Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кари Әнәс

Шагыйрь Әнәс Кари (Әнәс Кари улы Кариев) 1920 елда Татарстанның Азнакай районы Уразай авылында крәстиян гаиләсендә туа.

1937 елда урта мәктәпне һәм 1939 елда Үзбәкстандагы Үргәнеч укытучылар институтын тәмамлаганнан соң, шул ук институтның әзерлек курсларында ике ел укытучы булып эшли, аннары, туган якларына кайтып, 1942 елның җәенә кадәр урта мәктәптә укыта. Шул елның көзендә Ә.Кари фронтка китә, Орлов тирәсендә барган канлы сугышларда катнаша һәм, каты яраланып, ахырда армия хезмәтеннән бөтенләй азат ителә.

Армиядән кайткач, Ә.Кари берникадәр вакыт яңадан Үргәнеч укытучылар институтында укыта, ә 1945 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр (Ә.Кари 1954 елның 4 апрелендә вафат була) Татарстанның Арча педагогия училищесында һәм Питрәч районындагы Янсуар урта мәктәбендә укытучы булып эшли.

Ә.Кари – үзенең кыска иҗат гомерен балалар әдәбиятына багышлаган шагыйрь. Аның «Балаларга бүләк» исемле беренче җыентыгы 1947 елда дөнья күрә. Үзе исән чагында ул тагын өч-дүрт китабын чыгарырга өлгерә. Вафатыннан соң да аның китаплары әледән-әле басылып тора. Шагыйрь иҗатының иң уңышлы үрнәкләре шагыйрьнең «Сыналган мәхәббәт», «Тамчы һәм чишмә», «Гөлбакча» исемле сайланма шигырьләр, поэмалар җыентыкларында һәм «Татар балалар поэзиясе антологиясе» китабында (1980) урын ала.


Язучылар