Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мифтахов Вәдүт

  Вәдүт Кәшшаф улы Мифтахов (М.Вәдүт) 1915 елның 20 ноябрендә хәзерге Татарстан Республикасының Сарман районы Яхшы Каран авылында крәстиян гаиләсендә туа. Сарманда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1931–1934 елларда – Лубъян урманчылык техникумында, аннан Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1939 елда институтта белем алып чыккач, Ватан сугышына хәтле Татарстанның Питрәч районы Шәле авылы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

Ватан сугышы башлануга, Вәдүт фронтка китә, Мәскәү тирәсендәге канкойгыч сугышларда катнаша. Тула өлкәсендәге каты сугышлар вакытында, 1942 елның 30 мартында, ул батырларча һәлак була. Сугышчан иптәшләре В.Мифтаховның гәүдәсен Тула өлкәсенең Рыдань авылындагы туганнар каберлегенә җирлиләр.

В.Мифтаховның әдәби мирасы зур түгел. 1939 елда «Шигырьләр» исеме белән беренче җыентыгы басылып чыга, аннан соң балалар өчен язган күләмле поэмасы – «Ятим малай турында әкият»е (1940) дөнья күрә.

Әсәрләрендә шагыйрь канатлы яшьлек, дуслык-мәхәббәт, азат хезмәт шатлыгы турында илһамланып сөйли. «Ятим малай турында әкият»тә исә яшь шагыйрьнең халык иҗатын ныклап өйрәнүе, халыкның җанлы сөйләү телен шигырь тукымасында оста файдалануы ачык күренә.

В.Мифтахов фронтта чакта да иҗат эшен туктатмый. Аның сугыш чоры иҗатыннан кайбер үрнәкләр «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961) һәм «Илең турында уйла» (2000) исемле күмәк җыентыкларда урын ала.

В.Мифтахов – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1939. – 35 б. – 3000 д.

Ятим малай турында әкият: поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1940. – 22 б. – 3000 д.

* * *

Письмо любви: стихи / пер. с татар. Л.Хаустова. – Мол. Гвардия, 1972. – 171 с. – 10000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Д а в ы д о в Ә. Мәңге яшь // Соц. Татарстан. – 1965. – 21 нояб.

С и н е г у л о в Ә. Мәңге яшь җырчы // Татарстан яшьләре. – 1965. – 23 нояб.

М о г ы й н е в Р. Җырлары безнең белән // Мәйдан. – 2005. – № 11. – 91–92 б.


Язучылар