Әзһәр Габиди (Әзһәр Сәмигулла улы Габидуллин) 1926 елның 25 сентябрендәТатарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Сарман урта мәктәбендә укый, шуннан 1943 елны фронтка китә. Яраланып яу кырыннан кайткач, 1950 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Утыз ел буена урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта.
Ә.Габиди 1942 елдан бирле әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Иҗатының зур өлеше балаларга багышланган. Аның төрле елларда дөнья күргән «Тапкырҗан табышмаклары», «Кошчыгым», «Калган эшкә кар ява», «Таң сәгате», «Без – яз дуслары», «Өч киңәшче» һ.б. китаплары яшь буынны намуслы һәм тәртипле, тырыш һәм хезмәтчән итеп тәрбияләүдә зур роль уйный.
Шагыйрь зурлар өчен дә тирән лирика, дөнья гаме, заман сулышы белән сугарылган эчкерсез шигырьләр иҗат итә. Аның соңгы елларда төрле нәшриятларда басылып чыккан «Таң догасы», «Урман читендәге имәннәр без…», «Көзге барлау», «Гомер учагы» исемле шигырь китаплары тиз арада үз укучысын таба.
Ә.Габиди шагыйрь генә түгел, тәнкыйтьче дә. Газета-журналларда аның йөзләгән публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре басылып чыга.
Ә.Габиди I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Аңа «Халык мәгарифе отличнигы», «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә. Ул 2001 елның 22 августында вафат була.
Ә.Габиди – 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.