Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гаязов Ихтыяр

Шагыйрь, хикәяче һәм тәрҗемәче Ихтыяр Әхмәт улы Гаязов 1968 елның 26 маенда Үзбәкстан Республикасының Яңа Юл шәһәрендә туа. Балачагы һәм мәктәп еллары Казан шәһәре белән бәйле. 1985 елда шәһәрнең 110 нчы урта мәктәбен тәмамлагач, берникадәр вакыт Ригадагы хәрби-сәяси училищеда укып йөри, әмма гаскәри тормышка күңеле ятмыйча, укуын ташлап, Казанга кире кайта. Тиздән аны армиягә алалар. Ике еллык мәҗбүри гаскәри хезмәт мөддәтен ул Белоруссиядә һәм Казакъстанда (Байконурда) уза.

Башлангыч мәктәптә укыганда ук шигырь язу белән мавыккан һәм соңга таба «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы битләрендә басылган шигырьләре, нәсер-парчалары белән үзен өметле каләм иясе итеп таныткан И.Гаязов 1991 елда, иҗади имтихан тотып һәм кабул итү конкурсларын үтеп, Мәскәүнең М.Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә. Уку дәверендә актив иҗат эше белән шөгыльләнә: хикәяләр, мультфильмнар өчен киносценариеләр яза, русчадан татарчага – мультфильмнар, татарчадан русчага татар язучыларының аерым әсәрләрен тәрҗемә итә.

Әдәбият институтында укуын төгәлләп кайткач, И.Гаязов Татарстан радиотелевидение компаниясендә режиссер, 2000-2002 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире булып эшли.

1998 елда «Мәгариф» нәшриятында И.Гаязов тәрҗемәсендә Ринат Мөхәммәдиевнең «Канатлы кояш» («Солнышко белокрылое») повесте рус телендә аерым китап булып басылып чыга, 2000 елда «Ватан» дигән хосусый нәшриятта аның үз әсәрләре тупланган «Над городом синий туман» исемле җыентыгы дөнья күрә.

И.Гаязов – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар