


Язучылар