Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фәизов Радик

Язучы-прозаик Радик Хәбибрахман улы Фәизов 1931 елның 15 маенда Татарстан Республикасының Әтнә районы Дусым авылында укытучы гаиләсендә туа. 1950 елда Олы Әтнә урта мәктәбен тәмамлый, аннары бер ел үз авылларында башлангыч сыйныфта укыта.

          1951–1953 елларда Совет Армиясендә гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, төрле урыннарда: саклык кассасы инспекторы, җил двигательләрен җыю һәм кую буенча слесарь, пилорама пычкыларына хезмәт күрсәтү мастеры, Казандагы авиация заводында токарь булып эшли. 1957–1965 елларда ул гаиләсе белән Магнитогорск шәһәрендә яши һәм эшли: паровоз кочегары һәм машинист ярдәмчесе хезмәтендә була.

          1965 елда Р.Фәизов гаиләсе белән янәдән туган якларына әйләнеп кайта һәм Арчада чыга торган «Коммунизмга» исемле район газетасына эшкә урнаша. Анда әүвәл әдәби хезмәткәр, аннары озак еллар – пенсия яшенә җитеп, 1992 елда лаеклы ялга чыкканчы – газетаның җаваплы сәркәтибе булып эшли. Шул елларда төп хезмәте белән бергә ул башлап язучыларга ярдәм күрсәтү максатында районның «Тукай якташы» дигән әдәби иҗат берләшмәсенә дә җитәкчелек итә. Бу берләшмәгә йөргән яшьләрнең кайберләре соңыннан әдәбият мәйданында иҗатлары белән танылалар.

          1973 елда ул читтән торып укып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

          Р.Фәизов – нигездә хикәяче һәм гомере буе шушы жанрга тугрылыклы язучы. Аның беренче хикәясе Магнитогорск шәһәрендә паровоз кочегары булып эшләгән чорда языла.

          Узган гасырның алтмышынчы еллар башында көндәлек матбугат битләрендә, аннары үзенең «Беренче адымнар» исемле тәүге җыентыгында (1963) яшь авторның эшчеләр, тимерьюлчылар тормышыннан алып язылган, сюжетлары чынбарлыкта очраган кызыклы вакыйгаларга корылган шактый санда хикәяләре дөнья күрә. Ә инде шуннан соң балаларга атап язылган «Яшьлек юллары» повесте (1967), яңадан-яңа хикәяләре тупланган «Тимер чәчәк» (1968), «Бәхет» (1970), «Дусларым» (1972) һәм «Юлда» (1979) исемле китаплары татар әдәбиятына сәләтле, үзенчәлекле яңа бер язучы-прозаик килүен хәбәр итәләр.

          Р.Фәизов – балалар һәм олылар өчен язылган күп кенә маҗаралы һәм фантастик хикәяләр, повестьлар авторы. Аның бу төр әсәрләре көндәлек матбугат битләрендә, күмәк җыентыкларда һәм «Галәм кызы» исемле китабында (1983) урын ала.

          Күпсанлы хикәяләрдән тыш ул «Узган гомер – янган күмер», «Ак каз», «Ике әни» исемле документаль һәм «Тәңре хөкеме», «Гаделлек иясе» исемле хыялый повестьларын иҗат итә, тормышның төрле актуаль мәсьәләләренә һәм проблемаларына үз мөнәсәбәтен белдереп, тирән эчтәлекле, принципиаль карашлы дистәләрчә публицистик мәкаләләрен мәйданга чыгара, фән-техника дөньясыннан укыр өчен гыйбрәтле һәм кызыклы мәгълүматларны бергә туплап, «Кызыклар дөньясында» дигән күләмле җыентык (2000) бастыра.

          Ул 1981 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә, газета-журналларда басылган һәм укучылар күңелендә кызыксыну уяткан «Телсез», «Әбигә – кунакка», «Карт», «Гафифә апа», «Көнбагыш сабаклары», «Әниемнең куллары», «Тимер чәчәк» дигән хикәяләре өчен Р.Фәизовка 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләге бирелә.

          Ул җәмәгать эшләренә якыннан торып катнаша, район мәктәпләрендә еш була, андагы әдәби түгәрәкләргә киңәшләре белән ярдәм итә.

          Р.Фәизов – 1980 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Беренче адымнар: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 150 б. – 10000 д.

Яшьлек юллары: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 200 б. – 10000 д.

Тимер чәчәк: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 125 б. – 10000 д.

Бәхет: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 100 б. – 7000 д.

Дусларым: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 100 б. – 9000 д.

Юлда: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 120 б. – 10000 д.

Галәм кызы: фантастик һәм маҗаралы хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 112 б. – 12000 д.

Күңелем кыры: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 144 б. – 10000 д.

Адымнарым: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 320 б. – 15000 д.

Кызыклар дөньясында: фәнни-техник мәгълүматлар, кызыклы хәлләр тупланмасы. – Казан: Раннур, 2000. – 336 б. – 50000 д.

Ак каз: повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 240 б. – 3000 д.

Ике әни: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 254 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

И х с а н о в а Л. Радик Фәизов // Казан утлары. – 1980. – № 12. – 170–171 б.

Н у р м ө х ә м м ә т о в Т. Минем дустым Дусымнан // Шәһри Казан. – 1991. – 15 июль.

Б ә д и г ы й Х. Ныклы нигездән // Шәһри Казан. – 2001. – 18 май.

Х у җ и н М. Туры юлдан // Казан утлары. – 2001. – № 6. – 185–187 б.

Ш ә р ә ф и е в Р. Ак казлар чакыруы // Казан утлары. – 2002. – № 12. – 151–155 б.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин